|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2023 Әдәбият
Таң атканда (ХИКӘЯ)Сентябрьнең эссе көне иде. Бер атна буе яуган яңгырлардан соң ялтырап чыккан кояш, көзге көнне җылытып җибәрде. Ләкин юеш җирдән күтәрелгән һава парларыннан тын алырга да авыр иде. Өйләгә кергәндә кояш нурлары тәмам аздылар, әйтерсең лә кызу мунчада тун киеп утырасың... 1нче бүлек
Ачыклыкта гына түгел, күләгәдә дә эссе. Кешеләр генә түгел, терлекләр һәм кошлар да үз¬ләрен бик авыр хис итәләр. Кытай диңгезеннән менгән җылы агым Тын океан буендагы суларны да җылытып җибәргән. Халык диңгез буена агылды, суда кояш нурлары ул хәтле рәхимсез түгел иде.
Тик, диңгез буендагы тын¬лыкны бозып, якындагы хәрби полигоннан төрле кораллардан аткан тавышлар ишетелә һәм кыяларда оя корган кошлар, күңелдәге шомны тагын да көчәйтеп, фыр-р итеп күккә омтылалар.
Кыя күләгәсендә, кояш нурларыннан качып, күне¬гүләрдән арыган матрослар ял итәләр. Матросларның тозлы салкын диңгез җил¬лә¬рендә кырысланып беткән битләрендә ару белән бергә ниндидер наз да чагыла иде.
- Эх, егетләр, шушында берәр чибәркәй белән диң¬гездә су коенып, эскимо ялап, зонтик астында ятасы иде, ә?! Искән җилдән тәннәр яна. Ә без, тараканнар сыман, көне буе кыя¬дан-кыяга сикерәбез, - дип куйды арадан берсе.
- Дускаем, синең бу сүз¬ләреңә ни дип әйтим инде: беренчедән, таракан түгел, чикерткә сикерә. Чи¬бәр¬кәй¬ләр мәсьәләсенә кил¬гәндә, без аларны бинокльдан гына күрәбез. Ә синең чибәрең - итәгеңдә ята, бер ел буе кочак¬лап йөрисең инде аны - Дегтярёв пулемёты дип атала, шуны да белмисеңмени, ахмак!
- Мин синең кебек ун ел буе мәктәптә ыштан туздырып йөрмәдем шул, Евсеев. Син укыганда мин шахтада күмер чаптым. Шуңа күрә, дускаем, минем өчен чикерткәме, тараканмы бары да бер.
- Ә шулай да, егетләр, диң¬гездә коенып чыксаң, шәп булыр иде бит, ә?! Әнә нинди гүзәл кызлар кояшта кызынып яталар, может берәрсе белән танышыр идек, ә?
- Төш аннан! Куй бинокльны, йә сылу гәүдәле кызлар күреп, күзең сукыраер! Хәзер менә ротный килер дә тагын берәр утрауны дошманнан азат итәргә боерык бирер, ме¬нә шунда рәхәтләнеп су коенырсыз, әлегә ял итегез һәм эчегездән генә хыялланыгыз.
- Хыялланырга гына кала да инде, әйеме, Сарыйм абый?
Сарыйм, үзенең исемен ишеткәч, сискәнеп китте. Күзләрен йомып, әллә йок¬лап, әллә уйланып утыра иде. Ул ротада иң өлкән һәм иң тәҗрибәле сугышчы бу¬лып санала. Сарыйм авыр сулап куйды да, кулын¬дагы пу¬лемётын кыяга сө¬яп, кояшка кибәргә куйган па¬пи¬рос¬ларның берсен алып, көй¬рәтеп җибәрде.
- Хыялны, егетләр, беркем дә тыя да, чик тә куя алмый, хыялланып кына яшисе иде дә бит, тик менә булмый, күршеләр ирек бирми. Бер аҗдаһаны дөмектердек, җыйнаулашып, ә калганнары исән әле. Шуңа күрә безгә гел уяу булырга, әзер торырга кирәк.
- Сарыйм абый, сугыш бетте бит инде. Әнә, олы яшьтәге солдатларны, матросларны де¬мобилизовать итәргә ди¬гән боерык та килгән, дип ишеттем. Ә син һаман сугыш белән куркытасың.
- Мин сине куркытмыйм, ә кисәтәм, безне әле, Васютин, алда канкойгыч каты бәрелешләр көтә, шуңа күрә әзер булырга кирәк.
- Сарыйм абый, сер булмаса, әйт әле, син ничә ел хезмәт итәсең инде? Син бит мамонтлар һәм динозаврлар белән бер яшьлек, ә һаман да безнең кебек яшь егетләр арасында сугышып йөрисең. Гаиләң, балаларың бармы соң?
- Ай-һай, Васютин, син нәкъ особист кебек, сорауларны яудырасың гына. Минем күпме хезмәт иткәнемне беләсең килсә, комбаттан сора. Үзең әйтмешли, мин хез¬мәт итә башлаганда, монда мамонтлар йөри иде, үлән ашап, - дип күз кысып алды.
- Ну, Кәримов, синең авыз¬га бармак тыгарга ярамый икән, терсәктән үк өзеп ала¬сың. Шулай да, Сарыйм абый, син бит безнең ротада иң олысы, гаиләң, балаларың бармы?
- Эх, егетләр, бар инде, гаилә дә, балалар да бар. Ми¬нем өч балам - кызым Сә¬гый¬дәгә егерме бер яшь, улым Саҗит кайдадыр шушы тирәдә танкист булып хезмәт итә, Әхмәтшәет улыма да унөч яшь инде. Менә шундый карт инде мин, егетләр! Әңгәмәне бетерик, иптәшләр, әнә ротный белән замполит киләләр. Рота, смирно! Иптәш капитан-лейтенант!.. Вольно! Утырышыгыз, егетләр. Кү¬негүләр буенча ротаның әзер¬леге бик әйбәт. Әмма тук-талырга ярамый. Иптәш капитан-лейтенант, рөхсәт ите¬гез мөрәҗәгать итәргә?
