поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.09.2023 Җәмгыять

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Иске Байсар авылына 450 ел тулуын исбатлаган

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, танылган язучы Вахит Имамов Актаныш районындагы Иске Байсар авылына 450 ел тулуын исбатлаган. Ул әлеге истәлекле датаны билгеләп үтәргә кирәк дип саный.

«1653 елгы тарихи документта Уфа провинциясе канцеляриесе Бүләр авылында гомер итүче 80 яшьлек карт Байсар Күзәш улының воевода Иван Франзбеков исеменә язган үтенечен терки. Үтенечтә Байсар карт үзенең бу авылда 80 ел буе дәүләткә тиешле ясакны бер елда да өзмичә, даими рәвештә Уфага – 10 сусар, Казанга 2 сусар тиресе һәм 5 батман бал күләмендә түләп килүе турында бәян итә. Өлкән яшьтә булуы сәбәпле, әлеге ясак күләмен бүгенге Мөслим районы Турыш авылы крестьяны Айтуган Сабаков белән бүлешеп түләргә рөхсәт бирүләрен сорый», – ди В.Имамов.
Аның әйтүенчә, әлеге документ Бүләр-Байсар авылының тарихын 1573 ел белән бәйләргә нигез бирә. «Димәк, быел Иске Байсар халкы үз авылларының 450 еллыгын билгеләп үтәргә хокуклы. Безнең якта башка 450 еллык авыллар юк. Бу бөтен татар халкы өчен кирәкле чара. Агыйдел олысы Болгар дәүләте чорында ук булган, Гәрәй, Бүләр, Кыргыз, Янәй һ.б. волостьларда татарлар яшәгән. Ул – хәзерге Татарстан һәм Башкортстан республикаларындагы чиктәш территорияләр. Бу чара башкорт мөтәгалимнәренең Минзәлә өязе җирләренә борын сузуын туктату өчен дә кирәк. Чөнки 1550-1570 елларда гына түгел, хәтта әле 1750-1800 елларга кадәр дә Казан белән Уфа арасында, ягъни Кама аръягында сыңар гына да «чиста» башкорт олысы урнашмаган булган».
 
 
В.Имамов Байсар авылының 450 еллыгын район күләмендә үткәрергә, чарага Байсар авылыннан башка җирләргә күчеп киткән кешеләрне дә чакырырга кирәк, дип исәпли.
«Байсар авылыннан биш чакрымда 1738 елда Мәчти-Наратлы, 1860 елларда Сөн елгасы буйлап ике чакрым югарыда Яңа Байсар авылы барлыкка килә. Шул ук елда иллеләп гаилә Башкортстандагы Яңавыл районына күчеп китә һәм андагы Биз елгасы буенда янә Байсар исемле өр-яңа авыл кора, ул үз исемен алыштырмыйча 2015 елга кадәр гомер итә. 1927 елда Иске Байсар авылыннан аерылып, Сөн аръягында Чишмәбаш саласын нигезләгән якташларыбызны да онытырга ярамый», – ди ул.
В.Имамов 1773 елдагы Пугачев күтәрелешендә Байсар авылыннан гына да 31 кеше катнашуын ассызыклый. «Байсар авылы турындагы китабым күптән әзер инде, кайчан да булса басылып чыгар, дип тә өметләнәм. Китапта бик күп архив документлары урын алды. «Европада татар җайдаклары» дигән аерым бүлек бар, анда мин 1757 елда Пруссиягә ясалган походта Актаныш төбәге һәм якын-тирә 18 авылдан киткән 80 кешенең исемен, шул исәптән, Байсар авылыннан дүрт кешенең исемен тәкъдим итәм. Россиядә булган барлык тарихи вакыйгаларда да Байсар авылы халкы актив катнашкан. 1812 елдагы Ватан сугышына да Байсарлылар барган, икешәр медаль алганнарының исем-фамилияләре билгеле. Ләкин Татарстан хөкүмәте, фән белгечләре дә бу турыда белергә, каһарман якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерергә теләми.
 
Югыйсә, бик күп бабайларыбыз 1757, 1771, 1812 елларда ук Пруссия, Польша, Франция җирләрендә һәлак булган. Тик ни өчендер, Татарстанда әлеге вакыйгаларга бәйле бер генә һәйкәл дә юк. 1914 яки 1941 елларда һәлак булган бабаларыбыз кебек үк, 1812 елгы Ватан сугышында башын салган бабаларыбыз да безгә кадерле, алар да бүгенгеләр өчен бер үк кан, бер нәсел бит», – дип ачына танылган язучы.
 
Зилә МӨБӘРӘКШИНА, Мәдәни җомга
 
Рифкать БИЛДАНОВ фотолары.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.09.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»