поиск новостей
  • 08.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
31.08.2023 Шоу-бизнес

Эльвира Фазлыева: "Күпләр мине өйләнгән ир белән чуалуымда гаепләде"

ТНВ каналында “Вызов” тапшыруын алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Мин үзем гаилә җанлы кеше, минем белән яшәү авыр булыр дип уйламыйм. Хатын-кызга йөкләнелгән барлык вазифаларны да башкарам, тыңлаучан, кайгыртучан кеше мин", - ди ул.

– Аиданың әтисе белән кушылган идегез түгелме?
 
– Бер киселгән икмәк кире ялганмады. Күңелемдә аңа булган нәфрәт белән ярсу беркая да китмәде. Бу очракта миңа хәтта психологлар да ярдәм итә алмады. Ул кешегә мин бәхетле чагымда гына кирәк булганмын. Балабызны җир куенына салганнан соң, күпме күз яше түгелде, башымны идәнгә бәрә-бәрә еладым. Ул шунда мине тынычландырмады, бер мәрхәмәтле сүз дә әйтмәде. Гаять үзенчәлекле кеше ул. Теләсә кайсы вакытта шалтыратып тикшерергә, тик торганда кычкырып җибәрергә мөмкин иде.
 
– Фатирыңны арендага биргәнсең, официант булып эшләгәнсең дип ишеттем. Ни өчен?
 
– Тормыш алып бару кыенлашкач, фатирны арендага бирергә мәҗбүр булдым. Без ул фатирда Аида белән яшәгән идек. Әтисе фатир белән машинаны миңа калдырды. Акча җитмәгәч, бер ресторанга официант булып урнаштым. Ярты ел тирәсе эшләгәч китәргә туры килде. Беренчедән, телевидениегә яки берәр концертка гел сорап китүемне өнәп бетермәделәр. Икенчедән, үзем дә бик талчыктым, арыдым, йокы туймады. Эфирга чыкканда, күз ачылмый иде. Хәзер мин бер фатирда кызлар белән яшим, бер бүлмәдә без ике кыз. Үземнең фатирдан кергән акчага көн күрәм. Җае чыкса, җыярга тырышам. Телевидениедә дә хезмәт хакы түлиләр. Әмма яшерен-батырын түгел, андагы эш хакы бик аз. Эшемне бик яратам, акчасы әз дип китәргә теләмим.
 
– Нинди максат өчен акча җыясың?

– Башта Аида көненә акча җыйдым, ул хыялны тормышка ашырдым. Хәзер ЭКО ясатырга дип акча җыям.
 
– Ни өчен ЭКО? Берәр ир-егеткә кияүгә чыгып, табигый юл белән балага узарга теләмисеңме?
 
– Бик телим! Ләкин ир-егетләр белән мөнәсәбәтләр ни өчендер төзелми. Аларга бит гел елмаеп тора торган бәхетле кызлар кирәк. Ә минем күземә карасаң, анда яшәү чаткылары күренми дә. Аида һәрвакыт минем белән - телефонымда, социаль челтәрдә һәм уемда. Егетләргә синең үткәнең кирәкми. Алар башта миңа карата кызыксыну белдергән кебек була да, эчке дөньямны күрүгә читләшәләр. Мин үзем гаилә җанлы кеше, минем белән яшәү авыр булыр дип уйламыйм. Хатын-кызга йөкләнелгән барлык вазифаларны да башкарам, тыңлаучан, кайгыртучан кеше мин.
 
– Шушы өч елда бер тапкыр да гашыйк булмадыңмы?
 
– Юк. Башны югалтып гашыйк булуны белмим дә мин. Моның өчен миңа берничә ел вакыт кирәк булырга мөмкиндер.
 
– Аиданың әтисе ничек гашыйк иттерде? Аның өйләнгән ир булуы да куркытмаган...
 
– Ул артымнан йөрде, гел сюрпризлар, бүләкләр ясады. Үзенә гашыйк иттерер өчен барысын да эшләде һәм теләгенә иреште. Мин дә аңа иҗади рухтагы бүләкләр ясый идем, аның сөенгәненә үзем дә шатлана идем. Күпләр мине өйләнгән ир белән чуалуымда гаепләде. Әйе, чуалдым. Мин беренчесе дә, соңгысы да түгел. Аннан соң ул хатыны белән аерылышты, әмма үзе әйтүенчә, сәбәпчесе мин түгел. Аның балалары мине дә, Аиданы да яратмады, алар Аидадан көнләшә иде. Безне кабул итмәделәр. Аиданың киткәненә сөенделәр дә кебек...
 
– Эльвира, Аиданың китүе - мәгънәсез үлем. Монда сихер-бозымнар булгандыр дип уйламыйсыңмы?
 
– Мин, гомумән, сихергә ышанмый идем. Әмма мәгънәсез үлем дигәнең белән килешәм. Ниндидер хикмәт барлыгын бөтен йөрәгем белән сизәм. Бервакыт төпчек улына 23 февральгә уенчык бүләк иттем. Аның өчен зур тавыш чыгардылар, янәсе, уенчык "сихерләнгән". Үзе шундый эш белән шөгыльләнгән кеше генә шундый сүзләр әйтә аладыр. Нәтиҗәдә ул уенчыкны кире кайтардылар. Аида вафат алдыннан бер сәер хәл булды. Биткә сөртә торган кремнарым югалды. Эзли торгач, кремнар шкафта табылды, анда кечкенә капчык белән туфрак та бар иде. Туфракны үлемгә куялар, диләр. Берничә көннән соң Аида китеп барды. Моны эшләүчеләр нәрсәгә ирешергә теләгәндер, ләкин минем тормышның асты өскә килде. Үзем күрмәгәч, кемнедер гаепләргә теләмим. Аллаһы Тәгалә барысын да күрә.
 
– Соңгы тапкыр кайчан һәм ничек төшеңә керде?
 
– Хәзер Аида бик сирәк төшкә керә. Берничә атна элек керде. Төштә ул минем белән сөйләшми, бары тик елмая гына. Уйныйбыз, көлешәбез, башыннан сыйпыйм. Кайвакыт төштә Аиданы эзлим, әниләргә дә кайтам, балалар бакчасына да барам. Уянып киткәч кенә Аиданың юклыгын аңлыйм. Мин аны бик сагынам, баламны күкрәгемә кысып кочаклыйсы килә.
 
– Ни өчен сәхнәгә Аида исеме белән чыгарга булдың?
 
– Исемен мәңгеләштерергә, Аиданы белүләрен һәм онытмауларын телим. Җырларымны күбрәк Аидага багышлыйсы килә. Бервакыт миңа социаль челтәрдә бер кеше: “Аида аркасында үзеңә пиар ясыйсың”, - диде. Бу сүзләрне Аиданың әтисе дә әйтте. Аптырап калдым. Читтән караганда, чынлап та, шулай тоеламы икән ул? Баласын җирләгән анага мондый пиар кирәкме? Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Кеше янында елмаерга тырышсам да, үзем генә калгач, миңа бик авыр, хәтта суларга кыен. Бер генә теләгем бар – Аиданың рухы шат булсын иде.
 
– Эльвира, Аллаһы Тәгалә сиңа кабат әни булу теләген насыйп итсен иде. 
 
– Амин! Бәлки ул Аидага охшаган кыз булыр. Дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмас иде! Малай булса да ярый. Иң мөһиме - сау-сәламәт булсын.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 31.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы