|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2023 Мәдәният
![]() Флера Сөләйманова Курган зиратында җирләндеТатарстанның халык артисты Флера Сөләйманованы Мәрҗани мәчетендә узган хушлашу мәрасименнән соң Курган зиратына озаттылар. Ул биредә күренекле сәнгатькәрләр аллеясында җирләнде. Флера Сөләйманованы соңгы юлга озату мәрасимен Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды. Озату мәрасимендә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Казахстанның Казандагы генераль консулы Ирлан Исхаков, «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов, Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров чыгыш ясады, дип яза Татар-информ.
Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Флера Сөләйманованың балаларына, җырчыны озатырга килгән халыкка рәхмәтләрен җиткерде. Ул Флера Сөләйманованың беренче адымнарын Казахстанның Актүбә шәһәрендә атлавын искәртеп Казахстанның Казандагы генераль консулы Ирлан Исхаковны тәкъдим итте.
«Мин монда очраклы кеше түгел. Бу хәбәрне ишеткәч килергә тиешмен дип уйладым. Флера апа Казахстан белән Татарстан арасында илче булган. Флера апа татар халкына казах халкы белән бәйле булган иҗат җимешен җиткерә алган», – диде Ирлан Исхаков.
Җеназа намазын Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов укыды.
--- |
Иң күп укылган
|