- Тыңлыйм, Артамонов.
- Иптәш капитан-лей¬те¬нант, менә безнең гаскәрләр шулкадәрле көчле бит инде хәзер: ул пехотныйларны, танковыйларны, авиацияне, диңгез көчләрен алыйк... Ме¬нә шушы хәрби көчләрдән бер күмәк армия җыярга да, Япониянең квантун армиясен тар-мар итеп челпәрәмә китереп ташларга кирәк тиз арада, мин шулай дип уйлыйм, ә иптәш капитан-лей¬тенант?..
- Артамонов, квантун армиясен бик тиз тар-мар итәргә җыенасыз, ә төп¬тән¬рәк уйламыйсыз. Квантун ар¬миясе ул бит бик көчле. Аны бүрек белән бәреп, ура кычкырып кына да җиңеп булмый. Ә хәрби операция мәсьәләсенә килгәндә, бу турыда башыңны ватма. Аны уйлар өчен генеральный штабта тәҗрибәле генераллар бар. Тагын кемдә нинди сораулар бар? Бәлкем замполит Тимофей Ильичка сорауларыгыз бардыр.
- Иптәш өлкән лейтенант, рөхсәт итегез!
- Әйдә, Белдыев, бир со¬равыңны.
- Иптәш өлкән лейтенант, әйтегез әле, олы яшьтәге солдатларны, матросларны демобилизовать итәргә дигән боерык килгән ди, дөресме шул сүз?
- Ялгышмасам, Белдыев, син беренче ел гына хезмәт итәсең әле?
- Әйе,Тимофей Ильич, ялгышмыйсыз, тик сүз минем турыда бармый, безнең ротада иң өлкән һәм иң тәҗрибәле матрос бар, ул Сарыйм абый Кәримов, мин аның турында сөйлим.
- Әйе, Кәримов - ул иң тәҗрибәле матрос¬лары¬быз¬ның берсе, сез, егетләр, аның сөйләгәннәренә колак салыгыз, зыян булмас.
- Иптәш капитан-лей¬те¬нант, штаб хәбәрчесе Кариенко килә. Нинди хәбәр алып килә икән?
- Хәерлесе белән килсен инде, егетләр.
- Иптәш капитан-лей¬те¬нант, сезне һәм матрос Кә¬ри¬мовны комбат чакырта.
- Нинди мәсьәлә буенча чакырта икән, белмисеңме?
- Белмим, иптәш капитан-лейтенант, тик кәефе юк, шунысы билгеле.
- Тимофей Ильич, ротаны сәгать җидегә казармага алып кайтырсыз, ә хәзер күнегүләрне дәвам итегез! Ә без, иптәш Кәримов, комбат янына юнәлик.
- Ахыры хәерле булсын, иптәш капитан-лейтенант, гадәттегечә, комбатның кич¬кә каршы чакыруы яхшыга түгелдер инде.
- Нәрсә булса - шул була инде, Кәримов, баргач белербез. Чү, туктале, тыңла ничек өздереп сайрый бит тургай, нинди гүзәллек! Әйтерсең лә беркайда да сугыш юк һәм табигать гүзәллеге бар галәмгә сибелә...
- Тик без, иптәш капитан-лейтенант, моның ише гүзәл тынлыкка тиз генә өйрәнә алмабыз.
- Өйрәнербез, Кәримов, өй¬рәнербез, бер бетәр әле бу сугышлар да, мәңге бармас. Ә хәзер ашыгыйк, комбат соңга калып йөргәнне яратмый...
- Керергә ярыймы, иптәш капитан второго ранга?
- Керегез.
- Иптәш капитан второго ранга, капитан-лейтенант Медведев һәм матрос Кә¬ри¬мов сезнең боерык буенча килеп җиттеләр.
- Бик әйбәт булган, узыгыз, утырыгыз, мин хәзер документларны барлап чыгам да сезнең мәсьәләне чишәрбез.
Капитан второго ранга Ду¬динның бу сүзләреннән керү¬челәрнең тәннәре буенча кырмыскалар йөгереп үтте сыман. Нинди “безнең мәсьәлә”не чишәргә дәште икән? Ниндидер сәер тынлык сизелә бүген комбатның үз-үзен тотышында, башка вакытта шырпысыз кабынырга торган Дудин, бүген, ки¬ресенчә, бик тыныч иде. Дудин, батальон офицерларын киңәшмәгә җыйганда, баштан биш-ун минут бүлмәне тәмәке төтененнән җилләтә иде, ә бүген андый хәл дә булмады. Сугышчылар килүгә особист та килмәгән иде әле. Бу үзгәрешләр хәерлегә генә була күрсен иде.
Дудин ниндидер язуларга имзасын куеп бетерде дә, папкага тутырып, өстәл тарт¬масына салгач кына сугышчылар ягына борылды:
- Валерий Михайлович, ротада хәлләр ничек, күне¬гүләр ничек бара?
- Иптәш капитан второго ранга.....
- Утырыгыз Валерий Михайлович.
- Иптәш капитан-лей¬тенант второго ранга, күне¬гүләр язылган план буенча бара. Мәсәлән, бүген ике тапкыр диңгездән утрауга десантирование уздырдык. Икесе ике утрауда. Беренчесе - Рыбачий утравында, икенчесе - Гремящий утравында, икесе дә бик яхшы узды. Ике утрау¬га да беренче булып матрос Кәримов аяк басты, пулеметтан ут ачып, ротага ярдәм итте.
- Бик әйбәт алай булса. Димәк, сезнең рота хәрби боерыкны үтәргә әзер?
- Әзер, иптәш капитан второго ранга.
- Ә менә Кәримовны башка ротага күчерсәк, рота боерыкны үти алырмы, Валерий Михайлович?
