|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2023 Мәдәният
Рифат Фәттахов: Татар җыры бетми, талантлы татар җырчыларының яңа дулкыны күтәрелә18 сентябрьдә Ваһапов фестиваленең ХХ юбилей сезонын гала-концерты була. Гала-концерт вакытында яңа лауреатларны тәкъдим итү белән беррәттән гран-при иясе дә билгеләнәчәк. Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында уза. «Концертның максаты – быелгы яшь башкаручылар бәйгесенең лауреатларын тәкъдим итү. Бу бәйге бик уңышлы үтте. Татарда шәп яшь җырчылар бар. Татар җыры бетми, бәйге шуны күрсәтте. Яшь, талантлы татар җырчыларының яңа бер дулкыны күтәрелә. Яңа сезонга дулкынланып керәбез», – диде журналистлар белән очрашуда. Директор гран-приның федераль грант хисабына биреләчәген әйтте. «Ел башында финанс яктан бераз авырлыклар бар иде. Март аенда бәйге башланганда лауреатларга бирергә бер тиен акча юк иде. Талантларны күргәч, без аларны читкә этәрергә тиеш түгел, дидек. Без республика җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать иттек, Татарстан Рәисе безне хуплады. Бездә федераль грант бирелде. 300 мең сумлык гран-при билгеләргә мөмкинлек туды. Бу көннәрдә жюрины җыеп, гран-при иясен билгеләрбез», – дип сөйләде ул. Концертта Рөстәм Асаев, Гөлназ Асаева, Илнар Миранов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм башка җырчылар булачак, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|