поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.09.2023 Язмыш

Биш баласын югалткан Фәрзәнә Зиннурова: «Башка ачы хәсрәтләр күрергә язмасын иде»

Апас районының Югары Акхуҗа авылыннан Фәрзәнә апаны язмыш бик сыный. Алты баласының бишесен, гомер иткән ирен җир куенына сала ул. Йөрәге тулы ачы хәсрәт булса да, күңелен төшерми. Өч оныгы хакына яшәргә көч таба. 67 яшендә өч кызга опекун була. Шушы көннән башлап, сабыйларга әти дә, әни дә, әби дә ул.

– Үз хәлемне үзем генә беләм. Әмма зарланасым килми. Аллаһы Тәгалә язмышыма шулай язган икән, нишли алам соң? Беркемгә дә үпкәләп булмый. Һәркем үзенә тиешлесен күрә, – ди Фәрзәнә апа. – Ирем Рафик белән начар яшәмәдек. Тормышта ни генә булса да, уздырып җибәрә белдек. Ачы хәсрәтләр  аның да, минем дә сәламәтлегемдә эз калдырды.  Ирем белән 4 балабызны җирләдек.  1997 елда Рамилем үлде. 2012 елда кабат кайгы җиле ишек шакыды. Бу юлы Сирин вафат булды. Тагын җиде елдан декабрь аенда ике баламны мәңгелеккә югалттым. 2021 елның 1 декабрендә Марс исемле улым авырып китте. Казанга хастаханәгә илтергә кирәк иде. Кызым Алсу аны озатып йөрде. Тик табиблар аны коткара алмады. 25 декабрь төнендә исә Алсу үзе үлеп китте. «Йөрәк», – диделәр…
 
Алсуның өч баласы ятим кала. Олы кызы Азалиягә – 14 яшь, уртанчысы Зәринәгә – 8, кечесе Ясминәгә 3 яшь була. Алсу беренче ире үлгәч, тагын кияүгә чыга.
 
– Алсу үлгәч, ире үзенең туган ягына китеп барды. Күп тә үтмәде, аның үлгән хәбәрен җиткерделәр. Шулай итеп, оныкларым өчесе дә тома ятим калды, – дип сөйли Фәрзәнә апа. – Башта аларны ятимнәр йортына аласылар иде. Ничек итеп ул балаларны өйдән җибәрим ди?! Карамасардагы өебездә шартлар уңай түгел, диделәр. Акхуҗа авылындагы кызымның йортына күчендек. Анда тиешле шартлар бар иде. Сабыйлар белән шунда  яши башладык. Алар өчесе дә бик елады инде. Бөтенебезгә дә бик авыр булды. Хәзер инде әкренләп Алсусыз тормышка өйрәнеп киләбез, – ди Фәрзәнә апа.
 
Азалиягә 18 яшь тулган. Апаста техникумда пешекче-кондитерга укый икән. Зәринә быел 7 нчегә, Ясминә 1 нче сыйныфка киткән.
 
– Әле ярый шушы балаларым бар, дим. 2021 елда инсульт булып, ирем үлеп китте. Бу кайгы да ялгыз йөрмәде. 2022 елда дүртенче улым Фәнис вафат булды. Шушы оныкларыма юанып, хәсрәтемне күтәрә алдым, – ди Фәрзәнә апа. – Авылда эшнең бетәсе юк бит инде аның. Ялгыз интегүемне күреп, мине Фәргать исемле кешегә димләделәр. Ул безгә яшәргә күчте. Бик акыллы кеше. Кызларым бабай дип өзелеп торалар. Заманында дүрт балалы хатынга өйләнеп, шул сабыйларны үзенеке итеп үстергән ул. Тик картлыгында ялгыз калган. Шөкер, хәзер берүзе түгел инде. Миңа да иптәш, терәк әле ул. Шөкер, матур гына  яшәп ятабыз.
 
Фәрзәнә апа кешеләрнең яхшылыгына шакката. Алсуы үлгәч, аңа кемнәр генә килми. Алсуының дусты Альбина Бәшировага да рәхмәтле ул. Альбина Фәрзәнә апаның тормышы хакында башкаларга сөйли.  Кызларга ярдәм дә оештыра. Әле менә күптән түгел барысын да Казанга алып барган. Җырчы Венера Шәмиева бу гаиләгә ярдәм итәргә теләвен җиткергән.
 
– Венера акча бирде, без балаларны мәктәпкә әзерләдек. Бик матур киемнәр алдык. Аннары безне кунак итеп тә җибәрде. Бик сөенеп кайттык. Безне зурлаган өчен Аллаһы Тәгалә үзләренә көтмәгән җирдән сөенеч бирсен, – ди Фәрзәнә апа. – Хәзер бар теләгем ничек тә авыруларга бирешмичә, сынатмыйча яшәү. Шушы балаларны аякка бастыра алсам иде, дим. 71 нче яшем белән барам бит инде. Һәр бала әти-әниле булып үссен, дип телим. Безнекеләр төсле ятимлек күрмәсеннәр. Баласын югалткан әниләр сабыр итсен. Башкача мөмкин дә түгел! Биш баламны югалтып та, түзәм бит әле. Инде бүтән ачы хәсрәтләр күрергә язмасын!
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.09.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»