поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.09.2023 Дин

Мәүлид бәйрәме. «Бу көнне матур итеп үткәрергә кирәк»

Безнең белән сөйләшкәндә, Казаннан Энҗе Хисамиева: «Ахшамга кадәр йорт-җирне җыештырып, тәмле табыннар корырга өлгерәсе иде», – дип ашкынды. Сәбәбе дә нинди бит: Мәүлид кичәсе җиткән! Мөселманнар аны 26 сентябрьдән 27сенә каршы кичтә билгеләп үтә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) өммәтеннән булуын раслап, бу көнгә бәйле барлык таләпләрне мөмкин булганча үтәргә җыена әңгәмдәшебез дә.

– Уразага керергә ниятлим. Әни белән сөйләшеп куйдык инде, ул да керәчәк, – ди Энҗе. – Бу, чынлап та, без – мөселманнар өчен зур бәйрәм. Аллаһ насыйп итсә, бу көнне тәмле ризыклар әзерләп, шартын китереп үткәрәсе иде. Әле туганымның туган көненә дә чакырулы, аны да бәйрәм уңаеннан сөендерергә исәп. Бу көнне бик күп салаватлар әйтү мөһим. Без – пәйгамбәребез (с.г.в.) өммәтеннән. Безнең догаларны, уразаларны Аллаһы Тәгалә кабул кылсын иде инде!
 
Саваплы булырга бер сәбәп
 
Мәгълүм булганча, 2023 елның 15 сентябрендә мөселман календаре буенча иң күркәм айларның берсенә – мөбарәк мәүлид ән-нәби аена кердек. Бу айның әһәмияте шунда: бу айда Аллаһның соңгы илчесе, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган. «Мәүлид» сүзе дә гарәпчәдән «туу» дигәнне аңлата. Мәүлид ае 15 октябрьдә төгәлләнә.
 
Бу көнне матур итеп үткәрергә кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «шимбә киңәшмәсе»ндә әнә шундый бурыч куйды. Республика җитәкчесе әлеге көннең әһәмиятле һәм олуг бәйрәм саналуын искәртте.
 
Мөселманнарның «Бу көнне ничек үткәрергә?» дигән соравына «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.
 
– Күбрәк салаватлар әйтергә, изгелек кылырга, сәдака бирергә, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) күркәм сыйфатлары, тормышы турында башкаларга сөйләргә кирәк, – ди ул. – Бу – бик әһәмиятле көн. Пәйгамбәребез Мөхәммәдтән (с.г.в.) соң башка пәйгамбәр булмас. Мөмкинлеккә карап, бу көнне һәр мөселманның тиешенчә үткәрүе хәерле. Мәүлид кичендә дә таба исе чыгарырга, тәмле табыннар корырга мөмкин.
 
Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы мәчете мөгаллиме Раил хәзрәт Фәйзрахманов әйтүенчә, мәүлид ае уңаеннан мәчетләрдә төрле чаралар ниятләнгән.
 
– Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) кыскача тормыш юлын сөйләү, әдәбе, әхлагы, холкы, нинди булуы турында мәгълүмат бирелә, дәресләр уза, вәгазьләр сөйләнелә. Балалар катнашында «Пәйгамбәреңне беләсеңме?» дигән викторина уза. Аларга «Ул нәрсәгә өндәгән?», «Кайда туган?», «Ничә баласы булган?» кебек сораулар бирелә,  – диде дин әһеле.
 
Башкаланың Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсендә көндезге бүлектә укучы шәкертләр өчен Мәүлид кичәсе узган. Уку йорты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин сүзләренчә, мәдрәсәдә мәүлид ае дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Көн саен өйлә намазыннан соң пәйгамбәребезгә (с.г.в.) багышланган вәгазьләр сөйләнә. Ачык дәрес узган, Мәүлид касыйдәсен башкарганнар.
 
Болгарда көтәләр
 
Изге Болгар җирендә мәүлид аена бәйле чаралар 24 сентябрьдән үк башланып 1 октябрьгә кадәр дәвам итә. Академиядән хәбәр итүләренчә, бу көннәрдә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән рәссамнар белән «Болгар риваятьләре» симпозиумы узачак. Әлеге симпозиумның нәтиҗәсе буларак күргәзмә оештырылачак. Аны Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә карар дип көтелә.
 
Болгар ислам академиясе – Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланган федераль проект. 2018 елда Болгарга эш сәфәре белән килгәч, ил башлыгы: «Болгар ислам академиясе барлыкка килгәч, безнең бөтен өчлек: мәдрәсә, югары уку йорты, академия формалашты. Безнең ил өчен мөһим һәм бик кирәкле проект бу. Традицион ислам – илебез мәдәни кодының аерылгысыз, ә мөселман өммәте – Россиянең күпмилләтле халкының мөһим өлеше», – дигән иде.
 
САН
 
Дөньяда барлыгы 1,6 млрд кеше ислам динен тота. Мөселманнар нигездә Төньяк Африкада, Якын Көнчыгышта, Үзәк һәм Көньяк Азиядә, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Балканда, Кавказда яши.
 
Россиядә 146 млн кеше яши, ислам динендә булучылар бар халыкның 10 процентын тәшкил итә.
 
Республикада 2112 дини корылма бар. Шуларның 90 проценты – ислам һәм православие гыйбадәтханәләре.
 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.09.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»