поиск новостей
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Ноябрь
  • Илфат Абдрахманов (1961-2020) - диктор
  • Рифат Фәттахов - продюсер
  • Гөлнара Мулланурова - җырчы
  • Рауль Мир-Хәйдәров - язучы
  • Рафил Сәлахетдинов - эшмәкәр
  • Латыйф Җәләй (1894-1966) - тел галиме, әдәбият тәнкыйтьчесе
  • Павел Павлов (1957-2019) - дин әһеле
  • Фәрит Мәмәш (1944–2004) - актер
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
Архив
 
08.09.2023 Сәясәт

“Бердәмлек” юл ярып баручылардан булды

Дөньяда иң кадерлесе - вакыт. Моны бөтен булган вәгазьләр дә исбатлый. Рәфгать ага Әһлиуллин исә яшәргә ашыкты, вакытны куалап барды кебек. Эшләгән эшләре дә бик күп бит аның. Үткәннәргә борылып карасаң, “Бердәмлек” газетасының 5, 10, 15, 20, 25, 30 еллык юбилейлары, юл казыклары кебек, татар тарихы битләренә язылып бара. Казыктан казыкка барып җитү өчен күпме көч куелган, күпме эш эшләнгән!

Нәтиҗәләре дә сокланырлык бит!
 
“Бердәмлек”нең 15 еллыгын бәйрәм иткән елда мин хаҗга барган идем. Рухланып, бар булмышы белән дингә инанып кайткан гади хатынның хаҗда күргән-белгәннәре “Бердәмлек” газе¬тасында басылып чыкты һәм киләчәк буын кешеләренә мирас булып калды. Мин моның өчен Рәфгать абыйга чик¬сез рәхмәтлемен.
 
2009 елда Россия Жур¬на¬лист¬лар берлегенең өлкә бүлеге оештыр¬ган XXVI спартакиада бәйгесендә “Бер¬дәм¬лек” газетасы коллективы да катнашкан иде. Ул вакытта Рәфгать Әһлиуллинның, шахмат буенча халык¬ара грос¬смейстер Павел Скачковка кар¬шы торып, диплом алганын хәтерлим. Рәфгать Нәбиулловичның зур башы¬на ниләр генә сыймый иде бит! Шул ча¬кларда Татарстан Республикасы пре¬зиденты Минтимер Шәймиев Указы нигезендә Рәфгать Әһлиуллинга “Та¬тарстан Рес¬пуб-ликасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме дә бирел¬де.
“Бердәмлек” газетасының 20нче туган көненә карата да газетада бик күп мактау, рәхмәт сүзләре языл¬ган иде. “Матбугат.ру” сайтында да аңа зур бәя бирүчеләр күп булды. Татарстанның иң популяр сайты аша “Бердәмлек” бөтен дөнья күләменә чыкты һәм аның битләрендә басылган иң кызыклы, мәгънәле язмалар белән даими танышып бару мөмкинлеге туды. Россия төбәкләрендә чы¬гып килүче милли басмалар арасын¬нан “Бердәмлек” юл ярып баручылардан булды”, - дип яза Мордовия Республикасының Россия жур¬налист¬лар берлеге әгъ¬засы Шамил Җәлимов.
 
 
Шулай ук Татарстанның “Без - бергә” айлык кушымтасы да - “Бер¬дәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать Әһ¬ли¬ул¬лин инициативасы бе¬лән туган бала. Бөтендөнья та¬тар конгрессының матбу¬гат хезмәткәрләре очрашуына бар¬ган саен ул шушы тәкъдим белән чыкты һәм, аның бу фикеренә таянып, “Шәһри Ка¬зан” редакциясендә эшләп чыгарылган саллы басма татар газета¬лары аша регионнарга да барып җитә башлады.
Самара өлкәсе хөкүмәте дә, татар га¬зетасында эш¬ләү¬че журналистларның хез¬мәте белән кызыксынып, бәйгеләр¬дә, конкурслар¬да катнашырга өндәп то¬ра. Димәк, ул елларда да, хә¬зер дә газетаның аб¬руе бар. Мәсәлән, Рәф¬гать Әһ¬ли¬уллин күпьеллык хез¬мәте өчен губернаторның “За труд во благо земли Самарской” күкрәк бил¬гесе бе¬лән бүләкләнде, ә Эльмира Шәвәлиева, өлкә журналистлар кон¬курсында катнашып, “Репортер” но¬минациясендә өченче дәрәҗә Диплом алу бәхетенә ирешкән иде. Шулай ук “Бердәмлек” газетасы коллективы Татарстанның “Бәллүр каләм” преми¬ясен яулаган милли басма да ул.
 
Газетаның 25 еллык юбилее да бик күркәм үтте. “Бер¬дәмлек”нең мат¬ди кыенлык¬ларын аңлап, өлкә “Дус¬лык” иҗади-иҗтимагый оешмасы пре¬зиденты Фәхретдин Канюкаев газетага зур бәя бирде, булышырга ышандыр¬ды һәм булышты да. Самараның “Победа” мәдәният йортында узган юби¬лейда без, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, күргәзмәләр оешты¬рып, бәйрәмгә милли аһәң кертергә бу¬лыштык. Ахырда, “Татар кафесы”нда кич утырганда, чит өлкәләрдән килгән кунаклардан шундый ук матур сүзләр ишетергә насыйп булды.
 
...Рәфгать абый биш ел инде дөньяда юк, ә аның “Бердәм булыйк, бергә булыйк!” дигән сүзләре әле дә актуаль булып кала. Без һаман “Бердәмлек” белән, без һаман да бергә!
 
Урыныгыз җәннәттә булсын, Рәфгать абый!
 

Разия ӘЮПОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 08.09.2023
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы