|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2023 Авыл
Халык синоптигы Рәис Шәкүров: "Бөтен сере шунда"Халык синоптиклары буларак танылган Әмир Шәрәфиев һәм Рәис Шәкүров үз фаразлары белән уртаклаша. "Көз нинди булыр?" дигән сорауга болай дип җавап бирәләр: Әмир ШӘРӘФИЕВ, Балтач районы Яңгул авылы:
— Сентябрьдә җылы көннәр булачак әле. Көзнең беренче ае, гомумән, матур килер дип уйлыйм. 14 сентябрьне “Симән көне” дип йөртәбез, шул вакытка яфраклар саргайса, әйбәт.
Рәис ШӘКҮРОВ, Арча районы Ашытбаш авылы:
— Бәрәңге алуны күпләр инде төгәлләде. Кемнәр алмаган, ашыкмаска кирәк. Сабагы яшел булса, ул үсәчәк. Ун көн элек алып карадым, бәрәңге начар иде. Кичә-бүген казыдым, эреләнгәннәр. Тагын егерме көннән йодрык кадәр була әле алар. Җир астында тора икән, сабагы кипкән булса да, бәрәңге салкында тәмләнә, ярмалана гына. Әле җылы көннәр булачак. “Синең бәрәңге тәмле”, — диләр. Чөнки ел саен сентябрь ахырында гына алам. Бөтен сере шунда. Быел көз иртә килә, чөнки яз иртә башланды. Сентябрь, октябрь яңгырлы булыр.
Фото: фрипик.ком
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|