|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2023 Криминал
Булмаган интим 1 миллионга төшкәнБашкортстанда Мәләвез районында яшәүче 42 яшьлек ир-ат, интим-хезмәтләр алырга өметләнеп, мошенникларга 1 млн сумга якын акча күчергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат шактый күп эчкән һәм тән ләззәте алырга теләгән. Интернетта ул бер белдерү тапкан һәм билгесез кешегә шалтыраткан, үз адресын әйткән, ә аннан соңгысы - томандагы кебек. Аферистлар төрле номерлардан шалтыратып, төрле сәбәпләр белән акча күчерүне сораган. Башта - алдан түләү рәвешендә, аннары уйлап чыгарылган проблемалар барлыкка килгән һәм башкалар.
Исерткеч эчемлекләр эчкән ир-ат интим хезмәтләр алырга шулкадәр теләгән ки, хәтта банк бүлекчәсенә барып, касса аша шәхси тупланмаларын җибәргән.
Әмма вәгъдә ителгән хезмәтләрне ала алмаган.
Мошенниклар ир-атны өч көн тозакта тоткан. Бу вакыт эчендә ул аферистларга 900 мең сумнан артык акча күчергән. Җинаять эше кузгатылган.
Фото: пиксабай
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|