|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2023 Хәвеф-хәтәр
Ике машина янган урыннан бер кешене хастаханәгә озатканнар
25 сентябрьдә, иртә таңнан Чаллыда, М-7 федераль трассасының 1039нчы чакрымында Кама аша күпердә коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Газель» автомобиле ягулыгы беткәнгә, күпердә тукталып калган.
Юлдаш юнәлештә хәрәкәт итүче, почта ташучы Scania фурасы юл кырыенда тукталган «Газель»гә килеп кергән.Юл-транспорт һәлакәте аркасында ике автомобильгә дә ут капкан, икесе дә тулысынча диярлек янып беткән. Бер шофер төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган, хәзер ул хастаханәдә.
Полиция хезмәткәрләре вакыйганың барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү үткәрә.
Фотолар: ТР буенча ЭЭМ
--- |
Иң күп укылган
|