поиск новостей
  • 07.12 "Кыр казлары артыннан", концерт, Тинчурин театры, 18:30
  • 07.12 "Тихий свет" "Доминанта" театры Кариев театры сәхнәсендә,18:30
  • 08.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. #едиткудрит. КСК "Уникс"
  • 08.12 "Яратам! Бетте-китте!" комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 09.12 "Кияү урлау", комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 10.12 "Аферист", сатирик комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 13.12 "Хыялый", лирик комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 14.12 "Идегәй", дастан, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Ай, былбылым!", комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Яратам! Бетте-китте!", комедия, Лаеш районы, 19:00
  • 15.12 "Матурлык" премьера Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Кияү урлау", комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 16.12 "Матурлык" премьера, Кариев театры, 18:00
  • 17.12 "Кияүләр", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 18.12 "Нәзер", трагикомедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 19.12 "Полиционер", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 19.12 «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көн кичәсе, КРК "Пирамида", 19:00
  • 20.12 "Хан кызы Турандык", музыкаль трагикомедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 21.12 "Күрәсем килгән иде…", мелодрама, Тинчурин театры, 18:30
  • 21.12 "Көлсылу һәм яңа ел бәйрәме" Кариев театры, 10:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Декабрь
  • Наил Сәгъдиев - музыкант
  • Камил Саттаров - режиссер
  • Фирдәвес Гарипова (1941-2014) - галимә
  • Ләбибә Хөсәения (1880-1921) - мөгаллимә
  • 1,7 айлык ат айгыр сатыла балык бистэсе районы 89274128356
  • Суярга угез сатыла Алексеевский район 89083485688
  • МАМЫК ШЭЛЛЭР САТАМ . 89053184712
  • Нэселле 110 кг.лы тэкэ сатыла. Питрэч, 89270336922
  • Хэлэл угез ите сатыла.Илтеп бирэбез.Килолап та сатыла 89393453961
  • Казаннын Авиастрой районыннан торырга бер булмэле квартира эзлим риэлторларсыз.тел:89061128955
  • Бройлерлар сатыла,320 сумнан.89506676334.Ватсаппка языгыз.
  • Услуги качественно поклейка обоев в Казани не посредник 89656006358 обращайтесь.
  • Казанның Авиатөзнлеш районындагы азык-төлек кибетенә сатучы кирәк.Ике көн эшләп, ике көн ял итәсе.Телефон:89063295803
  • Авио тэзелеш районнына азык тэлек сатырга сатучы кирэк. 2 кэн эшлэп 2 кэн ял итэ торган ...Телефон 89063295803
Архив
 
22.09.2023 Җәмгыять

“Балагызны тәрбияләмисез, иркәләп бозып бетергәнсез сез аны”

“Балагызны тәрбияләмисез, иркәләп бозып бетергәнсез сез аны”, дигән сүзләр Ләйсәннең йөрәгендәге болай да кан сыркып торган ярасына яңадан тоз салды.

Бөтен урамны шар ярып елаган кызчыгын тынычландырырга тырышып хәлдән тайган әнигә менә шул сүзләр генә кирәк инде. Аты-юлы белән бер җикеренәсе килә кайчак аның, әмма тамагына төер утыра, күзләренә яшь тула. Чит-ят кешегә шулай акыл сатудан тәм табучылар нигә шулай күп икән ул? Андыйларга аңлатып торудан да мәгънә юк. Авыру бала тәрбияләү никадәр авыр икәнен Гатауллиннар гаиләсе үзләре генә белә. 
 
Вакыт дигәннәре бик тиз уза шул. Менә инде Ләйсән һәм Илнур Гатауллиннарның эшләпә кияргә яратучы кызчыгы Алисәләренә дә 7 яшь тула... 2016 елның сентябрь башы бүгенгедәй Ләйсәннең күз алдында. Кызы белән тәүге тапкыр очрашу мизгелләрен көтеп йөргән көннәре. Казанның  1нче бала табу йорты белән инде күптән контракт төзелгән, акчасы түләнгән. Таныш-белешләре барысы да беравыздан шунда яхшы дигәннәр бит. Бүген инде Ләйсән Алисәсен кочагына кысып, “сатып алынган авыру булды бу” дип эзәрлекләнә. 
 
