поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.09.2023 Язмыш

Улы да әнисеннән җирәнә

Ииих, яшьлек матур шул ул! Матур, кайнар, ялкынлы, өмет һәм ышаныч тулы...

Әле бар да алда, киләчәгең көтеп тора икәнлегенә төшенү генә дә күңелгә нинди яктылык, җылылык өсти! Иии, матур картлык дип сөйләү генә инде, картлыкның ни матурлыгы булсын?! Картлык – бер дә шатлык түгел ул! Инде яшисе яшәлгән. Киләчәгең бүгеннән начар булмаса бик яхшы. Азмыни картлык көнендә яфаланып, интегеп, кеше күзенә карап ятып ахирәткә күчкәннәр?! Әстәгъфирулла тәүбә!..
 
Шөкер, ул яктан бүгенгесе белән бик бәхетле Шәргыяттәй! Аллаһка мең шөкер! Картлыгы кадер-хөрмәттә, балалары, оныклары карамагында, урыны түрдә, мең шөкер! Биш вакыт намазын укып тора, күңеленә җылылык, тынычлык иңә шулай. Торган урыны – җылы, түшәге – йомшак, ашаганы – тәмле. Бәхетле картлык менә шул буладыр ул. 
 
Әгәр авыл халкы арасында “Иң үрнәк гаилә, килен-каенана мөнәсәбәтләренең иң матур өлгесе кемнәр?” дип сораштыру үткәрсәләр, бөтен авыл халкы Шәргыяттәй һәм аның килене Мәсәнияне күрсәтер иде, мөгаен. Киленнәреннән, киявеннән дә уңды Шәргыяттәй. Шөкер, балаларының, оныкларының йөзенә бер генә дә кызыллык китергәннәре булмады. Димәк, инде тугыз дистә ел гомер һич заяга узмаган! Үзеннән соң горурланырлык, җәмгыятьтә үрнәк булырлык буын калдыра ул, инде бакыйлыкка күчсә дә үкенече калмый. 
 
Шәргыянең язмышы җиңелләрдән булмады. Хәер, аның чордашларының кайсының җиңел узды икән соң?! Ашарга бер телем икмәккә кытлык вакытлар аз иде мени?! Эх, туйганчы бер ипи ашарга, дип хыялланып ята иде бала Шәргыя.
 
Хәзер төрле ризыктан өстәлләр сыгылып тора, ни ашыйсың килә – шул бар. Әмма ипекәйдән дә кадерле, ипекәйдән дә тәмлесе юк, һич юк! Шуңа өстәлгә коелган валчыгын да әрәм итми акъәби, бармак очлары белән сак кына җыеп алып авызына каба. Оныкларына, оныкчыкларына да шуны өйрәтә, ипекәйнең валчыгын да әрәм итмәгез, ди. 
 
Гомер буе туксан яшьле булып тормаган ла Шәргыя! Бар иде аның да авылда беренче чибәр кызлардан саналган вакытлары. Авылдаш егете урлап алып кайтты аны. Туйлап-нитеп тормадылар, никах укыттылар да тормыш арбасына җигелделәр.
 
Әмма гаилә йөген парлап озак тартырга язмаган булган шул – өч баласын ятим, Шәргыясен тол итеп хәләле вакытсыз ахирәткә китеп барды. Чатнама салкын кыш уртасында урман кискәндә өстенә агач төшеп һәлак булды. Өч баласын ялгызы үстерде, әле каенанасын да зурлап тәрбияләп карап, бәхиллеген алып күркәм итеп соңгы юлга озатты Шәргыя. Инде менә үзе хәзер кече улы гаиләсендә кадерле карчык булып яши. 
 
Хәзерге тормышында бар да матур, соклангыч – шөкер итәрлек. Ятса да, торса да ил-көннәргә тынычлык, якыннарына бәрәкәтле-хәерле тормыш тели Шәргыяттәй. 
 
Шулай да бәгыренең иң түрендә ул хисне йөгәнли алмавы өчен үзе дә кайчак оялып куя торган бер кичереш яши карчыкның.  Ниндидер бер күңел кителүме, үпкәме хисе сулык-сулык китерә Шәргыяттәйнең эчке дөньясын. Күңеленең тирән төпкелендә, йөрәгенең иң эчке бер почмагында яткан шул кечкенә хис вакыт-вакыт үзен бик кирәксез, бу тормышта артык итеп тоярга мәҗбүр итә иде карчыкны. 
 
Яшьлегендә ирләр эшен дә, хатын-кызлар эшен дә бердәй җигелеп тарткан Шәргыянең өе ялт итеп торды. Һәркөн иртән колхозга эшкә киткәнче үк йә көл белән, җәйләрен ком белән ишек баскычларын сап-сары итеп кырып юып куяр иде. Өй идәннәрен сак кына, шул ук вакытта елгыр итеп суга манган каз канаты белән себереп алыр иде.
 
Кайчагында аяктан егылырлык булып арып кайткан вакытларда да, үзен-үз җиңеп, чисталыкны кайгыртты. “Идәнең тулы чүп булса да, табын түрең пөхтә булсын” дип әйтә иде аңа  балачакта ук әнисе, мәрхүм. Өстәле дә, идәне дә, бөтен өе дә тел тидергесез булды. 
 
Тик менә хәзер картаелды, гүя артыннан да ком коелып кала. Үз йортын кадаклап, малае һәм килене йортына яшәргә килгәннән бирле, килене Мәсәния әйтерсең лә Шәргыяттәй артыннан шул комны җыеп йөри – чүпрәген кулыннан төшерми. Карчык кая утырса да, ул торып киткәннән соң артыннан сөртеп алуны гадәт итте. Табын янында валчыкларны җыеп-җыеп ашавын да өнәми хатын – кырын-кырын карап алгалый кайнанасына.
 
Кайчагында исә өлгер генә йөгереп килеп, алдындагы валчыкларны чүпрәге белән сыпырып алып китә. Шәргыяттәй мунча кереп чыкканнан соң, үзләре керер алдыннан килен кеше мунчаны кырып-кырып юып чыга – әйтерсең лә йогышлы авырулы бер кеше мунчада юынып чыккан да, аның бетләрен-микробларын кырып-себереп кенә котылып була! Килененең шушы чисталык артыннан артык кууы үзәген өзә иде карчыкның.
 
И кимсенә соң шушы хәлләргә Шәргыяттәй, ни кылырга белми гаҗиз кала. Иң кимсеткәне – үз үлының да әнисеннән җирәнгән төсле итүе. Юк-юк, рәнҗеми ул аларга, кимсенә генә. Рәнҗү турында уйларга да курка, чөнки ана рәнҗеше төшми калмый, диләр. Берүк, газиз улы белән килененең аралары бозыла күрмәсен дә, тормышларының яме китмәсен! 
 
Шәргыяттәй үз акылында чакта бу хис-кичерешләрен беркем белән уртаклашмас, Алла сакласын! Ул ахирәткә күчкәч тә менә нинди үрнәк килен-каенана мөнәсәбәте иде алар арасында, дип искә алырлар. Ә күңел түренә килсәк, гел түм-түгәрәк булып тормыйдыр инде ул, тормышта гел нидер китек була. Һичьюгы, мондый гына китекләргә түзәргә мөмкин.
 
Ландыш Тимерова
Фото:  https://www.freepik.com/
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 24.09.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»