|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2023 Хәвеф-хәтәр
Чаллы янында ике машина кара-каршы бәрелешеп, алты кеше хастаханәгә китерелгәнТукай районында юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ»ның Чаллыдагы хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр итте. Авария Чаллы – Сарман юлында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Ташкичү авылына таба хәрәкәт итә торган «Лада Калина» йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Лада Гранта» автомобиле бәрелешкән.
Бәрелешүдән соң автомобильләрнең берсе юл кырына төшеп киткән, әйләнеп капланган һәм агачка килеп бәрелгән.
«Гранта» йөртүчесен һәм пассажирын хастаханәгә китергәннәр, аннары машина хуҗасын өенә җибәргәннәр, ә икенче ир-атның баш мие селкенгән һәм аягы имгәнгән.
Моннан тыш, «Калина»ның йөртүчесе һәм өч пассажиры (1 яшьлек бала да бар) төрле җәрәхәтләр алган.
--- |
Иң күп укылган
|