Бала тапканда ниндидер кыенлыклар килеп чыгар дип Ләйсән һич кенә дә уйламый. Үзенең чәчәк аткан, әле күптән түгел 20дән узган мәле. Йөклелекне дә җиңел генә кичерә, даими табибка күренә, бар кирәкле УЗИларны ясый. Бернинди тайпылышлар күзәтелми. 
 
2 сентябрь иртәсендә Ләйсәннең тулгагы башлана. Бала тудыру йортына киләләр. Вакыт житкән дип, табиб алып кала. Сабыен шул ук көнне кулына алуын түземсезлек белән көтә ул. Алисә генә туарга ашыкмый. Төн йокысыз уза. 3 сентябрь көнне авыртуы тагын да көчәя. Табиблар таптырырга алып кереп китә, газаплары артта калды дип кенә сөенергә иртәрәк. Булачак әнине ике сәгать дәвамында көчәндерәләр, инде тәмам хәлдән таеп, аның югалтыр дәрәҗәгә җиткән була ул. Шунда колагын ярып, табиб сүзләре килеп керә: “Уже 2 часа прошло, а ребёнок не идет к родовому пути, сейчас ребенок умрет внутри, надо вытолкнуть. Ләйсән аңлы-миңле килеш, бар җаваплылыкны үз өстемә алам дигән кәгазьләргә кул куя. Башка чара юк дип, табиблар нарасыйны вакуум белән тартып һәм этеп чыгаралар. Алисә кычкырып, дөньяга аваз сала. 9 ай буе көткән кызчыгын кулга алганнан соң, әни кеше, барысы да артта калганына сөенеп, тынычлана. Әмма иң зур авырлыклар әле алда була.
 
Вакуум белән тартып алу нәтиҗәсендә баланың башында бүртеп шешкән урын пәйда була. Әмма табиблар нәнине бераз күзәтәләр дә, барысы да тәртиптә дип, аларны чыгарып җибәрәләр. Шеш тә бераздан юкка чыга, әти-әни тынычлана. Әмма Алисәләре генә елап бик интектерә. Бала еламыйча тормый, дип табиблар яшь әти-әни зарларына әллә ни игътибар бирми. Шулай Алисәгә бер яшь, аннары ике яшь тула. Кызчыклары һич кенә сөйләшеп китә алмый бит, төннәрен борчылулары да кимеми. Неврологка барып күренәләр.
 
Әмма ул да “сөйләшәчәк” дип кырт кисә дә, дарулар язып бирә. Даими массажлар ясап торалар, бар билгеләнгән даруларны эчәләр, әмма үзгәрешләр булмый. Табибларның берсеннән икенчесенә йөри башлыйлар. Дәүләт хастаханәләре дә, түләүлеләре дә калмый. Дәвалау билгелиләр – нәтиҗәсе юк. Алисәгә өч яшь тулып киткәч кенә Республика балалар клиник хастаханәсендә буе-буе диагноз язып чыгаралар: “Баш мие зараралану, сенсор-мотор алалия, ОНР 1 (1нче дәрәҗә сөйләм үсеш алмау), психосөйләм үсеше тоткарлану”. Башларында мең дә бер сорау: “Бу авырлыклар аларга нәрсә өчен бирелгән. Бәлки Аллаһы Тәгалә сынавыдыр?” Җавап кына юк.
 
Кызларына диагноз куйганда, Ләйсән белән Илнурның инде уллары туган була. Анысы, шөкер, бернинди кыенлыкларсыз дөньяга аваз сала. Ике сәгать дигәндә, Ләйсән икенче җимеш бөртеген күкрәгенә кыса. 
 
Шулай кулларында яңа туган сабый белән Ләйсән һәм Илнур, Алисәне җитәкләп, әллә никадәр хастаханә, реабилитация үзәкләренең юлын таптый башлый. Әле хәзер дә очы-кырые күренми. Алисәне махсус балалар бакчасына йөртәләр, киләсе елга инде мәктәпкә бирүне хәл итәргә кирәк. Ә кызчык һаман сөйләшми.
 
- Иң авыры беләсезме нәрсә? Кешенең, мәгьнәсез уйланмаган сүзләре җанны ашый! “Сез балагызны дөрес тәрбияләмисез, карамыйсыз. Әни дип тә дәшә белмимени?” һәм башка килде китте сүзләр! Шуны әйтәсе килә, андый авыртулар, авырлыклар белән очрашмаган, үзенең баласы сәламәт булган кеше аны анламый шул, - дип сыкрана Ләйсән.
 

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 22.09.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