поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.09.2023 Җәмгыять

Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте Түбән Новгород өлкәсенең һәм Әлки районының Карга авылларын берләштерде (ФОТО)

“Бер күрешү – үзе бер гомер” ди халык. Гомергә тиңләрлек очрашу Әлки районының Карга авылында узды. Моңарчы бер-берләреннән 600 чакрым ераклыкта яшәгән, ике җирлекнең бер исемдәге авылы халкы беренче тапкыр очрашты.

Түбән Новгород өлкәсенең Карга авылы делегациясен «Татар милли үзәге» иҗтимагый оешмасы директоры, «91,4-Сергач» радиоканалы җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов җитәкләде.  

Чара “Карга авылының үткәне һәм бүгенгесе” дигән темага фәнни-гамәли конференция белән башланып китте. Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, Россия кооперация университеты ректоры, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваның сәламнәре җиткерелде.

35 елга якын Карга авылы җирлеге башлыгы булып эшләүче Рамил Минһаҗев авыл тарихы турында чыгыш ясады. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Әлки районының Карга авылына XVII гасыр ахры XVIII гасыр башларында нигез салынган. Биредә Князь Абдулла Яушев һәм 5 йомышлы морза  алпавыттан җир  алган  була.  Биредәгеләр авыл тарихлары турында “Каргауыл” дигән басма да нәшир иткәннәр. Әлки районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина җитәкчелегендәге фольклор коллективлары гореф-гадәтләребезне җыр сәнгате аша җиткерде. Моңлы тавышы белән  хәйран калдырган  Рифат Садыйков башкарган халкыбыз әсәре, Карга авылы турында язылган шигырьләр, җырлар узган гасырлардан кайтаваз булып яңгырады.   
 
 
Әлки районы үзәк  китапханәсенең Милли әдәбият  һәм туган якны өйрәнү  бүлеге җитәкчесе Алсу Низамова Карга, Камка авылларының Түбән Новгород өлкәсе авыллары белән бәйләнеше хакында тәфсилләп сөйләде. Карга авылы мәдәният йортында “Күңелем түрендә авылым тарихы” исемле китап күргәзмәсе оештырылган иде.
 
Әлки районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев авыл халкының дини гыйлемлегенә тукталды. Авылда барысы 145 йорт,  420 якын кеше яши. Мәктәп, фельдшер –акушерлык пункты,  мәдәният йорты, китапханә, почта бүлеге, мәчет бар. 
 
Бу көнне Түбән Новгород өлкәсеннән килгән делегация мәчеттә намаз укыды. Хәзрәтнең вәгазен тыңлады. Делегация составында Түбән Новгород өлкәсенең Кызылоктябрь муниципаль округның баш имамы, төбәкне өйрәнүче Харис Исмаилов, Карга авылы мәчет имамы Ирфан Ибрагимов бар иде. Шулай ук фермерлар - Вәлит Гафуров, Эмиль Сәләхетдинов, шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Хәлим Ибраһимов, эшкуар Иршат Абдулкеримов, “Сергач” Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый Советы рәисе Харис Хәкимов, хезмәт ветераны Наил Биләлетдинов һәрберсе үз чыгышларында очрашуның әһәмиятенә тукталды, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.
 
 
Заманында Сәкинә Исмаил кызы: “Балалар яхшы укысагыз, Казанга алып барырмын”, диеп әйтә торган булган. Еллар узгач,Сәкинә ханымның улына,Түбән Новгород өлкәсенең «Татар милли үзәге» иҗтимагый оешмасы директоры, «91,4-Сергач» радиоканалы җитәкчесе Фәрит Аймалетдиновка бу сәфәрне оештырырга насыйп була. Фәрит Летфулла улы үз чыгышында  үз якларының Карга авылы  тарихына тукталу белән бергә, киләчәктә узара хезмәттәшлек итәргә кирәк, дигән фикерен җиткерде.
 
Конференциядә катнашучылар “Әлки” кулланучылар җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты, тәҗрибә уртаклашты. “Хамәтвәли”  исемендәге ял паркында булып, Бөек Ватан сугышында  катнашкан  сугышчыларга куелган  һәйкәлгә чәчәкләр салды. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясалды.
 
Мәдәният йортында узган конференция Г. Тукайның “Туган тел” җырын башкару белән төгәлләнде.

Флюра Абдуллина 
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Флюра АБДУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 26.09.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»