|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2023 Дин
Замана абыстае нинди булырга тиеш?Казанда быел беренче тапкыр “Абыстайлар җыены” узды. Әлеге форумда Татарстанның 35 районыннан, Казан мәчетләреннән 100 дән артык мөслимә катнашты. Республика Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә ханым ҖИҺАНШИНА белән әңгәмәдән өзек:
— Бүгенге заманда абыстайлар — төрле юнәлештә тәҗрибәсе, белеме булган, халык белән эшли белүчеләр. Алар — остаз. Элек җәмгыятьтә психологлар бик булмаган. Кешенең күңелендә борчу булса, сорау туса, мулла, абыстайларга ярдәм сорап килгәннәр. Алар исә Аллаһның кушканнарын җиткереп, дөрес юлдан барырга өйрәткәннәр, проблемаларны хәл итәргә булышканнар. Шушы юнәлешне яңадан кайтарасыбыз килә. Быел уздырылган форумда да бүгенге замана абыстайларына бу эшне алып барырга дип тәкъдим ясадык. Җәмгыятьтә гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы сораулар күп, кемдер депрессия хәлендә, икенче берәү эшкә урнаша алмый, ниндидер авырлык килеп туса, яшәү теләге качкан кешеләр дә очрый. Эшләре ул теләгәнчә бармаса, аптырашта калучылар бар. Менә шул чакларда мулла-абыстайлар ярдәмгә килә алсын иде.
Фото: https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_23900
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|