- Мин сезне аңламыйм, иптәш капитан второго ранга? Ничек сез Кәримовны башка ротага күчерәсез ди?
- Мәсәлән диик, Валерий Михайлович.
- Мин бу турыда уйламадым, Вадим Андреевич.
- Ә менә хәзер уйларга туры киләчәк, Валерий Михайлович, чөнки бүген мин боерыкка кул куйдым. Иптәш Кәримов безнең иң өлкән матросларыбызның берсе, шуңа күрә аны демобилизо¬вать итәбез. Олы яшьтәге солдатларны, матросларны демобилизовать итәргә боерык килде. Шулай булгач, Кәримовны увольнять итәбез. Камбузга барып өч тәүлеклек сухой паек алырсыз.
- Сарыйм Кәримович, хез¬мәтәгез өчен зур рәхмәт! Сез һәрвакыт яшьләргә үрнәк булдыгыз.
- Служу Советскому Союзу, иптәш капитан второго ранга! Сезгә Смольяниново станциясенә таба юл тотарга кирәк булачак. Эшелоннар аннан көнбатышка таба китә. Хәерле юл сезгә, сау булыгыз! Ә сез, Валерий Михайлович, әлегә калыгыз!
Сарыйм Дудинның бүл¬мә¬сеннән канатлы кош сыман очып чыкты. Аның караеп, шадраланып беткән би¬теннән нур сибелә, ә арыган күзләреннән мөлдерәп яшьләр ага иде. Солдат әкрен генә килеп, штаб буенча дежурный өстәле каршындагы урындыкка утырды. Аның кипшенгән ирен¬нәре дерелдәп куялар, күз¬ләреннән туктаусыз яшь ага. Штаб буенча дежур¬ный¬ның ярдәмчесе матрос Карпенко Сарыймны бу кыяфәттә беренче тапкыр күрә иде. Шуңа күрә ул беравык тын гына карап торды. Ротадагы иң тәҗрибәле, иң авторитетлы матросның сабый бала сыман елап утыруына шаккатты.
- Сарыйм абый, сезгә ни булды?
- Эх, Никола дустым, ниш¬ләргә дә белмим бит...
- Нәрсә булды соң, әллә олы яшьтәге матросларны увольнять итәләр дигән боерык дөрес булып чыктымы?
- Әйе, Никола дустым, дө¬рес. Тик мин нишләргә дә бел¬мим.
- Димәк, Сарыйм абый, гаиләң, балаларың янына кай¬тасың? Котлыйм, чын кү¬ңел¬дән котлыйм!
- Нинди тавыш дисәң, һа¬ман да шул Кәримов белән Карпенко булыр инде ул. Нинди сәбәп буенча шушы хәтле куаныч ә, Карпенко?
- Кәримовка документларын биргәннәр. Олы яшьтәге солдатларны һәм матросларны увольнять итәргә диелгән боерык килгән, иптәш капитан. Өенә кайтырга, ә ул елап утыра...
- Шулаймени! Димәк, өеңә кайтырга җыенасың, иптәш Кәримов? Баштан минем бүл¬мәгә кереп чыгыйк әле, аннары күз күрер, өеңә кайтыргамы, әллә башка якка юл тотаргамы? Йә, әйдә, уз, Кәримов, оялма, утыр, тартып җибәр берне. Безнең сөй¬ләшүне исеңә төшер һәм әйт инде хәзер. Күнегүләр вакытында окопта граната шартлауда кем гаепле булды инде, Васюковмы әллә Евсеевмы?
- Иптәш капитан, мин сез¬гә күрсәтеп аңлаттым бит инде. Минем окоптан Васюков белән Евсеевның окоплары күренми. Мин күрмәдем, белмим, әйтә алмыйм кем гаепле икәнлеген.
- Уйла, Кәримов, аларның гаебе аркасында син, контузия алып, бер колакка саң¬гы¬рауландың. Менә хәзер һәм шушы бүлмәдә синең язмышың хәл ителә, йә син, күкрәгеңне киереп, орден-медальләреңне тагып өеңә, гаиләң, балаларың янына кайтып китәсең, йә бөкрәеп Колымага урман кисәргә ки¬тәсең. Сиңа уйларга биш минут вакыт бирәм, мин бәд¬рәфкә барып килгәнче.
Особист чыгып китте, ә Сарыйм, башын аска иеп, утырып калды. Аның ак болытларга менеп җиткән хы¬яллары бер мизгелдә чел¬пәрәмә килде. Ул, ни уйларга да белмичә, башын иеп, бер ноктага карап утыруын дәвам итте. Коридор буйлап барган особистның аяк тавышлары ерагая барды. Ә Сарыймның башында төрле уйлар бөтерелде, әллә чыгып качаргамы? Югыйсә, бу особисттан әллә нинди әшәкелек тә көтеп була. Аңарга тараканны басып сытарга ни дә, кеше язмышын таптап үтәргә ни...
- Юк, тукта, моның ише уйларны баштан алып ташларга кирәк. Васюков белән Евсеевның окобында граната шартлауга минем ни катнашым бар? Сарыйм шулай уйланып утырганда, ишек ачылып китте. Солдатның өстенә бер чиләк салкын су салдылармени, тәненнән салкын тир бәреп чыкты һәм, уйларыннан айнып, бүлмәгә Дудин кергәнен күреп алды.
- Сергей Ильич, сез?..
- Кәримов, син нишләп мон¬да утырасың?
- Аны мин алып кердем, Вадим Андреевич, безнең ачыкланып бетмәгән кайбер сораулар калган иде, бер бик сәер вакыйгадан...
- Нинди вакыйга инде ул, Сергей Ильич, сер булмаса?
- Сер түгел, Вадим Андреевич, егерме бишенче май көнне үткәрелгән күнегүләр барышында Васюков белән Евсеев окобында граната шартлау турында.
