поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.09.2023 Язмыш

"Бу баланы монда үтерергә алып кайттыңмыни?"

Тормыш адәм баласын ничек кенә сынамый. Кайвакыт якыннарың белән сөйләшергә вакыт җитми. Эч серләреңне дусларыңа сөйлисең. Хәзер өйдән чыгасы да түгел, социаль челтәрләргә генә керәсең. Интернеттагы дустым үзенең аянычлы язмышы турында шуларны бәян итте.

“Узган гасырның 50нче еллары. Каһәрле сугыштан котылып, халыкның күкрәк тутырып тын алган, дәрт-көче ташып торган, киләчәккә матур планнар белән янып, көнне-төнне белмичә, басуларда колач ташлап йөзеп эшләп йөргән мәле. Җилдә чайкалган башак исе башны әйләндерә, күңелгә канатлар куя. Яшь-җилкенчәк булган җирдә уен-көлке күп, җыр-биюгә кушылып эш гөрли.
 
Әти белән әнинең күз карашлары йөзләр арасыннан бер-берсен таба да бер-береннән күз яздырмый. Әнинең карашы әтинең йөрәгенә ук булып кадала, ул аны, кичке уеннан соң, өйдәгеләрнең риза булмавына карамастан, кәләш итеп алып кайта. Усал нәнәемнең тузынуының чиге булмый. Ятим үскән, авызын ачса, үпкәсе күренеп торган әрсез алабай өчен үстердемени ул улын! Улы өйдә булмаганда, киленгә очып куна, күзен генә чукымый, булдыра алганча кимсетә, кан елата. Ялгыз, сабыр ана тәрбиясендә үскән кыз бианасын, гүя, ишетми дә, тел озайтмый, үпкә тотмый, чәче белән идән себерергә әзер.
 
Гаилә ишәйтеп, дөньяга мин туам, ләкин әни белән нәнәй арасындагы киртәне җимерү гөнаһсыз сабыйның кулыннан килми. Әнием, кош балалары арасындагы кәккүктәй, һаман читкә тибелә. Миңа бер яшь тулгач, әтиемне тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Нәнәйнең күзләрендә, тычкан тоткан песинеке кебек, усаллык белән шатлык чаткылары бергә биешә. Барлык эшләрен читкә куеп, кояш баер алдыннан гына арып колхоз эшеннән кайткан әнинең кулына мине – итек кунычыдай гына кечкенә төенчекне – тоттырып, өйдән куып чыгарып җибәрә, артыннан ишекне элеп кала.
 
Дәү әнинең – әнинең әнисенең – үз хәле хәл. Авырлыклардан йончыган. Кул арасына яңа гына керә башлаган дүрт ятим. Ашатырга, киендерергә кирәк. Ире сугышта хәбәрсез югалган, каенанасы да бар. Ундүрт чакрым җәяүләп, мине күтәреп кайтып кергәч, битәрләп :
 
– Бу баланы монда үтерергә алып кайттыңмыни? – дип каршы ала.
 
Сыерлары да булмый. Әни, башын иеп, кире иренең өенә китә. Нәнәй аны бусагадан аяк атлатмый. Мине (имчәктән дә аерылмаган сабыйны) кулыннан тартып алып кала. Ә картәти бик акыллы була, килене артыннан юатып:
 
– Үзем карап үстерермен, кимсеттермәм, кактырмам-суктырмам, – дип озата.
 
Әле дә яхшы хәтерлим: ул мине дүрт яшемә кадәр тез башына утыртып чәй эчә иде. Бик хәлле яшәделәр. Картәти биш улын да, урман кисеп, өй төзеп, башка чыгара; умарта асрый, ат тота, кымыз ясый, җитен үстереп, киндер суга. Үз тырышлыгы белән яшәсә дә, кулак дип, чак кулга алмаганнар. Безгә өй төзегәндә, миңа анда шул дүрт яшьләр булгандыр, яулык җәеп, картәти артыннан ияреп, намаз укый идем. Мин аның балагына ябышып үстем.
 
Үги әнигә дә көн күрсәтмәде нәнәй. Ике өй аша гына яшәдек. Көн саен юк сәбәпне бар итеп кереп, тел очына нәрсә килсә, шуны әйтеп, кая барып бәрелергә белмәгән ата чебен сымак безелдәп, үги әнинең йөрәгенә куз салып, канына тоз сибеп чыгып китәр иде. Шулай булса да, азаккы көннәре үги әниләрдә үтте.
 
