поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.09.2023 Шоу-бизнес

Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова: «Кайвакыт дәшми калырга да кирәк»

Бервакыт юбилеенда аның турында укытучысы Илдар Хәйруллин: ”Театр училищесына, гадәттә, очынып йөри торган, һавалырак кызлар килә. Безгә Лилия зирәк, акыллы булып килде”, - дигән иде. Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтованың әнә шул уку йортын тәмамлап, К.Тинчурин исемендәге театр бусагасын атлап керүенә 32 ел вакыт үткән. Шушы дәвер эчендә ул тамашачыны сокландырган күп кенә образлар тудырды.

“Гашыйклар тавы”ндагы – Мөнирә, “Син бит минем бергенәм”дәге Алинә кебек рольләре белән тетрәндерсә, “Гөлшаян”дагы ─ Гөлшаян, “Мәхәббәт чишмәсе”ндәге ─ Зәмзәмия образларын гәүдәләндергәндә рәхәтләнеп көлдерде. Үз рольләрен ышандырып, үзәкләрне өзәрлек итеп уйнаганга күрә Лилияне халык ярата. Ул төрле яктан талантлы артист. Җырлый, пианинода, скрипкада уйный.
 
Димәк, заманында Казан дәүләт университетында укуын ташлап, сәнгать юлын сайлавы юкка булмаган.
Без аның белән күрешеп, тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләштек.

─ Лилия, синең хезмәт юлың берсеннән-берсе кызыклы рольләр белән башланып киткән. Аеруча кайсыларын сагынып искә аласың?
─ Барысын да, дисәм дөрес булыр. Театрга килгәч, “Резедәкәй” спектаклендә баш рольләремнең берсе Резедә роле иде. Аны әни сәхнәләштерде. “Гөлшаян”да ─ Гөлшаян, “Сынган беләзек”тә ─ Фагыйлә белән Фәрдия, “Фигароның өйләнүе”ндә Розина кебек рольләремне бик яратып уйнадым.

─ Режиссерның һәрвакыт аерым бер артистларга гына баш рольләр биреп, калганнарын икенче планга куюына ничек карыйсың?
─ Алай булырга тиеш түгел, минемчә. Кайбер артист комик рольдә оста уйный,икенчесе драматик белән икесен дә булдыра. Шуңа күрә артист төрлесен уйнап карарга тиеш. Аның бөтен кызыгы да шунда бит.

─ Сер түгел, сезнең театрда шактый артистлар озак еллар рольсез йөрде. Сиңа да ул хәлне кичерергә туры килдеме?
─ Әйе, өчәр ел буе яңа рольсез йөргән чаклар булды. Әмма мин уйнаган спектакльләр озын гомерле иде. Ун елдан артык сәхнәдән төшмәделәр. Шунлыктан тик утырмадым.
 
─ Озын гомерле, дигәннән, әниең Исламия апа Мәхмүтова язып, үзе куйган спектакльләр озак еллар уйналды. Аның сере нидә булды, дип уйлыйсың?
─ Әни тамашачыга нәрсә кирәген белә иде. Шуңа күрә тамашачы күңеленә кереп калырлык пьесалар язып, үзе куйды. “Безнең халык мелодрамалар ярата”, - ди торган иде. Һәркайсы тормышчан иде аларның. “Мәхәббәт чишмәсе”, “Син бит минем бергенәм” кебек спектакльләрне тамашачы күз яшьләрсез карый алмады.
 
─ Гадәттә, тамашачы спектакль караганда, вакыйгаларны үз йөрәге аша кичереп утыра. Үз язмышын күз алдына китерүчеләр дә бардыр...
─ Бервакыт Әтнә якларында, әни куйган “Син бит минем бергенәм” спектаклендә уйнаганнан соң, яныбызга бер егет йөгереп менде дә, безне кочаклап еларга тотынды. (Мин анда солдатның сөйгәне Алинә ролендә). “Сез минем язмышымны уйнадыгыз. Минем дә табутым кайткан. Яраткан кызым кияүгә чыккан. Хәзер зиратка барып, “үз каберемне” карап кайтам”. Анда да кемдер ята бит, дип сөйләде.
Шушы ук спектакльнең премьерасыннан соң, театрда бер хатын елый-елый чәчәкләр күтәреп менде. “Сезнең уеныгызны карагач, үз улымны күргәндәй булдым. Аның да табутын кайтарып, ачарга рөхсәт итмичә генә җирләттеләр. Бәлки ул да исән-саудыр әле”, дигән иде.
 