- Белүемчә, Сергей Ильич, ул граната шартлаганда матрослар зур зыян күрмәделәр һәм тикшерү комиссиясе ма-тросларның гаебе юк, дип таныды. Шул ук вакытта, Сергей Ильич, күнегүләр барган вакытта граната ыргыту участогында сезнең нәрсә эшләп йөргәнегез ачыкланмады әле.
- Вадим Андреевич, мин бит тәртип булсын дип тырышам.
- Шулай итеп, иптәш капитан, мәсьәлә чишелдеме? Сезнең Кәримовка башка сорауларыгыз юктыр, дип уйлыйм. Хәзер 1937 ел түгел, халык дошманы дип, һавадан алып эш ачарга йөрмәгез, Сергей Ильич.
- Ничек әйтсәгез, Вадим Андреевич, шулай була.
- Ут белән уйныйсыз, Сергей Ильич. Сак булыгыз, пешә күрмәгез. Кәримов, әйдәгез ми¬нем белән.
- Ярый, Вадим Андреевич, сезнеңчә булсын, тик мин моны истә тотармын, бер җае килеп чыгар әле...
- Менә сиңа мә, керми киткән булсам, безнең егет өенә кайтыр урынына турыга Колымага юл тотар иде бит, кара син аны!..
- Рәхмәт Сезгә, Вадим Андреевич, сез булмасагыз, бет¬кән иде минем баш.
- Кайгырма, синең гаебең юк анда.
- Булмаса да, гаеп табу андый кешегә берни түгел.
- Син, Кәримов, камбузга бардыңмы әле, паегыңны алдыңмы?
- Юк, иптәш капитан второго ранга, мин бит штабтан да чыгып өлгермәдем.
- Әйдә әле, икәү барыйк, Петрович анда булырга тиеш. Ишеге ачык, димәк, урынында.
Петровичның хуҗалыгы - батальонның азык-төлеге сак¬лана торган җир асты склады. Читтән караганда, бер-нәрсәсе белән дә аерылып тор¬маган куаклык инде менә. Петрович юан гәүдәле булмаса да, тирә-якта дан тоткан гер һәм штанга күтәрүче баһадир ул.
- Петрович, син мондамы, ә, Петрович? Хәерле көн, Петрович! Син чын күсе кебек, караңгы ояңда ятасың, кояшка чык әле, сукыраясың бит.
- Здравия желаю, Вадим Андреевич, нинди йомыш төште миңа?
- Аркадий Петрович, безгә боерык килде, олы яшьтәге матросларны демобилизовать итәргә. Батальонның иң олы яшьтәге матросы иптәш Кәримовка өч тәүлеклек паек һәм бер фляжка нарком спирты тиешле.
- Иптәш капитан второго ранга, спирт паекка керми бит, ничек инде мин аны бирим ди?
- Ярар инде, Петрович, са¬ранланма, көн саен егет¬лә¬ребезне исән-сау килеш өй¬ләренә озатып тормыйбыз бит!..
- Анысы шулай инде, Вадим Андреевич, соңгысы булмасын! Кая әле, бир вещ¬мешогыңны! Менә сиңа тушенка, сало, ипи, шикәр һәм бер фляжка наркомовский күч¬тәнәч.
- Рәхмәт сезгә, иптәш капитан второго ранга, сезгә дә Аркадий Петрович, бик зур рәхмәт барысы өчен дә. Кузгалыйм, алайса. Смольяниновога хәтле утыз биш чакрым атларга бит әле.
- Ярый, Кәримов, хәерле юл сиңа!
- Тукта, Кәримов, махор¬каң¬ны мә, калмасын!
- Рәхмәт сезгә, сау булыгыз!
2нче бүлек
Ниһаять, Сарыйм Кәрим улы Кәримов, ничә ел буе хезмәт иткән хәрби частенең тимер капкасын үтеп, туган ягына - Иске Ярмәк авылына, балалары һәм хатыны Шәмселгаян янына кайтырга чыкты. Кызарып баткан кояш нурлары аның, салкын Тын океаннан искән җил¬ләрдә өшеп, шадраланып, җыерчыкланып беткән йөзенә якты нур сибәләр иде. Шундый күтәренке кәеф бе¬лән һәр иртәне марш бросок ясый торган юлдан иркенләп атлады ул бүген. Күңеленә ятышлы яр буйлары, кыяларга оя корган кошларның дулкыннар шавына кушылып кычкырышуы хәерле юл теләп калулары булып тоелды. Кояш, көндезге юлын тәмамларга дип, салмак кына кыя башындагы сирәк агач ботакларына эленеп тора иде. Көн кызуыннан төрле ярыкларга качкан бөҗәкләр, суынып килгән соңгы кояш нурларыннан файдаланып калырга теләп, арлы-бирле очалар иде. Яңгырдан соң матураеп, яшелләнеп киткән үлән¬нәр дә, кыр чәчәкләре дә, искән җилдә тибрәлеп, башларын иеп, бу матур көн белән саубуллашалар иде. Табигать гүзәллегенә соклана-соклана атлаган Сарыйм, кыялар арасындагы арыш чәчелгән басуга килеп җитте.
Беренче карашка, башка кырлардан бер аермасы да булмаган арыш кыры Са¬рыймның бәгырен телеп, йө¬рәген әрнетеп куйды. Анда бер төркем хатын-кызлар һәм балалар урак уралар иде. Шул мизгелдә күз алдына 1941 елгы урып-җыю эшләре килеп басты. Бу эш ирләргә дә авыр иде, ә монда хатын–кызлар һәм балалар гына! Сарыймны бу уйлардан хатын-кыз тавышы уятты.
- Эй-хей, морячок, нәр¬сә уй¬га батып торасың? Әл¬лә кайсы якка барырга бел¬мисеңме? Бер дә апты¬рама, әй¬дә безнең янга, бераз яр¬дәм итәрсең! Өйлән¬де¬рербез үзең¬не, бездә яшь кызлар да, тол хатыннар да күп, көндез кырда урак урырсың, ә төнлә өйдә сабан сөрерсең! - хатыннар дәррәү кубып көлешеп алдылар.
