поиск новостей
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 27 Май
  • Илдус Габдрахманов - актер
  • Әхәт Мушинский - язучы
  • Ирек Кашапов - актер
  • Зөлфия Шакирова - җырчы
  • Ранис Газизов (1959-2020) - нәшир
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
Архив
 
15.09.2023 Җәмгыять

Белгечләр чаң суга: Татарстанда мал өчен дә, кеше өчен дә куркыныч чир табылган

Яңа Чишмә районындагы фермер хуҗалыгында бруцеллез авыруы табылган! Терлекләр арасында очрый торган иң мәкерле инфекцияле чирләрнең берсе санала ул. Бруцеллез турында ишеткәч, кайберәүләр: «Маллар авырмый тормый инде алар», – дип кул селтәр. Әмма белгечләр чаң суга: терлекләр арасында очрый торган башка чирләрдән аермалы буларак, монысы кешеләргә дә йога һәм бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин!

Сыерлар юк ителәчәк

Җәй азагында Яңа Чишмә фермеры Николай Скоковның хуҗалыгында бер-артлы үле бозаулар туа башлый. 18 август көнне бу хакта районның ветеринария идарәсенә хәбәр итә ул. Маллардан анализ алалар. Пробаларны бер генә түгел, икешәр тапкыр тикшерәләр. 1 сентябрь көнне фермерга аяктан егарлык хәбәр җиткерәләр: аның хуҗалыгындагы малларда бруцеллез чире табылган! Тәҗрибәле фермер алга таба ни көтәсен бик яхшы аңлый. Закон нигезендә әлеге чир табылган хуҗалыктагы барлык мөгезле эре терлек юкка чыгарылырга тиеш. Ә Скоков хуҗалыгында барлыгы 755 баш (!) мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 286сы – савым сыеры.
 
Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренә караганда, хуҗалыктагы авыру сыерларны Дагыстандагы махсус оешмада юк итәчәкләр. Чир йоктырырга өлгермәгән сыерларны да шундый язмыш көтә. Аларын үзебездә суячаклар.
 
– Фермер хуҗалыгында атлар да бар. Алар аерым абзарда тора. Шуңа күрә атларга кагылмаячакбыз. Хуҗалыкта 1 сентябрьдән карантин кертелде. Закон нигезендә, 15 көн эчендә аннан бөтен мал чыгарылып бетәргә тиеш. Барлык чистарту, зарарсызландыру эшләре тәмамлангач, карантин бетерәләчәк. Фермер юкка чыгарылган сыерлар өчен компенсация алачакмы-юкмы? Монысын инде Татарстан Хөкүмәте хәл итәчәк. Башта барлык чараларны тәмамлыйк әле, аннары билгеле булыр, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.
 
Фермерның хәлен чамалавы кыен түгел. Ни эшләргә җыенганын белешергә теләп шалтыраткач, хәтта сөйләшергә дә теләмәде.
 
Кагылырга да ярамый!
Республиканың Баш ветеринария идарәсендә гаеп фермерның үзендә булырга тиеш, дип фаразлыйлар. Габделхак Мотыйгуллин сүзләренә караганда, әлеге инфекция хуҗалыкка бруцеллез киң таралган төбәктән бернинди документсыз гына маллар алып кайту аркасында эләккән булырга мөмкин.
 
– Республикада малларны ике тапкыр – яз һәм көз көннәрендә бруцеллезга тикшерәләр. Хәзер дә шул эшләр бара. Ике тапкыр тикшергәндә дә күренмичә, аннары кисәк кенә чир пәйда була алмый бит инде, – ди ул.
 
Әлегә бу фаразлар гына, билгеле. Әмма шунысы төгәл билгеле: бу чир республикага үтеп кергән, һәм аны тиз арада юкка чыгарырга кирәк.
 
Бруцеллез турында сүз чыккач, соңгы тапкыр бу чир республикада моннан 30 ел элек табылган дигән хәбәр таралган иде. Ветеринария идарәсендә исә бу уңайдан да ачыклык керттеләр: соңгы тапкыр бруцеллез чире 2011 елда Чүпрәле районының Алешкин-Саплык авылы янында урнашкан дуңгызчылык хуҗалыгында табылган булган. Ул вакытта эшләр зурга китмәгән, чир таралуны туктатып кала алганнар. Габделхак Мотыйгуллин, быел да шулай булачак, дип өметләндерә.
 
– Хәзер бу хуҗалыкка тулысынча юл ябык. Аннан мал да, ит тә, сөт тә алып булмый. Димәк, башкаларның малларына, шул исәптән кешеләрнең үзләренә дә куркыныч янамый. Билгеле булганча, бу чир кешеләргә дә йога ала бит. Шуңа күрә авыру сыерның сөтен эчәргә ярамый, – ди ул.
 
Моннан тыш ул кешегә авыру хайванга кагылганда, астын чистартканда хәтта эш кораллары аша да йога ала. Бер терлектән икенчесенә исә күбрәк һава юлы, терлекнең җенес әгьзаларының лайлалы тышчасы аша күчә. Әлеге чирнең инкубация чоры 2–4 атна.
 
– Бруцеллез йоктырган буаз сыер, гадәттә, үле бозау китерә. Бу – әлеге чирнең иң төп билгеләренең берсе. Башка очракларда ул бернинди билгеләрсез генә уза. Шул рәвешле күпләр хуҗалыктагы малның авыру икәнен белмичә дә яшәргә мөмкин. Шуңа күрә үле бозау туса, шикләнергә җирлек бар. Аны тиз арада лабораториядә тикшерергә кирәк, – дип киңәш бирә Габделхак Мотыйгуллин.

Кешене дә ега
Авыру терлектән кешегә йокса да, бруцеллез кешедән кешегә иярми. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге белгече Регина Әфләтүнова шулай дип ышандыра.
 
– Кеше өчен аеруча куркыныч авыру бу. Баштарак ул үзен бернинди билгеләр белән дә сиздермәскә мөмкин. Чир акрынлап кына тамыр җәя. Аннары кешенең акрынлап буыннары, бигрәк тә аяклары сызлый башлый, ул гел тирли, тәнен бизгәк тота, хәлсезлектән тилмерә. Шуңа күрә бу билгеләрнең берсе генә булса күзәтелсә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди белгеч.
 
Регина Әфләтүнова сүзләренә караганда, мәкерле чир акрынлап кешенең барлык органнарын зарарлый. Бруцеллез бигрәк тә йөрәк, үпкә, ашкайнату, терәк-хәрәкәт аппараты, нерв һәм кан тамырлары системасына «бәрә». Ул хәтта менингит (баш һәм арка мие тышчасы ялкынсыну), артрит (сөяк, буыннар кәкрәю) китереп чыгарырга мөмкин.
 
Күреп торабыз: соңгы арада кешеләрнең генә түгел, терлекләрнең дә авырудан башы чыкмый. Маллар арасында да әле бер, әле икенче чир табылып кына тора. Габделхак Мотыйгуллин моның төп сәбәбен ваемсызлыгыбызда күрә.
 
– Уяулыкны беркайчан да югалтырга ярамый. Тавык-чебеш, мал-туарны документсыз сатып алырга ярамый. Аларның ветеринар белешмәсе булырга тиеш. Алыпсатарлардан да иң элек әнә шуны сорарга кирәк. Арзан хакка алданып, билгесез җирдән, кешедән мал сатып алырга ашыкмагыз, – дип кисәтә идарә башлыгы урынбасары.
Динә Гыйлаҗиева
Фото: shutterstock.com/ru
 
 
 
 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.09.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»