─ Син гәүдәләндергән образлар нинди яшьтә булуларына карамастан, көчле рухлы, горур, җор телле. Алар белән чагыштырганда, бүгенге кызларга нинди сыйфатлар җитешми, дип уйлыйсың?
─ Хәзерге кайбер яшь кызлар кешелекле була белмиләр. Мин бәләкәй чакта дәү әни янында үстем. Совет чоры баласы буларак, дәү әни әдәпле, тыйнак итеп тәрбияләде. Мәсәлән, театр училищесына укырга кергәч, Мәхмүтовлар гаиләсеннән икәнлегемне 2 ай укыганнан соң гына белделәр.

─ Бүгенге көндә үзең дә тәҗрибәле артист. Берәр спектакль куеп карарга теләгең юкмы?
─ Әлегә андый уй туганы юк. Спектакль куючы кеше фантазиягә бай булырга тиеш. Сеңлем Ләйсәндә әнидәге кебек режиссерлык сәләте бар. Әлегә үземне режиссерлыкка өлгереп җитмәгәнмендер, дип саныйм. Театрда партнерларыма кызык идеяләр тәкъдим итәм.
 
─ Сезнең бөтен гаиләгез, туганнарыгыз белән бергә төшерелгән “Уеннан уймак” фильмын уртак иҗат “җимеше”, дияргә була. Аны төшерү идеясе кемдә туды?
─ Аны безгә Ләйсән тәкъдим иткән иде. Театрда гаиләбездән биш кеше эшләсәк тә, барыбыз бер спектакльдә уйнаган булмады. Әни белән генә өч спектакльдә уйнап калдым. Әти-әни исән-сау чагында фильм төшереп дөрес эшләдек, дип уйлыйм.

─ Ирең Ренат Шәмсетдинов белән дә партнерлар буларак сирәк уйнадыгыз түгелме?
─ Әйе, берничә спектакльдә генә уйнарга туры килде.

─ Сезнең икегезне дә зәңгәр экраннарда барган фильмнарда еш күрәбез. Соңгысында кайчан төштегез?
─ Фильмда төшү зур тәҗрибә бирә. Башка театрлардагы артистлар белән бергә эшли алабыз. Быел җәй көне “44нче елның май аенда” дигән фильмда төштек. Аны тамашачы киләсе елда күрә алачак.

─ Лилия, тамашачы ихтирамын тоеп яшисеңме?
─ Тамашачыларның яныбызга килеп: “Без сезнең уйнавыгызны яратабыз”, дип рәхмәт әйтүләрен зур хөрмәт билгесе итеп кабул итәм.
 
─ Әти-әниегез театрда гына түгел, матур гаилә булып яшәүләре белән дә күпләргә үрнәк булды. Бүген Ренат белән үзегезне дә шундый ук тату гаилә буларак беләбез. Бүгенге яшь парларга гаиләне саклау серләрен әйт әле.
─ Гаиләдә хатын-кыз ир-атка караганда акыллырак булырга тиеш, дип саныйм. Кайвакыт дәшми калырга да кирәк. Мин тавыш күтәрергә яратмыйм. Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп торганда гына тату яшәргә мөмкин.

─ Улыгыз Ришат кечкенәдән сәләтле булса да, ни өчендер сезнең юлдан китмәде.
─ Талантлы булуына карамастан, мин аның сәхнә кешесе булуын теләмәдем, чөнки артист хезмәте режиссерга бәйле. Ул матур җырлый, флейтада уйный. Әни аның җырчы булуын теләгән иде, әмма ул башка һөнәр сайлады. Хәзерге вакытта Росгвардиядә хезмәт итә.
 
─ Әниегезнең исемен мәңгеләштерү буенча ниләр эшләнә?
─ Казанда Исламия Мәхмүтова исемен йөрткән урам барлыкка килде. Быел декабрь аенда әнинең тууына 80 ел тула. Шул уңайдан театрда кичәсен үткәрергә ниятлибез.
 
 Әңгәмәдәш ─ Люция Хәбибуллина.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 24.09.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»