поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.08.2023 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова гармунчылар парадын җитәкләячәк

30 август көнне Татарстан башкаласында “Уйнагыз, гармуннар!” халык иҗаты бәйрәме узачак. Гармунчылар һәм эстрада артистлары катнашындагы әлеге фестиваль 38нче тапкыр оештырыла. Быелгы гармунчылар парадын Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова җитәкләячәк.

Бәйрәм концерты Г.Камал театры каршындагы мәйданда 11:00 сәгатьтә башланачак. Гармунчылар парады исә 14:00 сәгатьтә старт алыр дип көтелә. Ул Тукай скверы, аннан соң Бауман урамы аша Казан Кремленә кадәр дәвам итәчәк. 15:00-17:30 сәгатьтә Кремль Яр буенда “Уйнагыз, гармуннар!” концерты узачак.
 
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, фестивальгә Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 1000нән артык гармунчы киләчәк. “Алар арасында Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Самара, Саратов, Пермь һәм башка төбәк гармунчылары бар. Фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя бара. Бу фестиваль генә түгел, ә халык бәйрәме”, - ди ул.
 
“Уйнагыз, гармуннар!” фестиваленең үзенчәлеге шунда: биредә профессиональ гармунчылар белән бергә үзешчән гармунчылар катнаша. Актанышта яшәүче Илдус Харунов “Баламишкин” гармунчылар ансамблен җитәкли. Ул да “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәменә киләчәк. “Мин ел да бу фестивальдә катнашам. Профессиональ гармунчылар белән бергә катнашу – минем өчен зур дәрәҗә”, - ди Илдус. Аның әйтүенчә, быел “Баламишкин” ансамбле ТР Мәдәният министрлыгының Грантын отып, ансамбльдәге кешеләргә 16 костюм тектергән. “Күптән түгел безнең ансамбльгә халык исеме бирелде”, - ди Илдус Харунов.
 
Сүз уңаеннан, “Россия 1” каналында “Уйнагыз, гармуннар!” дип исемләнгән яңа тапшыру чыга башлады. Аны журналист Айзилә Батырханова белән танылган гармунчы Наил Сәгъдиев алып бара. “Тапшыруның максаты – авылларда яшәүче үзешчән гармунчыларны барлау. Татар милләтен дин, тел, моң һәм гармун саклый. Гармун – безнең канда. Әле гармунның шул ягы да бар: гармунда уйнау – сәламәтлек өчен файдалы”, - ди Наил. 
 
“Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә “Түгәрәк уен” Бөтенроссия фольклор фестивале лауреатлары да чыгыш ясаячак. Унбишенче тапкыр үткәрелүче әлеге фестиваль 28-30 августта Татарстанның 8 районында узачак. Бу – Арча, Буа, Кукмара, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән, Яшел Үзән районнары. “Түгәрәк уен”га 14 төбәктән 300гә якын кунак килер дип көтелә.
Фото: социаль челтәрләр
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 23.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»