поиск новостей
  • 07.12 "Кыр казлары артыннан", концерт, Тинчурин театры, 18:30
  • 07.12 "Тихий свет" "Доминанта" театры Кариев театры сәхнәсендә,18:30
  • 08.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. #едиткудрит. КСК "Уникс"
  • 08.12 "Яратам! Бетте-китте!" комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 09.12 "Кияү урлау", комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 10.12 "Аферист", сатирик комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 13.12 "Хыялый", лирик комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 14.12 "Идегәй", дастан, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Ай, былбылым!", комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Яратам! Бетте-китте!", комедия, Лаеш районы, 19:00
  • 15.12 "Матурлык" премьера Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Кияү урлау", комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 16.12 "Матурлык" премьера, Кариев театры, 18:00
  • 17.12 "Кияүләр", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 18.12 "Нәзер", трагикомедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 19.12 "Полиционер", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 19.12 «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көн кичәсе, КРК "Пирамида", 19:00
  • 20.12 "Хан кызы Турандык", музыкаль трагикомедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 21.12 "Күрәсем килгән иде…", мелодрама, Тинчурин театры, 18:30
  • 21.12 "Көлсылу һәм яңа ел бәйрәме" Кариев театры, 10:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Декабрь
  • Наил Сәгъдиев - музыкант
  • Камил Саттаров - режиссер
  • Фирдәвес Гарипова (1941-2014) - галимә
  • Ләбибә Хөсәения (1880-1921) - мөгаллимә
  • 1,7 айлык ат айгыр сатыла балык бистэсе районы 89274128356
  • Суярга угез сатыла Алексеевский район 89083485688
  • МАМЫК ШЭЛЛЭР САТАМ . 89053184712
  • Нэселле 110 кг.лы тэкэ сатыла. Питрэч, 89270336922
  • Хэлэл угез ите сатыла.Илтеп бирэбез.Килолап та сатыла 89393453961
  • Казаннын Авиастрой районыннан торырга бер булмэле квартира эзлим риэлторларсыз.тел:89061128955
  • Бройлерлар сатыла,320 сумнан.89506676334.Ватсаппка языгыз.
  • Услуги качественно поклейка обоев в Казани не посредник 89656006358 обращайтесь.
  • Казанның Авиатөзнлеш районындагы азык-төлек кибетенә сатучы кирәк.Ике көн эшләп, ике көн ял итәсе.Телефон:89063295803
  • Авио тэзелеш районнына азык тэлек сатырга сатучы кирэк. 2 кэн эшлэп 2 кэн ял итэ торган ...Телефон 89063295803
Архив
 
25.09.2023 Шоу-бизнес

Әлифә апа: "Җәвитем бик шук булды ул. Гел әкият сөйләп, кәмит күрсәтеп үсте"

Җәвит Шакировны тәрбияләп үстергән Әлифә апа истәлекләре белән уртаклаша. Өч ир балалар тәрбияләү җиңел булдымы икән?

Әлифә ханым:
 
 — Мин кияүгә чыкканда өч үксез балага әни булып килдем. Утырып сөйләсәң, тарихым бик тирән инде, аны озаклап бәян итәргә кирәк. Шуны гына әйтәм, мин килгәндә абыйлары зуррак, ә Җәвитемә 5 яшь тә тулып җитмәгән иде әле. Соңрак Аллаһы Тәгалә тагын ике сабый насыйп итте үзебезгә. 
 
Без балалар белән шулхәтле рәхәт итеп, аңлашып яшәдек. «Әнкәй» дип өзелеп торучы улларым ничек үги булсын миңа?! Барысы да үземнекеләр алар.  
 
Балаларымны эшкә өйрәтергә тырыштым. «Без мәңгелек түгел, өйрәнүегез үзегез өчен булыр. Өйләнерсез, балалар үстерерсез, белгәннең кирәге чыкмый калмас», — дия идем. Алдашмаска, гадел булырга, һәрвакыт дөресен сөйләргә куштым.
 
Алар барысы да әтиләре кебек уңган булдылар. Бөтен эшне балалар белән бергә башкардык. Бу хатын-кыз, бу ир-ат эше дип бүлү булмады гаиләбездә, бер эштән дә куркып тормадылар. Кер юышырлар, аны инешкә төшеп чайкашырлар иде. Көзен, казлар суйгач, Җәвитнең көрәк хәтле куллары белән каз йолкышканы һаман да күз алдымда. 
 
Ипине кичкә таба сала торган идем. Андый көннәрдә олысы: «Әнкәй, син ят, ипине мичтән үзем чыгарырмын, клубка чыкмыйм», — дия иде миңа.
 
Кайбер әниләр балаларыннан акчаларын яшереп куялар иде. Ә минеке гомер-гомергә сервантта торды. «Шуннан алыгыз, күпме алганыгызны гына әйтегез», — дияр идем.  
 
Күрше авылга 8 километр йөреп укыдылар. Иртәнге 6да уятып, чәйләр әзерләп озата идем үзләрен.
 
Дүрт улым да армиядә хезмәт итте. Берсе дә качып калмады, ил алдындагы бурычларын намус белән үтәделәр. Җәвит Латвиядә чик сакчысы булып хезмәт итте.  
 
Мин Җәвитемне зур уңышларга ирешер дип һәрвакыт уйлый идем. Бик шук булды ул. Гел әкият сөйләп, кәмит күрсәтеп үсте. Я мин булып, я әтисе яки абыйсы булып йөреп китәр иде. Кечкенәдән сизелә иде артист булачагы. Сәләте күренгәнгә, әтисе белән гармун да алып кайтып бирдек үзенә. Хәзер инде Җәвитемнең сәхнәләрдән төшмәве минем өчен бик зур горурлык. 
 
Барлык балаларым да алтыннарым. Өч киленем дә: Зәүлә, Зөлфия, Рәмилә «әнкәй» дип өзелеп тора. Эшләре бетсә, төнге бер тулса да җыйнаулашып: «Әнкәй, нихәл?» — дип кайтып керәләр.
 
Йортымны карап, тәртипләп тоталар. Әле Җәвитем белән Зөлфиям юкә агачыннан бик әйбәт мунча салдырып бирде. Җәвитләр еракта торгач, Чакмагыштагы улым Радигым ни булса да кайтып җитә.
 
Сәламәтлегем өчен дә борчылып торалар. «Әнкәй, берүк өйдән чыгып йөрмә, чирдән саклан», — дип көн дә шалтырата Җәвит абыең.
 
Күршеләрем бик яхшы, алар белән аралашып, гөрләшеп яшибез. Әле менә бергәләп өмә ясап, үрдәкләр чистарттык. Балалар кайта калса, үрдәк бәлеше салырмын, дим. 
 
Авыл халкы арасында йөзем якты, Аллаһка шөкер. Балалар берсе дә ярдәменнән ташламый, барысы да кадерлиләр. Үз изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын, — дип матур теләкләрен юллады Әлифә апа балаларына.

Алсу ГӘРӘЕВА
Өмет
№ --- | 25.09.2023
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