|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2023 Җәмгыять
Арча районында олы яшьтәге ханым чак үлемнән котылып калганАшыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына Татарстанның Арча районы Кызыл Яр авылындагы агач йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Урынга килеп җиткәч, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре агач веранда һәм йортның түбәсе януын ачыклый.
Янгынга каршы көрәшүчеләр 36 кв.м. мәйданда утны сүндергән.
Ачыкланганча, йортта 76 яшьлек хатын-кыз яшәгән. Йорт иминиятләштерелгән. Моннан тыш, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы 2018 елда янгын турында хәбәр итүче 2 җайланманы бушлай урнаштырган булган.
Әлеге җайланма тавышын ишетеп, ханым йокыдан уяна һәм өйдән чыгарга өлгерә, шуннан соң янгын сүндерүчеләрне чакыра.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Татарстанда 2016-2023 елларда 138 йортта янгын турында хәбәр итү җайланмасы урнаштырылган.
Бүгенгесен дә кушып, 108 янгын очрагында җайланма хәбәр итү нәтиҗәсендә торак йорт һәм фатирлардагы 269 кеше, шул исәптән 85 баланың гомере исән калган.
2023 ел башыннан, бүгенгесен дә исәпләп, янгын турында хәбәр итү җайланмасы аркасында 7 янгын очрагында 8 кеше коткарылган.
--- |
Иң күп укылган
|