поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.08.2023 Язмыш

Яман чирдән үлгән Булатның әнисе Талия апа: “Юк инде, әни, китәм, диде"

Булатны соңгы юлга озатырга Базарлы Матак, тирә-як күрше авыллардан иксез-чиксез кеше җыелган. Шәриповлар гаиләсенә килгән кайгыны да бергә күтәрде әлкилеләр. Беркем дә битараф калмады – һәр кеше күңеленнән мәрхүм белән хушлашты, учын учка кушарып, мулла “Аллаһу әкбәр” дигән саен, битен сыпырып куйды...

«Аягында кан оешкан», - диделәр
Әлки районы Базарлы Матак авылы егете Булат Шәрипов, хыялларга күмелеп, планнар корып яшәде. Башкача мөмкин дә түгел, әти-әнисе аңа төпле тәрбия, белем бирде. 
 
Булатка да сокланмаган кеше булмады, шаян һәм искитмәле киң күңеллелеге белән башкаларның күңелен, ышанычын яулап ала иде ул. Әмма... Бер мизгелдә егетнең якты хыяллары җимерелеп челпәрәмә килә, ә үзе хастаханә юлын таптый башлый. Эх, язмыш сынавы дигәннәре. Сынмыйча, сыгылмыйча, ныклы адымнар белән узасы иде дә бит аларны... Тик бөгелергә мәҗбүр итә икән шул ул мәгърур, көчле егетләрне дә. Ярый әле, Булат янында таянычы, терәге булган якыннары, әти-әнисе булды.
 
- Булат икенче балабыз, беренчесе – кыз, Лилия исемле, Казанда яши, гаиләсе бар. Булат белән яшь аралары 3 яшь, - дип сүзен башлады Булатның әнисе Талия апа Шәрипова. - Улыбыз Базарлы Матакта урта мәктәпне тәмамлагач, ТИСБИның икътисад факультетында белем алды. Су башнялары ремонтлау белән шөгыльләнде. Бизнес алып бару өчен кредитлар алды. Алны-ялны белми эшләде. Нәселле атлар сатып алды, шуларны үрчетеп сату буенча эшен җәелдерергә хыялланды.
 
2022 елның февралендә Булат эштән кайтып барганда, бозлавык юлда һәлакәткә юлыга, машинасы белән юл кырыена төшеп каплана. Бәхеткә, егеткә әллә ни авыр зыян килми. Ә апрельдә исә егетне тагын бер олы сынау көтә. Булатның аягы сызлый башлый, медицина тикшеренүе уза, барлык анализлар да яхшы, әмма аяктагы нервлар кысылган, ди медиклар. Тынычланып киткәндәй була Булат. Әмма аягының әледән-әле сызлап торуы әнисе Талия апаны борчуга сала. Еш кабатлана торган бик каты авыртулар, хәлсезлек аяктан ега егетне. 
 
- Авыртуы басылмый азаплангач, Булатны башка төр белгечләргә күренергә үгетләдем, - ди Талия апа. - Таныш табибы аша онкологка чыкты. Казаннан кайткач та тынычландык. Әмма тиздән тагын авыртуы башланды, аягы кызарып, шешеп китте, температурасы кискен күтәрелде. Тиз генә апасына шалтыраттык, киявебезнең Казанда 7нче номерлы хастаханәдә таныш хирургы бар иде. Ул бу хакта белгәч, Булатка тиз арада шәһәргә килеп җитәргә кушкан. Хастаханәдә исә: «Аягында кан оешкан», - диделәр. Түзеп тора алмаслык авырту башланды. Шуннан соң ашыгыч рәвештә Казан шәһәре 5нче номерлы хастаханәсенең үлекле хирургия бүлегенә салдылар. Шул ук көнне операция ясалды. Шешне гистологиягә тикшерттеләр, «саркома» булуы мөмкин диелде. Әмма бу сорау астында, шуңа өстәмә тикшеренү үтәргә кирәклеге искәртелде. Барлык икеләнүләрне юк итәр өчен үзебез кеше яллап, шешне Мәскәүгә алып барып янә гистологиягә тикшерттек. "Саркома" диагнозы кабат исбатланды. 
 
Ничә ай дәвамында өй белән клиника арасын йөреп уза Булат. Берничә тапкыр химия курсларын үтә, нурланыш ала. Табиблар нәрсә куша, шуны эшли. Әмма чир дә чигенергә уйламый, сызланулардан Булатның көне төн белән тоташа, температурасы төшми. 
 
