|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2023 Хәвеф-хәтәр
Бала реанимациягә эләккән5 яшьлек бала 8нче каттан егылып төшкән. Башкортстанда Стәрлетамак шәһәре 1нче клиник дәваханәсенең балалар хирургиясе бүлегенә авыр хәлдәге баланы китергәннәр. Дәваханәнең баш табибы Илшат Яппаров хәбәр итүенчә, биш яшьлек малай, москит челтәренә таянып, 8нче каттан егылып төшкән. Аңа иңбаш сөягенең сынуы һәм корсак куышлыгы органнарының җәрәхәтләнүе диагнозы куелган.
- Әлеге вакытта малай балалар реанимациясендә: аның хәле тотрыклы, комплекслы дәвалау үткәрелә, - дип хәбәр итә Илшат Яппаров.
Автор:Денис Таваев
--- |
Иң күп укылган
|