|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2023 Җәмгыять
Татарстан китап нәшрияты Саратовта «Идел дулкыны» китап фестивалендә катнаштыТатарстан китап нәшрияты Саратовта узучы «Идел дулкыны» китап фестивалендә катнашты. Татарстан китап нәшрияты стендында йөздән артык исемдәге китап бар. Алар - балалар өчен китаплар, татар классиклары һәм хәзерге заман авторлары прозасы, тарихи әдәбият, татар телен өйрәнү китаплары һ.б. 21-24 сентябрьдә Саратовның Театр мәйданында «Идел дулкыны» мәйданчыкларында туксаннан артык чара үтте. Программада – популяр авторлар белән очрашулар, яңа китаплар презентациясе, лекцияләр, мастер-класслар, концертлар. Шулай ук Саратов өлкәсенең әдәби һәм музей җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар узды, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|