поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.09.2023 Язмыш

"Фахишә булып йөрсәм ‒ йөрим. Акча табып, барыбер аборт эшләтәм"

‒ Әни, миңа акча кирәк, ‒ дип пышылдады Асия, бүлмәгә тыныч йокы теләргә дип, кергән әнисенә. Куркуыннан тавышын эченә йотып, соргылт кара күзләрен аныкы белән очраштырмас өчен, дивар ягына табан башын борып.

Гүзәл арты белән яткан кызына текәлеп карый алмаганга үртәлеп:
‒ Нишлисең, акча белән?‒ дип сорады.
 
‒ Авырым бар, аборт эшләтмәкче булам, ‒ дип җаваплады, әнисенең нәрсә эшләтәчәген күрмәсөчен, мендәренә башы белән тагы да ныграк чумды.
 
Бөтенләй көтелмәгән хәбәрдән Гүзәл күпмедер тын ала алмый сыны белән катып калды, сизелер- сизелмәс тез буыннары калтырады, тирән итеп сулыш алгач, башыннан берьюлы мең төрле уй йөгерде. Ничек болай килеп чыкты, Аллаһым. Өлгерергә дә җитешмәгән алмадай Асиясе әле яңа мәктәпне тәмамлады. Имтиханнарын яхшы тапшырып, югары баллар җыйды. Документларын югары уку йортына җибәрделәр. Кабул итү коммисиясенең нәтиҗәләрен көттеләр. Укырга һичшиксез керәчәге көн кебек ачык иде. Хәзер килеп, менә сиңа... мә!
 
‒ Кайчан калгансың килеп чыга инде? ‒ дип, тавышына кайгыртучанлык өстәп кызыксынды ана кеше.
‒ Чыгарылыш кичәсеннән соң, ‒ дип, мыңгырдагандай гына җавабын бирде әнисенең тиргәмәячәген тойган кыз.
‒ Атасының кем икәнен беләсеме соң ичмасам?
‒ Фәнис Албурин.
‒ Ишкәнсез икән ишәк чумарын. Җүнлерәк кеше юк идемени? Нәрсәсенә кызыктың инде шул буең җитмәс коры куыкка?
‒ Үзем дә белмим инде, әни. Ул мәктәптә укыганда ук, ярата идем бит мин аны. Пар түгел икәнебезне дә аңлыйм. Ул бизнемен улы, ә мин кем...
‒ Ничек шулай килеп чыкты соң?
 
‒ Шулай килеп чыкты инде. Сез, әти-әниләр, кафедә калдыгыз, без учак ягарга, таң атканны каршыларга киттек. Шунда, бер адымда калмый, бер алдыма, биш артыма төшеп, ул миңа тагылды инде. Гел минем белән дә, минем белән. Шундый матур сүзләр сөйләде. Мин аның Алсу Вахитова белән йөргәнен дә белә идем. Алсуны син дә беләсең, байлар бит инде. Алсу банкетка килеп тормады. Аттестатын алгач та кайтып китте. Алар үпкәләшкәннәр. Фәнис колагымны иркәләү сүзләре белән тутырды. Мин иң акыллы, иң чибәр, иң сөйкемле кызыкай икәнмен. Миңа тиңнәр юк икән. Мин әзрәк шәраб эчкән идем, иркәләү сүзләренә эредем дә куйдым. Мәктәптә үк яратканым хәтергә төште. Еракта булганга гына онытылгандай тоелган, монда кырымда гына. Сагынышканбыз. Гонаһ шомлыгына каршы тагы бераз эчтек. Учак кырына килдек, аннан янә урманга кердек. Ул ай яктысында ялтыраган кондызларны күрсәтте. Йолдызлар җемелдәвен, алар арасыннан үткән спутниклар йөрешен күзәттек. Аны акылга чамалы Алсудан тартып алуыма шатланып, күкнең җиденче катында йөздем. Шатлыктан тагын эчелде. Башкасын юньле-рәтле хәтерләмим. Аңыма килгәндә, таң аткан, кояш кыздыра башлаган иде. Бар да йоклый. Берәм-берәм башларын калкыта, уяна башладылар. Торгач, елга буена төшеп юындык, кичәгедән калганнардан авыз иткәч, өйләргә таралыштык. Менә шулай килеп чыкты инде, әни.
‒ Ничә айлык?
‒ Ике.
‒ Авырлы икәнеңне каян белдең?
‒ Иринаның тестеры бар. Күңелем юктан гына болганып, башым әйләнә башлагач, сизендем, Иринага бардым. Точно, авырлымын.
‒ Фәнискә әйттеңме соң?
 
