|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2023 Криминал
50дән артык наркотиклы төргәге булган 17 яшьлек мәктәп укучысын тоткарлаганнарУфада яшәүче укучыны 50дән артык төргәк наркотик белән тоткарлаганнар. Бу хакта «Кызыл таң» яза. Уфада 17 яшьлек мәктәп укучысы Алисә (исеме үзгәртелгән) төнлә «эшкә» чыккан. Аның үзендә 54 төргәк наркотик матдәләр булган. Полиция хезмәткәрләре аның белән башка зат исеменнән аралашкан. Хокук хезмәткәрләре кызның эзенә берничә ай элек төшкән булган.
Барысы да план буенча барган. Кыз наркотикларны тапшырганда, полиция хезмәткәрлре аны кулга алырга тиеш була. Алисә моны аңлап, алардан качмакчы була. Шунда ук сөйләшүләр барган телефонын да бәреп ватарга тырыша, әмма җитешә алмый. Кызны тоткарлаганнар. Хәезр тикшерү эшләре бара.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|