|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2023 Мәдәният
Казанда татар җәмәгатьчелеге Кәрим Тинчуринны искә алды (ФОТО)Бүген Кәрим Тинчуриннга 136 тулу уңаеннан, әдипне туган көнендә искә алу Тинчурин театры коллективы һәм татар җәмәгатьчелегенең Архангель зиратында К.Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салудан башланды. Искә алу чарасын Тинчурин музее җитәкчесе Розалия Чабатова алып барды. Әлеге чарада Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, театрыбызның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, Мәдәният министрлыгы вәкиле Айрат Фәйзрахманов, язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, Республикабызның композиторлар берлеге референты Илнар Фәйзетдинов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов катнашты. Айморат хәзрәт вәгазь сөйләп, драматург рухына догалар кылды. Чараны Кәрим Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова оештырды. «Кәрим ага кыска гына гомерендә шуның хәтле әсәрләр тудырган һәм, Пушкин әйтмешли, үзенә һәйкәл «кордырган». Без аны бер дә онытмыйбыз!» — дип, Фәнис Мөсәгыйтов беренче булып сүз башлады. Айрат Фәйзрахманов: «Кәрим Тинчурин мирасы — ул яңалыкка да омтылу. Һәм бу, Аллаһка шөкер, театрның бер билгесе булып тора», — дип искәртте. Искә алу чарасы Тинчурин паркындагы драматург бюсты янында дәвам итте. Килгән кунаклар театрның тарихы, хәзерге торышы турында үз фикерләрен белдерде, бюстка чәчәкләр куйды. Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе: «Мине Тинчурин театры артистларының татар теленә булган мәхәббәте, телнең барлык нечкәлекләрен аңлап сөйләүләре таң калдыра. Сездә рус мәктәбендә укыган артистлар да, татар телен яхшы дәрәҗәдә өйрәнмичә, сәхнәгә чыкмыйлар. Минемчә, нәкъ менә шушы ягы белән Тинчурин театры башка театрлардан аерылып тора. Киләчәктә дә театрга үз кыйбласыннан тайпылмаска, тамашачылапр белән бердәм булып, тагын озак еллар татар мәдәниятына хезмәт итүегезне теләп калам!».
--- |
Иң күп укылган
|