|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2023 Шоу-бизнес
![]() Тәкъдим ясаганда Винарис Лилиягә Чулпан Йосыпованың балдагын биргән (ВИДЕО)Күптән түгел өйләнешкән Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова «ТМТВ» каналындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында кунакта булган. Җырчылар кызыклы сорауларга җавап биргән. Шул исәптән, туй темасына кагылышлы сорауларга да. Хәтерләсәгез, Винарис Лилиягә тәкъдимне үзенең юбилеенда ясады. Баксаң, юбилей мәшәкатьләре белән, Лилиягә дигән балдакны өендә онытып калдырган икән. Җырчыга ярдәмгә Чулпан Йосыпова килгән һәм үз балдагын тоттырган.
«Башым әйләнгән юбилей мәшәкате белән, 100 кунак бит. Ярый Чулпан Йосыпова үз балдагын салып, миңа биреп, мин Лилиягә бүләк иттем. Чулпан Йосыпова балдагы белән тәкъдим ясадым. Аннары Лилия Чулпаннан «кире биримме» дип сораган. «Юк, кирәкми. Лилия, сиңа бүләк булсын», – дигән Чулпан», – дип сөйли Винарис.
--- |
Иң күп укылган
|