|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2023 Яңа китаплар
Мәдинә Маликованың яңа басылган «Сайланма әсәрләр»е тәкъдим ителәчәкТатарстан китап нәшриятында Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Мәдинә Маликованың «Сайланма әсәрләр»е басылып чыкты. Китапларда Мәдинә Маликованың төрле елларда иҗат ителгән, төрле жанрларны һәм темаларны колачлаган әсәрләре нәшер ителгән. 27 сентябрь көнне "Сайланма әсәрләр" биш томлыгы басылып чыгу уңаеннан, "Ногай" кунакханә комплексының (Казан, Бауман ур., 19) Габдулла Тукай исемендәге залына тәкъдим итү чарасы узачак. Чара 14.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
--- |
Иң күп укылган
|