Булатның туганнары Израильдәге бер клиника белән сөйләшү алып бара. Чит ил табиблары егетнең барлык анализларын, авыру тарихын сораттырып ала. Үзләрендә диагностика үтәргә, алга таба дәвалану курсын дәвам итәргә яки кабаттан операция ясатырга кирәк булачак, ди Израиль табиблары. Әлбәттә, монда барысы да акчага барып терәлә. Дәвалану өчен генә дә 3 миллион да 500 мең сум тирәсе акча кирәк була. Авыл җирендә яшәүче гаиләнең мондый зур сумманы түләү мөмкинлеге юк, әлбәттә.
 
- Барлык туганнарыбыз, танышларыбыз, Булатның сыйныфташлары, дуслары, бер белмәгән, күрмәгән кешеләр җыелып акча юнәтте. Бик рәхмәтле без аларга. Биш көн эчендә җыеп озаттык аны. Әмма Израильдә һәр процедура миллионнар белән исәпләнә. Өч айга якын дәваланды Булат анда. Акчабыз бетеп китте, шуңа кайтырга мәҗбүр булды. "Саркома"ның да 200гә якын төре бар икән, Израильдә Булатка "ангиосаркома" диагнозы куелган, Мәскәү табиблары исә моны кире какты, "Бу диагноз белән кеше яши алмый", - диде мәскәүлеләр. Казан табиблары куйган диагноз да моңарчы куелганнарыннан аерыла. Инвалидлыкка документлар җыеп аңа 1нче төркем инвалидлык бирделәр, - ди Талия апа сөйләвен дәвам итеп. 
 
Табиблар да елаган
 Талия апа үзе дә, тормыш иптәше Шакир да пенсия яшендә, шуңа да карамастан эшләп йөриләр. Шакир абый Яңа Әнҗерәдә атлар карый.
- Булат Израильдә вакытта ук без Мәскәүдә Булатның диагнозы буенча дәвалый торган түләүле клиникалар таптык. Блохин исемендәге онкология Милли медицина тикшеренү үзәге һәм Күппрофильле “Евроонко” клиникасы иде ул. Булатка соңгысында үткәрелгән дәвалау килеште үзе. Анализлары да яхшырды. Мәскәү табиблары чит ил медиклары куйган диагноз белән килешмичә, үз тикшерүләрен үткәрде. Аннан соң Булат янә авылга кайтты. 2022 елның 21 июнендә аягындагы шешен ачып караганнар иде. Ә ул төзәлмичә тирәнгәрәк киткән. Тиресе чери башлаган. Республика онкология хастаханәсе табибы, онколог, хирург Илдар Рафаэлевич Сафин Булатның хәлен күреп, аны аягын кисәргә үгетли. Булат ахырдан сөйләде: “Янымда ничә табиб, ничә шәфкать туташы. Икеләнүдән елавымны күреп, алар өзгәләнеп елый. Бик авыр булды, әни. Илдар Рафаэлевич “Үзең өчен кирәк бит, улым”, дигән. Уйларга вакыт биргән, - Талия апага әлеге мизгелләрне искә алуы да кыен, шуңа вакыт-вакыт авыр сулап куя. 
 
Япь-яшь, кайчандыр йөгереп йөри торган егетнең мондый хәлиткеч адымга баруы, килешүе җиңелләрдән бирелми. Бик озак уйлый ул. Түзә алмаслык сызланулар башлангач та әнисенә: “Булмый инде, әни", дип операциягә ризалаша. 18 январьдә Булатның аягын кисәләр.
 
