|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2023 Шоу-бизнес
"Акчалы кеше җырчы, биюче чакыра"Интернетчылар кызыклы фикерләре белән бүлешә. Алар фикеренчә, зур туйларның модасы бетеп килә. Гамил НУР, Казан, шоумен:
— Тамадага, син тик кенә тор, үзебез җырлыйбыз, биибез, диючеләр очрый. Ник тик утырасың, эшлә бераз, дип әйтүчеләр дә бар. Бертөрле туйлар, кунаклар юк. Башкортстан, Пенза, Самара, Мордовия, Чувашстан татарлары тумыштан дәртле. Алар җырлый, бии, уйный. Котлауларны кыска тотам, биетәм, җырлатам. Акчалы кеше җырчы, биюче чакыра. Алар да халыкны кыздыра белә.
Иң зур шатлыгым — Казаннан Башкортстанга тамада булып йөрдем. Ә ул якта үз тамадалары бик талантлы, көчле. Мине алар эшли алмаган юнәлештә — аракысыз, катлаулы туйларга чакыра иде. Тик соңгы елларда зур туйлар модасы бетте. Кешеләр йә туйсыз, йә тыйнак кына никахны өстен күрә башлады.
Айгиз МИФТАХОВ, Кайбыч, машина йөртүче:
— Август башында Казанның бер матур кафесында туй үткәрдек. Бәйрәмне оештырырга 500 мең сумнан күбрәк акча китте. Ләкин туй үзен акламады. Кунаклар 300 мең сум салды. Төп максат акча эшләү, тотылган чыгымны кайтару түгел иде анысы. Кайбер туганнар арасында, әллә туй ясап интекмисезме, чыгымы күп бит, дип әйтүчеләр дә булды. Ничек инде аны уздырмый калырга мөмкин?
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ |
Иң күп укылган
|