|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2023 Җәмгыять
«Җиде юл чатында» сериалының соңгы кадрлары төшерелде (ФОТО)«Яңа Гасыр» каналы һәм «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерә торган «Җиде юл чатында» дип исемләнгән сериалны төшерү процессы тәмамланды. Дүшәмбе көнне төшерү мәйданчыгында финал күренешләренең берсен төшерделәр. «Җәй башында, беренче эпизодларны төшерә башлаганда, без ТНВда чыгачак сериалга «Юллар чатында» дигән эш атамасы биргән идек. Йомгаклау эшенә килеп җиткәндә, барлык атмосферасын белгәндә, төшерү урынын да истә тотканда эфирга чыгачак исемне «Җиде юл чатында» дип калдырырга булдык», дип сөйләде сериалның сценарий авторы Альберт Шакиров. Альберт сүзләренчә, әлеге сериалны төшергәндә алдагы иҗат җимешләре тәҗрибәсе, тамашачы фикере дә истә тотылган. Мәсәлән, сериалны уртасыннан карый башласаң да, алдагы серияләрдә сүзнең нәрсә турында барганлыгын аңлап булачак. «Яңа Гасыр» каналының генераль директорының беренче урынбасары Илшат Сафиуллин: «Төшерү эшләре тәмамланды, хәзер инде монтажга күчәбез. Тамашачы без төшергән сериалларны яратып карый һәм көтеп ала. Хәзерге вакытта тамашачыбыз хозурына татарча сериал җиткерә алуыбызга шатбыз», дип белдерде. «Җиде юл чатында» сериалында тамашачыларга бер автозаправка станциясе кысаларында барган вакыйгалар, тормыш хәлләре турында сөйләнәчәк. Ягулык салу станциясе — юллар, кешеләр язмышлары кисешә торган урын. Бирегә һәркем үз уйлары, проблемалары, дөньяга карашы, тормыш «багажы» белән килә һәм һәрберсе үз юлын табарга тели. Үрнəк саналган заманча ягулык салу станциясенə үзəк офистан Ясминә исемле яңа хезмəткəр җибəрəлəр. Ясминә исə килə-килештəн үзенең моңарчы җитəкчелек игътибарсыз калдырган тəкъдимнəрен тормышка ашырырга тотына һəм тиз арада нəтиҗəгə ирешеп барысына да ни дəрəҗəдə булдыклы икəнлеген исбатларга омтыла. Аның юлында көтелмəгəн бердəнбер киртə - шушында ук официант булып эшләүче элекке мəхəббəте Булат. Сүрелеп бетмəгəн хислəре, җитəкченең кырыслыгы белəн көрəшеп, Ясминә шундый үзгəрешлəр башлап җибəрə ки, аларга ияреп бөтен заправка коллективының һəм килүче клиентларның да тормышлары да көтелмəгəн борылышлар ясый, дип хәбәр итә «Яңа Гасыр». |
Иң күп укылган
|