|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2023 Дин
Санкт-Петербургта «Беренче Баязитов укулары» уздыСанкт-Петербург дәүләт университеты мәйданчыгында «Хәзерге дөньяда дини кыйммәтләр» II дин форумы кысаларында «Беренче Баязитов укулары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференциянең темасы «Динара һәм милләтара диалог теле буларак теология» иде. Сессиянең модераторы Санкт-Петербург дәүләт университетының теология институты директоры профессор Дмитрий Шмонин чыгыш ясады. Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөфтие Равил хәзрәт Панчеевның, Санкт-Петербург дәүләт университетының Тарих институты директоры Абдулла Даудовның, Россия ислам университеты ректоры профессор Рафыйк Мөхәммәтшинның, Ислам мәгарифе, фән һәм мәдәниятенә ярдәм итү фонды директоры урынбасары профессор Али Вячеслав Полосинның сәламләүләре һәм докладлары игълан ителде. Епископ Геннадий Каскеленскийның кеше психологиясе күзлегеннән экстремизм чыганаклары темасына чыгыш ясады. Чара азагында Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Әл-Мостафа» Халыкара университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, дип яза "Татар-информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|