|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2023 Фаҗига
Тверь өлкәсендә һәлакәткә юлыккан самолет пассажирлары исемлегендә Пригожин да бар
Тверь өлкәсендә Мәскәү-Петербург рейсы белән очкан Embraer Legacy шәхси самолеты һәлакәткә юлыккан. Борттагы ун кешенең барысы да һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости яза. «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Тверь өлкәсендә, Куженкино торак пункты янында Мәскәү – Санкт-Петербург рейсын башкарган Embraer Legacy шәхси самолеты һәлакәткә юлыга. Бортта ун кеше була, шуларның өчесе — экипаж әгъзасы. Беренчел мәгълүматларга караганда, борттагыларның барысы да һәлак булган», — дип китерә хәбәрне Татар-информ.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эзләү эшләре алып бара.
Росавиация һава транспорты федераль агентлыгы хәбәр итүенчә, бүген кич Тверь өлкәсендә килеп чыккан Embraer очкычы һәлакәтен тикшерү башланган.
Пассажирлар исемлегенә караганда, алар арасында Евгений Пригожинның исем-фамилиясе дә бар.
Бүген Тверь өлкәсендә булган Embraer самолеты һәлакәте факты буенча Россия Тикшерү комитетының Баш Тикшерү идарәсе РФ Җинаять Кодексының «һава транспорты хәрәкәте һәм эксплуатациясе куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Вакыйга урынына тикшерү төркеме китте, барлык кирәкле суд экспертизалары билгеләнәчәк, авиаһәлакәт сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү чаралары комплексы үткәреләчәк», — дип билгеләп үтәләр Тикшерү комитетында.
Фото: телеграм-канал t.me/grey_zone
--- |
Иң күп укылган
|