|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2023 Җәмгыять
Казан укучылары өчен «Дуслык дәресләре»нең көзге сезоны башланды (ФОТО)Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Дуслык һәм татулык дәресләре» интерактив мәдәни-белем бирү проектының көзге сезоны старт алды. Бу юлы кунакка Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мәктәпләре укучылары килде. Дуслык йорты буенча оештырылган экскурсиядән соң, җиденче сыйныф укучылары дәрескә концертлар залына җыелды. Монда балалар тематик фильмнар карады, үз фикерләрен махсус тамгалар белән белдерде, интерактив аралашуда катнашты һәм күпмилләтле концерт программасын карады. Тулы масштабта «Дуслык һәм татулык дәресләре» проекты Дуслык йортында 2016 елдан бирле оештырыла. 7 ел дәвамында Татарстан халыклары Ассамблеясе составына керүче милли-мәдәни оешмалар эшчәнлеге, республикада яшәүче халыклар, җәмгыятьтә тынычлыкны саклау мөһимлеге турында 50 меңнән артык укучы белде.
--- |
Иң күп укылган
|