|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2023 Җәмгыять
“Җаным тәннән аерылды һәм үлдем...”Галимнәр кешеләрнең үлемгә якын кичерешләрен анализлаган – алар йөрәге туктаган 567 пациентны күзәткәннәр. Бу очракта пациентларның 10 проценттан кимрәк өлеше генә исән кала. Аларга йөрәк-үпкә реанимациясе ясала – кешенең гомерен саклап калуда бу бердәнбер ысул. Бу очракта реанимация чаралары 23тән алып 26 минутка кадәр дәвам итәргә мөмкин. Йөрәк туктаганда кеше яшәү белән үлем чигендә була, шул ук вакытта ул тирән кома хәлендә. Нәтиҗәдә галимнәр исән калган 53 кеше арасыннан 28енә сораштыру үткәргән. Аларның алтысы гына йөрәк туктаганда нинди кичерешләр кичергәнен һәм хисләр тойганын сөйләп биргән.
Үлем хәленә якын тәҗрибәгә ия кешеләр кемнәрдер авыртуларны, табиблар сөйләшүен һәм дәвалауның башка моментларын исләренә төшергән. Кемнәрдер йокыга охшаш халәтне хәтерли, өченчеләр яктылык, тоннель, гаилә әгъзаларын күргәннәр, көчле эмоцияләр, мәсәлән, мәхәббәт хисе, тойганнар. Кемдер җанның тәннән аерылуын сизгән һәм үзен үлгән дип уйлаган. Ниндидер монстрлар яисә йөзләре булмаган фигураларны күрүчеләр дә булган, ә кемнәрдер хәтта Аллаһка охшаш затны да күргән...
Галимнәр ясаган төп нәтиҗә шул: ни дисәң дә, кешеләр үлемгә якын халәт хакында хатирәләрен саклый. Алар өчен бу көчле эмоциональ стресс чыганагы була, шуңа да, бәлки, аңа арытаба игътибар итәргә кирәк булыр.
Фото: пиксабай
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|