- Нәрсә боектыгыз, кызлар? Әллә кинәт балтагыз суга төштеме?
- Куанырга әллә ни сәбәп юк шул, морячок, ир-егетләр сугышта, эш авыр, өстәвенә молотилка да ватылды.
- Нәрсә булды соң, бик нык зыян булдымы әллә?
- Зыяны зурмы икәнлеген без кайдан белик инде? Җит¬мәсә, Спиридон да район үзә¬генә китте. Без, хатын-кыз-лар, бу пәри арбасына нәрсә булганын кайдан белик?!
- Рөхсәт итсәгез, мин күз салыр идем бу пәри арбасына...
- Син күз салудан молотилка эшләп китәрме соң?
- Бер карашка зур зыян булмаган да кебек, менә кү¬рәм, ремене өзелгән, ремонтларга әйберләре булса, ясап карап була инде...
- Бар-бар, кайбер зап¬часть¬ләре менә монда, зур арбада, килегез, карагыз!
- О-о-о, кызлар, бу зап¬частьләр белән яңа молотилка җыеп була!
- Җыеп булса - җый, сөй¬лә¬неп торма, ә без сиңа ярдәм итәрбез.
- Сез ярдәм итсәгез, кызлар, точно җыябыз инде. Әй¬дә, башлыйк эшне!
Читтә, олыларның шаяртуларына әллә ни зур игътибар бирмичә, ике бала матросны кызыксынып күзәтәләр иде. Бераздан алар Сарыйм янына килеп бастылар.
- Абый, син безнең әтие¬безне сугышта күрмә¬деңме? Мин аны бик сагындым, ә ме¬нә туганым әтине бөтенләй белми.
- Күрмәдем шул, балакаем, күрмәдем. Каяле, минем тылсымлы капчыгымда бу чибәр кыз белән батыр егеткә берәр тәмле әйбер юк микән, карыйк әле! Кара син, бар икән! Менә сезгә Петрович бабагыздан бәләкәй генә күчтәнәч.
- Әнием, әнием, карале, солдат абый Макар белән ике¬безгә шикәр бирде, мә син дә ялап кара, ул шундый тәмле!
Балаларының Сарыйм бир¬гән шикәрне шундый ләззәт белән ялауларын кү¬реп, Натальяның күз¬лә¬рен¬нән яшьләр бәреп чык¬ты, ул ике баласын да күкрәгенә кыс¬ты да елап җибәрде. Аның күз алдына яраткан ире Николайны сугышка озат¬кан мизгелләр килеп бас¬ты. Ул, балык тоту артелендә эшләп, ятьмәләрен өстерәп йөри-йөри кырысланып, мо¬зольләнеп беткән куллары бе¬лән битеннән сыпырып, наз¬лап: “Елама, бәгырем, ме¬нә күрерсең, фашистларны дөмектереп, җиңү белән кайтырбыз”, - дип әйткән сүзләре, ә өч айдан похоронка алган көннәре күз алдыннан үтте. Ләкин шундый авыр югалту дәвасы булып, ике күзенә ике баласы юаныч булып калдылар. Макарның, борсаланып, итәгеннән төшеп китүе Натальяны хисләреннән аерды.
- Сез, абый, үзегезгә би¬рел¬гән паекны таратмагыз, сезгә кайтырга бик ерактыр.
- Эй, сеңелем, балаларга биргән ике кисәк шикәр бе¬лән мин әллә ни алга китә алмам. Балаларың авызына хет шикәр тәме керер, әллә алар¬ның туйганчы шикәр бе¬лән кәнфит ашаганнары бармы?
- Анысы дөрес инде, абый, балалар түгел, без үзебез дә сугыш башланганнан бирле шикәр күргәнебез юк.
- Каяле, кызлар, әйдәгез әле бергәләп менә шулай борыйк, әйдә тагын бер!
- Карале, Степанида, бу егетне безгә Аллаһы Тәгалә үзе җибәргән ахыры!
- Эй, дускаем, кем җибәрсә дә, рәхмәт яусын үзенә, молотилканы көйләп бетерә бит инде, кулларыннан гөлләр түгелә, җен кебек эшли! Карале, Клавдия, беребезнең дә башына килмәде гаиләсе, балалары бармы дип сорарга?
- Гаиләсе турында сорап торасы да юк, күрдең бит, Светлана белән Макар янына килгәч, бөтенләй эреп төш¬те, йөзе үзгәрде, бар аның гаи¬лә¬се, Клавдия, балалары да бар!
- Молотилканы көйләп җи¬бәрсә, нәрсә белән түлибез соң, Степанида? Колхоз кассасында бер тиен акча да юк бит!?
- Алай-болай молотилканы көйләп җибәрсә, алтын алкаларымны бүләк итәм, жәл түгел.
- Степанида, кара әле, әллә Спиридон кайтып килә инде?
- Әйе, ул! Монысы әйбәт булды, морячок белән үзе сөйләшер, ирләрчә.
- Нихәл, Степанида, нигә эшләмисез? Молотилка тавышы ишетелми, нәрсә булды тагын?
- Нигә син, Спиридон, кайтып җитмәс борын эт кебек ташланасың? Без әллә кояшта кызынып ятабызмы уттай урак өстендә? Менә шул пәри арбасы - молотилка ватылганга эшләмибез дә инде.
- Тагын нәрсә булды? Үзе¬гезне бер-ике сәгатькә дә калдырырга ярамый, кайтуыңа әбәзәтелне берәр нәрсәне җи¬мереп куясыз. Ә бу кем тагын молотилка янында казына? Кем аңарга рөхсәт иткән?
- Мин рөхсәт бирдем, си¬нең кайтканны көтеп торма¬дык, үзебезнең көч белән көйләп бетерә яздык. Әнә кү-рәсеңме, яннарында ир-егет булгач, кызлар да гай¬рәт¬лә¬неп китте.