“Юк инде, әни, китәм инде”, диде
- Реанимациядән чыккан вакытта, янына мин килгән идем. Ярасы тиз төзәлде анысы. Мәскәүдән химия кайтуын көттек, - ди Талия апа. - Казанда КТга чират зур булгач, кеше аркылы сөйләшеп Димитровград шәһәренә юл тоттык. Биредә 21 апрельдә шул процедураны үттек. Ә 4 майга беренче химиягә чакырдылар. 31 майда икенчесе булды. Тиздән Мәскәү дару терапиясенә күчерде. Һәр көнне ике төймә дару эчеп торды. Булатның пульсы күтәрелә башлады, шулай азаплана-азаплана йөрде инде. Соңрак табиблар химиясе туры килмәгән дип әйтте, чөнки һәр организм үзенчә кабул итә аны. КТ үткәндә бернинди метастаза юк иде әле. Тик Булатның хәле начарланганнан-начарлана бушлады. Сулыш алуы авырлашты. Нишләргә белмәгәнлектән, Казанга барырга булдык. Килеп җитүгә, паллиатив ярдәм (яман чирдән интегүчеләр өчен махсус ашыгыч ярдәм бригадасы) чакырттык. Алар килде дә, гади ашыгыч ярдәм машинасы чакыртыгыз, бездә КТ аппараты юк, диделәр. Чакыру буенча килгән табиблар исә, пневманиягә охшаган дип, безне 11 нче хастаханәгә салдылар. 10 көн анда ятып чыктык.
Бик әйбәт карадылар Булатны. Үпкәсенә 800 миллилитр су җыелган дип әйттеләр. Дарулар белән кудырттылар сыеклыкны. Республика онкология хастаханәсенә кире килгәч тә, “Бу химия туры килми, башкасын бирәбез” диделәр. Ул даруны биш көн эчәсең дә ял итәсең. Матакка кайттык. Пульс һаман уйный, без инде сулыш алу аппараты алдык. Әмма ул да булышмады. Аптырагач, җирле хастаханәгә шалтыраттым. Безне реанимациягә алып киттеләр. Кислород җитмәгәнлектән Булат хәлсезләнде. Уколлар кадый башладылар. Әмма файдасы тимәде. Шундагы табиб:“ИВЛга тоташтырсак, йә бик каты җәзаланачак, йә тиз генә китеп бара”, диде. КТның пленкасын күрсәтте, Булатның үпкәсе ап-ак, янып беткән. Аң белән аңласам да, йөрәк кабул итә алмады бу яңалыкны. Соңгы төнендә Булат яхшы йоклады. Иртәнге 6да шәфкать туташы укол кадарга керде. “Тынычланып йокласын, тия күрмәгез”, дип сорадым. Иртәнге тугызда улым торып утырды, кузгалырга ярамады ахры. Шунда ук сызлана башлады. Уколлар кададылар. Янә пульс уйный. Без кергән көнне башка палатада намаз укып утыручы бер әбине күргән идем. Аны чакыртып кердем. Ясин чыксын, дидем. Улымның күзләре моңсу иде. Борыла да карый миңа, ә кислород дәрәҗәсе (сатурация) төшкәннән-төшә бара. “Юк инде, әни, китәм”, диде. “Улым, алай дип әйтмә, хәзер уколлар кадыйлар. Хәзер җайланасың”, дип тынычландырырга тырышам. Йөрәктәге хисләр ташкынын белсәгез икән. Күз алдымда сөлек кебек улымның гомере менә-менә өзелергә тора. Ә син ничек ярдәм итәргә белмичә бәргәләнәсең. Булат бер тапкыр сулыш алды да күзен йомды. Әби ясин чыгып торды, реаниматолог та мөселман кешесе, ул кереп укып чыкты. Инде улымның җаны чыгып беткәч, күзеннән берничә бөртек күз яше атылып чыкты. Соңгы сулышына чаклы өметләнде. “Бер айдан тереләм бит, әни”, дип әйтә иде. Планнар корды. Терелеп беткәч атлар өчен ферма салам, дип хыялланды. 4 август көнне Булат мәңгегә безнең яныбыздан китеп барды. 
 
Җәйнең матур, аяз көнендә 5 август көнне Булатны әнисенең туган авылы Яңа Әнҗерәдә җирлиләр. Яткан җире йомшак, урыны җәннәттә булсын. 
 
- Соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде. Барча кешегә зур рәхмәтемне җиткерәм. 11 август көнне Матакта җидесен үткәрдек, 12есе көнне Яңа Әнҗерә авылына кайтсак, авыл мәчетенә 60лап кеше җыелган. Гәрчә, авылыбыз бик кечкенә, барлыгы 11 йорт калган. Авылча санау буенча Булатның 7есе булган икән ул көнне. Улым рухына догалар укыганнар. Аннан соң бөтен кеше клубка җыелган, кем нәрсә өеннән алып килгән, шуның белән табын корганнар. Сарык итеннән шулпа пешергәннәр. Иске Әнҗерә авылы халкына аерым рәхмәтемне җиткерәм. Дәвалаган табиблары да шалтыратты. Күпме кеше яраткан бит аны. 8 август улымның туган көне иде. 31 яшьлеген мәңгелек йортында каршы алды инде. Фәрештәләре ташламасын баламны. Әлеге авыр сынауны үтүдә ярдәм иткән Булатның сыйныфташларына чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Улымның хәлен белеп, аралашып, ярдәм итеп килделәр. Безнең гаиләбезгә эшләгән изгелекләре үзләренә меңе белән кайтсын. Аннан соң киявебез, Лилиянең ире Рөстәмгә дә рәхмәт әйтеп бетерә алмыйм. Улымны Израильгә дә, Мәскәүгә дә ул йөртте, - дип саубуллашты безнең безнең белән Талия апа.
 
Соңгы сулышына чаклы чир белән көрәшкән, өметләнеп яшәгән Булатның кабере якты, нурлы булсын. Ә Талия апа әле дә бәгырь җимешенең үлеме белән килешә алмый. “Каядыр эш эшләп йөри дә, кайтып кереп сыман тоела. Юллардан да аны эзлим”, ди ул. 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 24.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»