|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2023 Хәвеф-хәтәр
Казанда да экстрен рәвештә бортында 245 пассажир булган самолет төшеп утырганЯкынча мәгълүматлар буенча, бүген 05.15 сәгать тирәсендә Азур Эйр авиакомпаниясенең AZV946 рейсы белән Хургада - Түбән Новгород маршруты буенча очкан Боинг-757 һава судносы Казан аэропортына төшеп утырган. Моңа Стригинодагы метеошартлары сәбәп булган. Самолет экипажы төшәр алдыннан техник сәбәп буенча көтү зонасы сораган. Самолет уңышлы утырган. Һава судносы бортында 245 пассажир булган, дип яза Татар-информ.
Росавиация инспекциясе тарафыннан бу факт буенча тикшерү уздырыла.
Транспорт прокуратурасы тикшерү алып барачак һәм сәбәп булган очракта прокурор чараларын күрәчәк.
Моңа кадәр язган идек: Пассажир самолеты ашыгыч рәвештә төшү урыныннан видео чыкты
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|