- Әйдәгез әле, кызлар, бер, ике, өч, менә шулай, әйдә тагын бер, ике, өч, менә булды бусы да, ә хәзер читкәрәк китегез, кабызып карыйк.
Чых-пых килеп, трактор двигателе кабынып китте, һәм бар халык, ур-ра кычкырып, Сарыйм янына җыелды.
- Ну, морячок, җиңдең бит бу пәри арбасын, кил әле, рәхмәт йөзеннән бер суырып үбим үзеңне!
- Карагыз әле, кызлар! Валентина талпан сыман ябышты.
- Булды, булды, ул хәтле түгел, йә ошап китәр тагын!
- Йә, морячок, кем буласың инде? – дип сүз кушты Спиридон.
- Допрос ясарга әллә особый отдел хезмәткәреме?
- Мин “Ударный” колхозы председателе Спиридон Кондратьев булам.
- Ә мин, хәрби хезмәтемне тәмамлап, туган якларына кайтып баручы матрос Сарыйм Кәримов.
- Кирәкле документларың да бар инде, иптәш Сарыйм Кәримов?
- Әлбәттә, бар.
- Каяле, күз салып күрик үзләрен.
- Шушы хәтле төпченмә¬сәң дә була инде, Спиридон, бет чүпләгән чыпчык кебек. Синең белән Пелагея ничек торадыр?
- Ягез, тик кенә торыгыз! Һәр эштә тәртип булырга ти¬еш! Мин бит сине, Валентина, камыр басарга өйрәтмим, шулай булгач, кысылма.
- Син өйрәткән белән камыр басып ипи пешерсәң, ашарсың, пожалуй, баллы калач!
- Ягез инде, кызлар, ул хәтле шаулашмагыз, начальство тикшерергә тиеш. Аны шуның өчен куйганнар да, - диде арадан берсе.
- Документларың тәр¬тип¬тә, иптәш Кәримов. Молотилканы төзәткәнең өчен бик зур рәхмәт, тик менә тү¬ләү мәсьәләсен ничек хәл итәрбез? Колхоз кассасында бер тиен акча да юк бит.
- Морячок, молотилканы ремонтлап җибәргәнең өчен менә сиңа бүләк итеп минем алтын алкаларым, - диде Степанида.
Спиридон белән Степа¬ни¬даның сүзләренә Сарыймның ачуы килде, тик каршысында арыган күзләрен текәгән халыкны күргәч, йомшара төште.
- Туктагыз әле, нинди тү¬ләү турында сүз бара? Мин түләгез дип сорадыммы? Степанида, алкаларыңны урынына так, миңа бик түлисегез килсә, өлешемне, әнә, Натальяга бирерсез, балалар хакы булыр, килештекме?
- Сарыйм абый, сезне ничек бәхиллим соң бу яхшылыгыгыз өчен?..
Сарыймның сүзләре аяз көнне күк күкрәгәндәй яң¬гырады. Натальяның ике күзеннән мөлдерәп яшьләр бә¬реп чыкты. Димәк, аңа тиешле икмәк быел күбрәк була, балалары ач калмый. Әниләре елаганнан куркып, Светлана белән Макар да аңа кушылдылар. Ә Наталья, ике баласын кочаклап үбә-үбә, һаман шатлык яшьләре түкте.
- Беренчедән, ела¬вың¬нан тукта, балаларны кур¬кы¬тасың. Миңа шулхәтле рәх¬мәтле буласыгыз килә икән, әйдәгез, бергәләшеп утырып ашыйк, ашыйсым килә.
Сарыйм, арбага куйган вещ¬мешогын чишә башлагач, Сипиридон эндәшкән тавышка борылырга мәҗбүр булды.
- Сарыйм, син сидорыңны арбага куй әле, кайтыр юлың ерак, үзеңә дә кирәк булачак. Ә капкалап алырга табарбыз. Әйдәгез, кызлар, табын корыйк, ир-егетләр сөйләшсен!
Хатын-кызлар шау-гөр ки¬леп табын әзерли башладылар. Кемдер чуены белән пешкән бәрәңге китереп утыртты, кемдер яшел суган кыякларын сузып салды, кемдер җайлап кына, ак тастымалга төргән хуш исле арыш ипиен телемләп кисте. Җиргә ашъяулык җәеп корылган табынны күргәч, Сарыйм әллә нишләп китте, мизгел эчендә аның сугышка кадәр булган тормышы күз алдыннан үтте. Шулай ук аның Шәмселгаяны да печәнне чабып бетерүгә бер минутта табын корып куя иде. Аннан бергәләшеп - кызы Сәгыйдә, улы Саҗит һәм кечкенә Әхмәтшәет, шау-гөр килеп, көлешә-көлешә ашап, паровоз сыман пыфылдап торган самавардан урман үләннәре кушып пе¬шерелгән хуш исле чәйне тирли-пешә эчәрләр иде. Ниндиләр икән инде алар - аның Шәмселгаяны һәм балалары? Шәмселгаян һаман да шундый ук зифа буйлы, төртмә сүзле микән? Кызы Сәгыйдә, боргаланып аккан Сок елгасы буенда уздырыла торган кичке уеннарга йөри микән? Ә Саҗит кайда хезмәт итә икән? Күрәсе иде үзен хәрби кием кигән килеш, ниндирәк икән ул, мин сугышка киткәндәге яшүсмер малай түгел инде, чын егет булгандыр. Ә Әхмәтшәет, авыл¬дан килгән хатларга караганда, әнисенең чын яр¬дәм¬чесе булган инде...
Сарыймны уйлардан Сте¬па¬ниданың тавышы чыгарды.
- Спиридон, Сарыйм, әй¬дәгез табынга якынрак утырышыгыз, җитешегез, капкалап алыйк. Ә менә монысын, бәлки кирәге чыгар дип кенә алып килгән идем, мә, Спиридон, молотилканы көй¬ләп җибәрү шатлыгыннан, бүл-гәлә!
