|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2023 Җәмгыять
92 яшьлек Ирек Уразаев: "Тавыш бирмәсеннәр дип, әтәчләрне суеп, этләрне атып бетердек"Ирек Уразаевка 92 яшь. Чаллыда аның фатирында очраштык. Төз гәүдә, кап-кара чәч, болар беренче карашка барысы да әсәрләндерде. РСФСРның атказанган укытучысы исеменә лаек булган Ирек Уразаевның хәтер сандыгында ни генә юк. ...— Безнең өйдә һәрвакыт китаплар күп булды, — дип искә алды балачагын мөхтәрәм мөгаллим. — Бик иртә укырга, язарга өйрәндем. Әтинең, укымышлы кеше буларак, үз фикере, кыйбласы булды. Сугыш башланганда безнең өйдә инде радио бар иде. Шуннан җырлар тыңлап, кич утыра идек. Безнең нәселдә барысы да җырчы. Хәтерлим, сугышта һәлак булган абыем Рөстәмгә 1941 елны җырлаган өчен штраф салдылар. Ул чорда бит, дошман күрмәсен өчен, кичен ут та кабызмадык. Тавыш бирмәсеннәр дип, әтәчләрне суеп, этләрне атып бетердек. Абый кич белән эштән кайтканда, урамнан җырлап узган. Шул вакытта авыл кешеләре тиешле органга барып, аны әләкләгән...
...Ирек абый кулына гармунын алды. Ул өздереп уйный, ә мин аның уйчан күзләренә карыйм. Лаеклы тормыш юлы узу шушы буладыр. Бермәл аны ихластан кызгану хисе уянды: балачагы булмаган бит. (Бүгенге балаларның бер алларына, бер артларына төшәбез). Икенче яктан, шундый авырлыкларны җиңеп, үзеңнән соң тирән эз калдыру, шундый дәрәҗәләргә ирешү бәхет түгелме?..
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|