Әти, курсларны тәмамлап кайткач, ничек итсә итә, күз дә йоммый, аны ышандыра: “Хатының син китү белән, теләсә кайда, ничек тели, шулай себерелеп, иртән чыгып китеп, кич кенә кайтып йөрде-йөрде дә баланы ташлап качты. Күпме әйтә килдем, синең белән торырдай хатын түгел, дип, ышанмадың, хәзер үз күзең белән күрәсең. Юньле хатын ире янында каш сикертеп, күз уйнатып йөрми, дөнья көтә, эш эшли. Борыныңны салындырып торма, авылда трактористтан да пачутлы кеше юк. Бер дигән кыз алырбыз”, – дип, корбанын ашап туйган бөркеттәй канатланып, тезеп алып китә килененнән котылган ана.
 
Миңа яшь тә сигез ай дигәндә, икенче әни тәрбияли башлаган. Дөнья булгач, төрле чагы булды: авыр еллар бит, бер-бер артлы җиде туганым туды. Шөкер, барысы да исән-саулар, “апа” дип ихтирам итәләр.
 
Унсигез яшем тулгач, үз әнием белән йөрешә башладык. Кан да тарта, җан да тарта. Казахстанга аның янына барырга карап үстергән әнидән рөхсәт сорагач, ул, бер дә кәефен төшермичә:
 
– Җир астыннан юл юк, барып күр, – дип, фатихасын бирде, автобус күздән югалганчы, чагылган күзләрен кояштан яшерергә теләп, җыерчыклы маңгаена кулын куеп озатып калды.
 
Үз әниемнең язмышы бик әрнүле үткән. Бала кайгысы күрә: ике улын җир куенына тапшыра. Туган туфрак үзенә тарткандыр, гомеренең соңында туган авылына кайтып яшәде. Урманга чыгып, вакытын-сәгатен белеп, дару үләннәре җыйды. Кайсы үсемлекнең нинди чиргә дәва икәнен белә иде.
 
– Дару эчмәгез, аяк асты тулы дару, – ди торган иде.
 
Ярдәмчел булды: кешеләрне догалар белән өшкерде, бик күпләр аның ярдәмен тойды. Дога укып утырганда, сиксән ике яшендә, кулымда тыныч кына җан биреп, дөнья куйды.
 
Миһербанлы бәндәләренә Раббыбыз гомер бирәдер ул. Карап үстергән әнигә сиксән җиде яшь тулды. Үз әниемнән өч яшькә генә кече.
 
Язмыш кабатлана диләр. Мөгаен, шулайдыр. Әнием ятим үскән, мин – әниле ятим. Үкенечкә каршы, ике баласын ятим калдырып, бердәнбер кызымның җаны күкләргә ашты.
 
Унбиш яшемдә төзелеш училищесына киттем. Үз телемне генә беләм. Урысча ипилек-тозлык та юк. Ике ел укыгач, төзелештә эшли башладым. Чәмле, тырыш, үз эшемнең солтаны булдым. Тулай торакта егетләр дә яши иде. Арттан йөрүчеләр күп, ә без, тыйнак авыл кызлары, сер бирмибез. Армиядән кайткан, бөдрә чәчле, зәп-зәңгәр күзле, су сөлеге кебек егет башымны әйләндерә башлады. Аның артыннан, табыш эләктерергә чамалаган хәйләкәр төлке сыман, өч-дүрт кыз йөгерә. Кайсы ягым белән күңелен бәйләгәнмендер, мин куган саен, ул, магнитка тартылган тимер кисәгедәй, ныкышып йөри. Шулай итеп, үзенә каратты. Күп балалы гаиләдә үскән, сүз боткасы куертмый торган, гап-гади авыл егете. Алты ай очрашкач, өйләнештек.
 
Әкияттәгечә, алты көн, алты төн туй булды. Әле уйлап утырам да, һушлар китәрлек, ничек үткәргәннәрдер! Авыл буйлап кунакка йөртәләр, мичкәләп бал эчерәләр. Иремнең туганнары, әни һаман булса искә ала. Бүләккә – яулык, оек, мичкә авызы ачканга – сарык. Эштә, туйдан соң ук, бүлмә бирделәр. Ике кашык, бер тәлинкәдән башладык дөньяны. Ике елдан, бүлмәбезгә ямь өстәп, җаныбызны бизәп, кызыбыз туды. Теле ачылылып, бәби алырга акча җыйдым, дип, кәнфит кәгазьләре белән уйный белә башлаганда, өч яше тулганда, малай алып кайттык. Матур итеп дөнья көттек. Гаиләбезне түгәрәкләп, тагын бер малай өстәлде. Әле ике улыбыз исән, зурысы картәти булды. Гомер үтә, шөкер, икеләтә картәнимен.
Фото: фрипик.ком
 

Сания ШӘРИПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 25.09.2023
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»