Сөйләшә-көлешә ашаган¬нан соң, Наталья җыр сузып җибәрде. Аның тавышы шундый йомшак, моңлы иде, әйтерсең лә талгын гы¬на аккан елгада, ишкәкләрен читкә куеп, ашыйкмыйча гы¬на агым буйлап көймәдә йө¬зәсең. Натальяның җыры таныш булмаса да, Сарыйм үзенең егет вакытлары күз алдына килде, күршедәге Под¬горный Дол авылында чу¬ашларның Березка бәй¬рә¬мен¬дә җырлашып йөр¬гән¬нәре исе¬нә төште. Ул тагын уйга чумды. Җыр шундый моңлы, матур иде, әйтерсең лә бөтен тирә-юньдәге тавышлар әллә кая китеп югалганнар, ә җыр калган. Җыр тәмамлану белән Сарыйм уйларыннан арынды һәм юлга җыена башлады.
- Ярый, кызлар, кузгалыйм инде. Сезгә бик зур рәхмәт. Спиридон, сезгә дә зур рәхмәт! Исән-сау булыгыз, миңа әле атлыйсы да атлыйсы...
- Синең үзеңә, Сарыйм, бик зур рәхмәт, исән-сау гына кайтып җит, хәерле юл сиңа!
3нче бүлек
Атлый торгач, кыялар артта калды, хәзер аның юлында күбрәк куаклар, агачлар, болыннар очрый башлады.Ул борын төбеннән үзенең яратып җырлаган “Хафизаләм иркәм” җырын көйләп атлады. Кояш бөтенләй агачлар артына төште. Кайдадыр еракта паровоз кычкыртып киткән тавыш ишетелде, ди¬мәк, тимер юлына да ерак кал-маган.
Смоляниново станциясе күз алдында уйламаган җирдән пәйда булды. Станция өч яктан бик биек булмаган таулар белән уралган. Станция үзе авылның бер башына урнашкан. Вокзалга ба¬рып җитәр өчен, авылны буеннан-буена үтәргә кирәк. Бу юлны Сарыйм ике тапкыр үтте. Беренче тапкыр бу юлны ул кире якка атлаган иде. Ул вакытта унбиш егетне диңгез ягына өлкән лейтенант Медведев алып барды. Шуннан соң күпме гомер үткән, күпме сулар аккан инде. Ә менә хәзер Сарыйм Кәримов, хезмәтен тәмамлап, исән-сау өенә, туган авылына хатыны, балалары янына кайта. Авыл урамыннан атлаганда, аны һәрбер йорттан, һәрбер өйдән күзәтеп калдылар. Вокзал бинасы тирә-як биналардан әллә ни аерылып тормый диярлек, тик түбәсе генә калай белән япкан, бөтен аерма шунда. Вокзал бинасына кергәч, турыга икенче якка, перрон ягына чыга торган ишек күренә, ике тәрәзәле касса бүлеге би¬насының сул ягына урнашкан, ә уң ягында алты рәт скамейкалар тезелгән. Ул скамейкалардан башка, стена буена, аерым җиде скамейка урнашкан. Вокзал бинасында барлыгы биш кешедән торган гаилә утыра иде. Сарыйм, хәлдән таеп, стена буендагы скамейкага килеп утырды һәм күзе белән вокзал эчен йөртеп чыкты. Аның күзенә гаҗәпләнерлек бер ни дә чагылмады, тик бинада көнбатыш ягына китүче халык кына күренде. Әзрәк ял иткәч, Сарыйм касса янына атлады.
- Хәерле көн, сеңелем! Мәс¬кәү яки Куйбышев ягына эшелон кайчан булыр икән, әйтә алмассыз микән ?
- Мин сезнең сеңелегез түгел, беләсегез килсә.
- Гафу итегез, рәнҗетәсем килмәде, тик шулай да, се¬ңе¬лем, кайчанрак булыр икән?
- Әйтә алам, әлбәттә. Ир¬тә¬гә кичкә Мәскәүгә булырга тиеш, тик төгәл сәгатен әйтә алмыйм.
- Рәхмәт, сеңелем, мәгъ¬лү¬мәтләрең өчен.
Сарыйм яңадан стена буендагы скамейкага барып утырды. Вокзалда утырган гаи¬ләдән башка, тагын ике хатын-кыз килеп утырган иде, димәк, кичкә берәр поезд була диеп, үз-үзенә уйланып утырды. Көндезге күнегүләр, молотилка янындагы тукталулар, утыз биш чакрым җәяү атлаулар үзенең эшен эшли башлады. Башын итәгендәге вещмешогына куеп йокыга китеп барганда, аның кул башына кемдер төрткәләде.Сарыйм сискәнеп уянды һәм бернәрсәдә аңламаган күз¬лә¬рен алга текәде. Аның каршында патруль солдатлар басып тора иде.
- Патруль начальнигы лей¬тенант Воронов. Кем буласыз һәм нишләп утырасыз монда?
- Матрос Кәримов, иптәш лейтенант, хезмәтемне тә¬мам¬лап туган якларга кайтам, менә минем документлар.
-Аракы белән шаяртмадыгызмы, иптәш Кәримов, йок¬лап утыра идегез ахыры?
- Иптәш лейтенант, мин аракысыз да туган якка исән-сау кайту шатлыгыннан исерек.
- Анысы шулайдыр, тик кисәтеп куям, вокзал ти¬рә¬сендә караклар әшәкелек итә¬ләр, әйберләрегезне урлама-сыннар, сак булыгыз, вещмешогыгыз бик симез күренә. Исән-сау туган якларыгызга кайтып җитегез, хәерле юл сезгә!
- Рәхмәт, иптәш лейтенант, теләкләрегез һәм кисә¬түегезгә. Эх, балалар-балалар!