‒ Әйттем, алланың кашка тәкәсе диярсең, юньсез якын да килми, башы аягы белән каршы. Атасы мин икәнлеге кайда язылган. Миннән башка тагар кеше тапмадыңмы. Син үле исерек идең, моңардан кем тели, шул файдаланды, дип, күз дә йоммый. Җитмәсә, син каен төбендә чуп-чар тутырылган капчык сыман аунап ятканда, таңны каршыларга уяттык, селкенмәдең дә. Тауга, кояш чыкканны карарга, синнән башка бардык. Синең яныңда кем тели, шул булгандыр дип көлә. Аның шушындый шакшы сүзләреннән соң, минем баланы табасым килми. Әйтәләр бит әле әхәббәттән нәфрәткә бер адым дип.Минем белән дә шулай. Әни, акча бирәсеңме. Дөньяда яшисем килми,‒ дип сөйләп туктагач, үксегән тавышы бүлмәгә яңгырамасынга, Асия мамык мендәренә капланып сулкылдарга тотынды.
 
Мөмкин кадәр салкын канлы булып һәм сабырланырга тырышып тыңлаган Гүзәлнең акыл утырмаган кызының елау тавышы җанына тиде, тәрәзә кырына барып басты да ни кылырга белмәде. Уйлары башын кимерүне дәвам итте. Башсыз, гаиләгә кара яккан кызын акыра-акыра тиргәргәме, кулының авыртканы басылганчы, яңак төбенә сугып очрасымы. Я, Раббым, иренә ничек әйтер, нәрсә дияр. Аңардан мәңге рәтле сүз ишетермен димә. Гаязының холкы коры, ике сөйләп булашмый. Алла сакласын, кызының ничек авырга калуын белсә, икесен бергә өйдән үк куып чыгарачак. Җанга тиеп, үзен үзе тыя алмыйча, кулбашларын селкетә-селкетә, Асиясе сулкылдады. Ул, баласы кырына килеп утырып, дерелдәгән кулбашлаларын сыйпап, кызын тынычландырырга тырышты.
 
‒ Ярар, кызым, тынычлан, Алла кушмас эш булмас, бар да җайланыр.
‒ Димәк, абортка акча бирәсең! ‒ дип, яшьләрен сөртә башлаган кыз әнисеннән:
‒ Юк, кызым, бирмим. Сиңа яшисе дә яшисе. Җаныңа андый гонаһ алырга ярамый. Син яшьсең әле, тормышың яңа башлана. Азагы әйбәт булыр. Сиңа укырга кирәк, ‒ дигән җавап ишетте.
‒ Бала тапсам, ничек укыйм соң?
‒ Вакыйгаларны ашыктырмый торыйк әле. Көтик.
‒ Нәрсәсен көтәсең инде аның?Зурайганынмы? Аннан ясамыйлар да. Акча бир, сишәмбе көнгә язылдым.
‒ Шушы аборт аркасында, башкача бала таба алмасаң. Мәңге үкенеп яшәргә туры килер. Кырт кисәргә ашыкмыйк.
 
‒ Шул юньсездән бала тапканчы, лучше баласыз калам. Әни, бир акча. Акча бирмәсәң, фахишә булып йөрсәм ‒ йөрим. Акча табып, барыбер аборт эшләтәм.
 
Гүзәл, төрлечә аңлатып-аңлатып та, үзсүзле һәм кире беткән Асиясен, бала тапканлыктан, дөнья бетмәвен, ул тугач, тормыш башлана гына икәнен төшендерә алмаячагына тәмам инангач:
 
