|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2023 Криминал
Түбән Камада яшь кызның башына аяк белән типкән ир-атны эзлиләрТүбән Камада кафеда ир-ат яшь кызга суккан мизгел видеога эләккән. Бу кадрлар белән Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин кызыксынган. Ачыкланганча, җинаять июньдә булган. Җирле кафеларның берсендә бер кыз янына ир кеше килгән һәм бәйләнә башлаган. Кыз оятсыз тәкъдимнәргә баш тарту белән җавап биргән. Шуннан соң ир-ат башта йодрыгы белән аның йөзенә суккан, аннары — аягы белән башына типкән.
Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эше ачарга, эчке эшләр органнарына ир-атны эзләргә һәм аны тоткарларга күрсәтмә бирде, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының мәгълүмат үзәге матбугат хезмәте.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|