поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.08.2023 Авыл

Камышлы авылы халкы зираттагы хәлләрдән зарлана: «Агачлар ауган, чардуганнар ватылган, кабер ташлары егылган»

Зиратта агачларны кискәннәр, кабер ташлары ауган… Кукмара районының Камышлы авылыннан безгә әнә шундый күңелсез хәбәр җиткерделәр. «Вандализм дип уйламагыз, агач кискәндәге хата бу», – дип тә искәртте шалтыратучы. Дөрес хәлме бу, зиратта нәрсә булган? «ВТ» хәбәрчесе әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте.

Камышлы авылында бүген 100 хуҗалык исәпләнә, 300дән артык кеше яши. Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов белдергәнчә, авылда ел саен үзара салым программасы буенча җыен уздырыла. Бу акчага зират коймаларын тотканнар, башка эшләр башкарылган. Өмә ясап, каберстандагы чытырманлыкны чистартканнар. Арада чардуганнарга төшү куркынычы белән янаган авышкан, черегән тупыллар да булган. Бер елны өмә вакытында утызлап агачны кискәндә, кырыйга күчереп куйган чардуганга зыян килгән. Ахыр чиктә, зират караучысына 20 мең сум акча түләргә туры килгән. Менә шушы очрактан соң агачларга берничә ел тотынырга куркып торганнар. Ә 25ләп агачны кисәргә кирәк булган.
 
– Бу эшкә кул кычытканга тотынмадым. Чистартып тору – безнең вазыйфа. Җомга намазыннан соң авыл агайлары белән киңәшләшеп, белгеч чакыртып, барлык агачны да кистертергә килештек. Яшь агачлар бүген әйбәт, тик иртәгә проблемага әйләнергә мөмкин. Бер агач  авып, 7–8 чардуганны җимерәчәк. «Ватсап»та авыл төркеменә хәбәр итеп, чардуганнарны алып куегыз, дип яздым. Күбесе чардуганны чыгарып куйды. Башта берни әйтүче булмады, тик эш башлангач кына шундый аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Өмәләргә, җыелышларга да гел бер кешеләр йөри бит. Аннан ризасызлык белдерәләр, – диде җирлек башлыгы.
 
Авыл кешеләренә шалтыратып, зиратта агач кисүгә карата фикерләрен сораштык. 93 яшьлек Миңсылу әби Хәмидуллина үзе генә яши.
 
– Агачларны кистерергә риза түгел. Моңарчы торган бит инде алар. Кичә зират янәшәсеннән уздым, артык күп кисмәгәннәр. Мин олы яшьтә инде, зират эченә кереп йөри алмыйм. Кистертмәгез инде, – дип теләген җиткерде әбекәй.
 
Фәрит абый Әгъләмҗановның әнисенең кабер ташы ватылган икән.
 
– Алганда ватылганмы, агач төшкәнме? Хәзер яңаны куярга туры килә. Чардуганын да яңартачакбыз. Анысы алар гаебе түгел, – диде Фәрит абый. –Элеккеге каберләрдәге ташларның кайсы кемнеке икәнен хәзер кем белә? Туганнары булмаса, ничек табарлар? Үзем дә көчкә таптым. Әнинең ташын читкә алып куйганнар. Әтинекеннән генә белдем. Агачларын кискәннәр. Андагы яшь каеннар 30–40 ел үсәр иде әле. Кабер өстеннән йөреп, кем шулай эшли инде?! «Чардуганнарны алып куегыз», – дип алдан әйттеләр анысы.
 
Рөстәм Шәриповтан ни өчен шундый хәл килеп чыгуын да сораштык.
 
– Агач кисүче бер көн эшләгәч, икенче көнне авылдагы бер ир килеп, кисмәскә боерган. Хәзер инде бу хәлдән соң эш туктатылды. Башка агачларга тимибез. Агач кисүче кабат килеп, үзе кузгаткан чардуганны үз урынына урнаштырачак, – диде Рөстәм Шәрипов.
 
«Каберлекләр буталмаячак», – дип ышандырды ул. Башлык белдергәнчә, чардуганнарны алганда ташларны яткырып торганнар. Кайберләренә тамга куйганнар. Кемдер агачны төбеннән таный ала. «Дөрестән дә, бер иске кабер ташы чатнаган, ул гаиләгә булышырбыз», – диде Рөстәм Шәрипов.
 
Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиевка да шалтыраттык. Ул үзе дә Камышлы авылыннан икән. Җомга намазыннан соң узган җыелышта хәзрәт үзе дә катнашкан. Ул да,  әлеге эш аксакаллар белән  килешеп башкарылды, дип аңлатты. Зират кырыйларына агач утыртып чыкмакчылар.
 
– Агач кисү гөнаһ түгел. Берәү дә бакчасында тигәнәк тә, чүп тә үстерми. Нишләп безнең әби-бабайлар, әти-әниләр яткан урын чытырманлыкка әйләнергә тиеш? Зиратны чистарту – безнең бурыч, – диде Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.
 
Аның әйтүенчә, хәзер шәһәрдә дә, авыл зиратларында да биек агачлар утыртмыйлар. Зират шомлы урын булырга тиеш түгел. Ләкин халыкта шундый нәрсә бар. Аллаһтан да курыкмыйлар, мулладан да шүрләмиләр. Намаз укымаган өчен дә борчылмыйлар. Ә зират дигәч, кеше бик нык курка.
 
– Кайберәүләр, зиратка бармак белән төртеп күрсәтергә ярамый, бармагыңны тешлә, ди. Ә нәрсә өчен? Зират агачына тияргә, аннан әйбер алып чыгарга куркалар. Буяу савытларын, перчаткаларын калдыралар. Бу  бер дә күңелле түгел. Әллә нинди ырымнарга ышанырга ярамый. Үзебезнең артыбыздан чистартып торыйк, – диде хәзрәт.
 
Мондый гауга теләсә кайсы авылда килеп чыгарга мөмкин. Кемдер, әби-бабайларның рухы рәнҗер, агачларны кисмик, дисә, икенчеләре, чиста булсын, диячәк. Шуңа күрә мондый адымга авыл халкы уртак бер фикергә килмичә, тотынмавың хәерлерәктер. Югыйсә  ниятләнгән изге эшең дә Камышлыдагы кебек күзгә күренмәве бар. Юк, кисмәгез, дигән очракта нәселләре  өзелгән, караучысыз калган каберләрне чытырманлык басмасмы? Ул әрвахлар ярдәм өмет итмәсме? Ә Камышлы зиратындагы калган агачларны  көзен авыл ирләре җыелышып, үзләре кисәргә килешкән.
Фото: Гөлнара Зиннәтуллина, бизәү өчен  генә бирелде

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.08.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»