|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2023 Сәясәт
Татарстан прокуратурасына яңа җитәкче билгеләнәчәкТатарстан прокуроры вазифасына Альберт Суяргулов кандидатурасы килешенде. Республиканың хәзерге күзәтчелек ведомствосы башлыгы Илдус Нәфыйков хезмәт итүен Мари - Элда дәвам итәчәк. Федерация Советы комитетлары әгъзалары Альберт Суяргуловны Татарстан прокуроры вазифасына билгеләүне хуплады. Тиешле карар уртак утырышта яңгырады.
Элегрәк Санкт-Петербург прокуроры урынбасары Суяргуловның кандидатурасын Россия Президенты Владимир Путин Татарстанга билгеләү өчен тәкъдим иткәнлеге билгеле булды. Республиканың күзәтчелек ведомствосының хәзерге башлыгы Илдус Нәфыйков ике биш еллык сроктан соң шундый ук вазифага Мари - Элга күчереләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|