поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.09.2023 Шоу-бизнес

Гөлназ Шәрипҗанова: “Без үпкә сакламыйбыз”

Танылган җырчы Гөлназ Шәрипҗанова социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына, уенын-чыннын кушып, җавап биргән.

- Буегыз һәм авырлыгыгыз нинди?
- Буй һәм авырлыкта үзгәрешләр юк.
 
- Сез концертта чакта балалар кем белән кала?
- Барысына да эләгә.

- Сез баштарак кайда идегез соң? Шундый тиз менеп киттегез.
- 9 ел килдек. Килеп җиттек, димәк.
 
- Сезнең тормышта ирешкән бөтен уңышларыгыз синең аркада гына, дөресме?
- Уйлап карыйк: бер кеше бала ясый алмый, бер кеше бала таба алмый. Бер үзеңә генә тормыш корырга бик авыр. Бөтен уңышларыбыз - икебезнең фидакарь хезмәтенең нәтиҗәсе. Безнең репертуарны да Илсур сайлый, җыя. Гаиләдә ул максималист, ә мин тыйнак кына. Онытмагыз, ирем Актаныштан.  
 
- Закиров (саксофончы Айрат Закиров турында сүз) күренми башлады.
- Айрат - оста музыкант. Буш вакыты булганда ул безнең белән эшли. Биюче кызларыбыз да бер-берсен алыштырып тора ала. Безнең белән чыгыш ясаудан кала, аларның да эш, уку, шәхси тормышы бар. Һәрберсен яратабыз, хөрмәт итәбез.

- Хыялыгыз бармы?
 - Дөресен әйтәм, уйлаган юк. Өй, фатир, машина - барысы да бар, Аллаһка шөкер. Ипотеканы да рәхәтләнеп түлибез. Минем өчен эчке гармония мөһим, тиз кызып китә алам. Хәзерге вакытта диңгезгә барасы килә.
 
- Азнакайга кайтасызмы?
- Туган якта чаралар үткәрәләр, безне дә, әнине дә чакырмыйлар. Ә әни мәдәният өлкәсендә күпме еллар хезмәт итте. Заманында танылган җырчы иде. Башка районнар якташлары белән горурланалар, элемтәләрне өзмәскә тырышалар. Без үпкә сакламыйбыз. Азнакайдан дигән язу паспортта гына калды. 10 яшемнән Казанда торам, шуңа күрә үземне казанлылыр рәтенә дә кертә алам. Әби-бабай сау-сәламәт Азнакайда яшиләр.
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 18.09.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»