- Мин сезне аңламадым, Кәримов?
- Мин, иптәш лейтенант, менә бу яшь солдатлар турында, бала гына бит әле болар! Минем дә Саҗит улым кайдадыр шушы якларда хезмәт итә, тик кайда икәнлеген белмим.
- Алар, Кәримов, балалар түгел, ә солдатлар, сау булыгыз!
- Исән-сау гына булыгыз да, исән-сау өйләрегезгә әйләнеп кайтыгыз, балалар. Нинди солдат булсын әле болар, иреннәрендә ана¬ла¬рының сөте дә кипмәгән.
Сарыйм патруль артыннан урамга чыкты һәм, күз¬лә¬реннән китеп югалганчы, солдатларның артларыннан карап торды. Тагын бер тапкыр, бала гына шул әле сез, диеп көрсенеп куйды. Әкрен генә атлап, яңадан вокзалга кереп урынына утырды. Лейтенантның караклар йө¬ри дигән сүзләрен истә тотып, Сарыйм вещмешогының бауларын кулына урады да, ярым утырып, ярым ятып вещмешогын баш астына салып, күзләрен түбәгә төбәп ятты. Аның күз алдында һаман шул яшь солдатлар, тик хәзер алар янында Саҗит улы да бар иде. Сарыйм шулай уйлар диңгезендә йөз¬гәндә, аның авырайган кер¬фекләре әкрен генә йомылдылар. Күпме генә йокы белән тартышса да, җиңә алмады, йокыга талды. Күпмедер вакыт үткәннән соң, вокзалдагы ыгы-зыгыга уянып китте һәм каршысында утырган балалы хатынга карап тора башлады. Аның йокыдан уянып бетмәгән күзләренә каршысында елмаеп Шәмселгаяны һәм улы Әхмәтшәет утыра кебек күренде. Ул, үзе дә сизмичә, аларга таба таш-ланды, аның хатыны белән улын кочаклыйсы, үбәсе, күк¬рәгенә кысасы килде. Сарыйм, бала елаган тавышка сискәнеп, бөтенләй уянып бетте дә, күз¬ләрен уды һәм үзенең вокзал уртасында басып торуын аңлады. Уңайсызланып кына гафу үтенде һәм урынына барып утырды.
Ә каршысында утырган хатын, берни дәшмичә, башын селкеп куйды һәм кырыенда утырган улын ныграк кочаклады. Сарыйм ни булганын аңламый иде, кулындагы вещмешок лямкаларын ныграк кысты. Вещмешогы аңарга ничектер җиңел тоелды, кулына күз салгач, ул вещмешокның лямкаларын гына күрде. Ә вещ¬мешогын кисеп алганнар иде, Сарыйм ялт кына урыныннан торды да уңга карады, сулга карады, тик шик¬ле яки йөгереп китүче кешене күрмәде. Ачуыннан кулындагы бауларын ыргытты да вокзал алдына чыгып басты. Ә урамда ныгытып караңгы төшкән иде. Арлы-бирле йө-герешеп, уйнашып йөргән балалар да күренми, капка алдында көнбагыш чиертеп утырган хатыннар да кереп киткәннәр. Тик авылның аргы очында этләр генә ни¬гәдер ярсып өрәләр иде. Каршысына килгән станция хез-мәткәрен туктатып:
- Карале, кордаш, нәрсәгә шушы хәтле ыгы-зыгы купкан, әллә океанда шторм башланып, дөньяны су басамы?
- Тиздән хәрби эшелон килә, шуңа юлларны чистартырга куштылар. Син дә, морячок, әйберләреңне ал да станциядән читкәрәк китеп тор. Станция тирәсендә кешеләр булырга тиеш түгел дигән боерык килде.
- Ә нигә мин вокзалдан читкә китәргә тиеш икән әле,мин дә бит эшелон көтәм?
- Ә син кайсы якка ба¬расың?
- Мәскәү ягына, өйгә кайтам.
- Ә әйберләрең кая синең?
- Әйберләремне урла¬ды¬лар, йоклап киткәнмен.
- Эй, карга, ачык авыз, документларың бармы соң, а то хәзер патруль чакыртам.
- Документларым бар, патруль тикшереп китте инде, сиңа тикшерергә калмады.
Төнге тын һаваны яң¬гы¬ра¬тып, якынлашып килгән паровоз тавышы ярды, аны ишетү белән станция хез¬мәт¬кәре ашыгып вокзал бинасына кереп китте. Сарыйм, вокзал алдындагы мәй¬дан¬чык¬тагы баганага сөялеп, үзенең яраткан “ Хафизаләм иркәм” җырын сузды.
Ак куян дип аткан идем,
Булды карның катлавы.
Аргы яктан берәү килә -
Хафизаләм иркәм атлавы.
Хафизаләм иркәм, әй,
аппагым,
Бигрәк матур калфагың.
Җыр канатларына утырып, Сарыйм әллә кайларга, туып-үскән Иске Ярмәк авы¬лына, үзенең сөйгән яры Шәмселгаяны янына күч¬те. Күз алдыннан аның Юкәле тау итәгендәге Сок ел¬гасы ярында җәелгән болында үт¬кән кичке уеннар, таң¬нар атканчы кара-каршы җыр¬ла¬шулар, чабаталар тишелеп таралганчы, Ярмәк вагына биюләр, гөрләшеп үткән печән өмәләре... Ә аннан соң, кыш җиткәч, Шәмселгаянга өйләнүе һәм инде бер-бер артлы өч баласы: бер кы¬зы һәм ике улы дөньяга ки¬лүләре, барысы да мизгел эчендә күз алдыннан йөгереп үтте. Хәтер диңгезендә йөзгән Сарыйм, кайнаган самавыр сыман, пыш-пыш килеп туктаган паровозны да ишетмәде.Ул хәзер күңеле һәм уйлары белән бик еракта иде...
ДӘВАМЫ БАР
Илшат ГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|