‒Ярый, акча бирермен. Берүк әтиең белмәсен. Белсә, икебезне дә бәреп үтерер, ‒ дип, кат-кат кисәткәч, баласының соравын канәгатьләндерде.
Сишәмбе көнне Асия аборт эшләтергә барды. Ярый әле унсигезе май аенда тулган иде. Юкса полиция юлында да йөрергә туры килер иде. Болай үзенә үзе хуҗа, әти-әни рөхсәте кирәкми. Бар шатлыгы шул булды. Әнисе сыман врач та баш бирмәгән кызны кире уйларга кушып үгетләп карамакчы булган иде, ул якын да килмәде. Авыртуларга да түзде, йөгеннән котылгач,үзен ирекле коштай хис итте. Баш исән булса, барсын да җиңеп чыгып була икән. Куркыныч төштәге сыман барсын да артта калдырып, күпмедер вакыт узды.
Уйламаганда, Гүзәлләрнең, тимердән эшләнеп, ромашка чәчәкләре төшерелеп,чите зәңгәргә буялган капкалары турына затлы машина килеп туктады. Машинадан төшкән кунаклар, ишекне киереп ачып, өйгә керделәр. Болар ‒ Албуриннар. Фәниснең әтисе белән әнисе иде. Килүчеләр, хәл-әхвәл сорашып, чәй өстәле артына утыру белән Фәнис белән Асиянең булачак туйлары хакында сөйләшә башладылар. Берни дә аңламаган хуҗа, аптыраган үрдәк сымак мыжып, сәерсенеп һәм гаҗәпләнеп, нинди туй турында сөйләргә мөмкин кызлары яшь әле, укыйсы бар, каян уйлап таптыгыз да каян башыгызга килде мондый нәрсә дигәнрәк җөмләләр ычкындырып, ризасызлык белдерә башлагач, Фәниснең әтисе кода буласы кешесен тыңлап һәм карап торганнан соң түзмәде:
 
‒ Сезнең Асиягез безнең ташбашның башын әйләндергән, авырлы. Бу хакта улым үзе әйтте. Гайбәтнең исе сасы, аягы озын, тирә якка таралганчы, киңәшләшик, никах укытыйк дип, килдек без сезгә, ‒ дип чәйнәп каптырды.
‒ Асия, кил әле монда, әйт әле син авырлымы?‒ дип, тавышын күтәрә биреп, ике чәркә йотып куйган Гаяз, караңгы чыраен бераз ачып, кызын чакырды .
‒ Юк, әти, син нәрсә, кем әйтә?‒ дип сорауны сорау белән җаваплады, куркуыннан коты ботына төшкән Асия.
‒ Менә Фәниснең аталары әйтә. Кызым, син курыкма. Йөрәк астыңда Фәниснең баласын йөртәсең икән, өйләнә ул сиңа. Гөрләтеп туй ясарбыз. Кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итәрбез. Чиксез шатлык бит. Беренче онык. Кызмы, малаймы? Курыкма әйт.
‒ Юк, мин авырлы түгел. Фәнискә шаярып кына әйттем, шуны чынга алган, мин авырлы түгел, ‒ диде, күзләрен яшь элпәсе каплаган Асия.
‒ Менә мәсьәлә дә хәл ителде. Улыгызны шаяртканы өчен, кызыбызны гафу итегез. Хәзерге яшьләрне аңламассың, ‒ диде Гаяз, Албуриннарны озатканда.
 
Асия үзенең бүлмәсендә, Фәнисне каргый-каргый, үзен сүгә-сүгә буылып елый иде. Юньсез, юкка чыккан, арыш боламыгы, өйләнәм дип, башта ук әйтсә ни була. Мин сантый да әнине, врачны тыңлап тормый, ашыгып “вертолет”ка менеп яттым, тизрәк котылам имеш. Кемгә нәрсә исбатладым инде. Уллары җавапсыз булса да,Фәниснең аталары нинди яхшы кешеләр икән. Уйсыз мин, уйсыз. Әни могаен бары да әйбәт булырын йөрәге белән тойгандыр, югыйсә, сабырланырга кушмас иде. Нигә генә шулкадәр зур гонаһларга батып, Алла биргән бүләкне юк иттем икән. Елый торгач, яшьләре дә кибеп бетте. Чакырсалар да кичке ашны ашарга да чыкмыйча, диванында аунады да аунады. Төнлә аның янына тавышсыз-тынсыз гына әнисе керде, кызын торгызып күкрәгенә кысты. Йөрәк төбеннән чыккан сүзләр белән иркәләп юатты. Асия яшен йотып, башын аның куенына салды. Аналы-кызлы бергәләп озак еладылар. Үкенүдән ни файда. Җан сызлавы елап кына басылмый шул.
 
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
сентябрь 2023
Фото: фрипик.ком

---
Ирек мәйданы
№ --- | 15.09.2023
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»