поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
31.08.2023 Спорт

Яшел Үзәндәге хәйрия йөгерешендә меңнән артык кеше катнашачак

3 сентябрьдә Яшел Үзәндә «Кеше приюты» проектының 5 еллыгы хөрмәтенә «Йөгер! Ярдәм ит! Яшә!» дип аталган беренче хәйрия йөгереше узачак. Анда меңнән артык кеше катнашачак, ә гомуми приз фонды 100 мең сум тәшкил итә. «Кеше приюты» попечительләр советы рәисе Ильяс Гыймадов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Барлык катнашучылар да, яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, төрле дистанцияләргә йөгерәчәк. Балалар өчен – 500 метрлы, олылар өчен 1,5 һәм 5 километрлы дистанцияләр каралган», - диде Гыймадов.
 
Йөгерештә катнашучыларны бушлай пылау белән сыйлаячаклар, балалар өчен анимацион программа, бүләк уйнату, бәйгеләр, бүләкләр каралган, дип яза Татар-информ.
 
«Йөгерештә катнашу өчен символик суммада акча күчерергә кирәк. Җыелган барлык акча мохтаҗларга биреләчәк, - дип искәртте спикер. – Моннан тыш, теләгән һәркем, киемнәр алып килеп, мохтаҗларга тапшыра алачак».
 
Оешманың максаты авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне социаль мохиткә кайтаруга юнәлдерелгән, дип искәртте Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев.
 
«Кеше приюты» проекты кешеләр өчен кирәкле вакытта булдырылды. Бу – мохтаҗларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән акция. Без җитәкчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәтлебез. Үзебезнең тарафтан әлеге проектка һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез. Яшел Үзәнне өч марафон – йөгерү, чаңгы һәм йөзү – шәһәре дип атыйлар. Шәһәр территориясендә һәрвакыт төрле спорт чаралары уза», - диде Афанасьев һәм быел муниципалитетта 300дән артык спорт вакыйгасы үткәрелүен, аларда 25 меңнән артык кеше катнашуын искәртте.
 
Биш ел эчендә Татарстанда кайнар ризыкны бушлай өләшү пунктларында мохтаҗларга 1,5 миллионнан артык порция ашамлык бирелгән, 37 мең кеше куну урыны һәм кием-салым белән тәэмин ителгән, дип белдерде «Кеше приютын» гамәлгә куючы Азат Гайнетдинов.
 
«Хәзерге вакытта кешеләргә көненә меңнән артык порция кайнар ризык тараталар, Казан районнарында – 14 павильон, Татарстан буенча 10 мең павильон җәлеп ителгән, - дип өстәде ул. – Без туклану, куну урыны, медицина, юридик ярдәм, эшкә урнаштыру һәм торак мәсьәләләре буенча мохтаҗларга төрле яклап булышлык күрсәтәбез, һәркемгә ярдәм кулы сузабыз. Проектта катнашучыларны шәһәрдә үткәрелә торган өмәләргә җәлеп итәбез, алар шулай ук урам җинаятьләрен кисәтү буенча лекцияләр тыңлый».
Фото: фрипик.ком
 

---
Ханский дом
№ --- | 31.08.2023
Ханский дом печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»