поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.08.2023 Җәмгыять

Ике күрше урамдагы коены бүлешә: Буадагы хәлләр

Бәхәсле коены эзләп тапканчы, авыл башында икенче проблема каршы алды – Буага терәлеп торган җирлектә гомумән дә эчәргә яраклы чиста су юк. Африка хәлен аңлар өчен, җәмәгать, Буага кайтасы икән! Район хакимиятенә хат та юллаганнар.

Түбән Наратбаш авылында эчәргә яраклы су юк.
 
– Күршеләрем узган елны да көз җитмәс борын коены бикләп куйдылар, быел да су алырга ирек бирмиләр, чиләкне алып кереп китәләр. Мин генә түгел, кош-кортларым да бер тамчы суга тилмерә. Килегез әле, терәгем юк дип мыскыл итүләредерме, кыланмышларын үз күзегез белән күрегез, – дип Миңнур ханым Сөләймәнова ярсып шалтыраткач, Буа районының Түбән Наратбаш авылына кузгалдым. 
 
“Сиңа да, миңа да булмасын...”
Бәхәсле коены эзләп тапканчы, авыл башында икенче проблема каршы алды – Буага терәлеп торган җирлектә гомумән дә эчәргә яраклы чиста су юк. Африка хәлен аңлар өчен, җәмәгать, Буага кайтасы икән! Район хакимиятенә хат та юллаганнар. Әллә ничә кеше үз имзасын куйган хатның күчермәсе кулыма кергәч, аптырап калдым. Йорт саен кое казылган, кайберәүләрендә ул икешәр, авыл җирлеге башлыгының үзендә хәтта дүртәү. Ә эчәр өчен суга күрше Кырлангы белән Кильдураз авылларына кадәр чишмәгә йөриләр. Җәен дә, кышын да бер үк хәл – машинасы булган кешегә әллә ни авырга да туры килмәс, ялгыз яшәүче өлкәннәргә ни хәл итәргә?
 
Менә шул сәбәпле дә кое бәхәсе килеп чыккан – бүлешәләр. Сиксәненең якасыннан тоткан Рушания апа белән Ильяс ага Фәсхетдиновларның каршыларындагы коега хуҗа буласы килеп, үз таләпләрен куярга теләүләрен урамдашлары кабул итми. Кое – уртак милек, авылда, бигрәк тә бер урамда яшәүче һәркемнең да хакы, хокукы бертигез, диләр. Бер ел элек кенә күченеп килгән Миңнур Сөләйманова исә бөтенләй кара тавыш чыгарган. Дулашканнар, талашканнар, усал сүзләрне дә шактый әйтешкәннәр. Ахыр чиктә кое чиләге чылбырдан өзелеп, кое төбенә очкан, мин килгәндә дә әле шунда иде.
 
Миңнур Сөләймәнова Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында туып үскән. Нәрсә дип әйтим, язмышы күп типкәләгән. Бу дөньяда аны аңлаучы кешеләр сирәк. Ләкин бер нәрсә хак – яшәргә тырыша. Белеме буенча ул тегүче, югары белемле филолог. Милициядә эшләгән беренче ирен юл һәлакәтендә югалта. Язмышының каһәрләвенә буйсынып, шул елларда Миңнур 6 айлык улы белән әнисе йортына кайтып егыла. Татар Текесе авылы мәктәбендә укытканда Яңа Тинчәле авылы егете Рөстәмгә димлиләр. Төптән уйлап җиткерми генә ризалашуы сынауга әверелә – ир чит балага авырлык белән ияләшә, эчү, тарткалашу, бәхәсләшү, барысын да кичәләр. 
 
– Кайнанама тел тидермим, Рөстәмнән саклап, Алмазымны гел мендәр артына качырыр иде. 10 яшенә җиткәч, 22 май көнне кичен уйнарга чыгып киткән җиреннән балам суга баттты. Күлгә дип казылган 5 метр тирәнлектәге чокыр яңгыр суы белән тулган иде. Малайлар сал ясаганнар да, Алмазны шуңа утыртып, су өстендә салны әйләндереп каплаганнар. Йөзә дә белми, гел судан курка иде, балакаем. Кайтмагач, төне буе эзләдем. Иртән озын саплы ыргак белән күл төбеннән тартып алдылар, кесәсендәге ике кәнфите дә, башлыгы да төшмәгән... Рөстәмнән кыз таптым. Ләкин без тиң түгел идек, бер-беребезне яратмадык, – ди Миңнур. 
 
Менә шушы урында тормышының түмгәкле юлы башлана. Үз иреннән иркә назга сусап, тормыш авырлыкларыннан кыйналып арыгач, бер чеметем ял татырга ятларга үрелә. 
 
– Үзегез хөкем итәрсез, дөресен әйтәм – язмышның азмышына иярдем... Хатыны үлгән, олы яшьтәге, акчалы иргә кызыгып, өйдән чыгып киттем. Тормышларны җитеш иткәч, кызымны урнаштыргач. Болай да Буага йөреп эшли идем. Вакытлыча фатирда яшәдем. Тик без ул ир белән кушылмадык. Аферистлыгын соң аңладым, – ди әңгәмәдәшем. – Яшермим, бик үкендем. Кире кайтсам, Рөстәмнең кыз туганнары аны яклый, мине читкә кагачаклар иде. Тагын китәргә туры килсә? Ә бит сарай башларында, салкын мунча эчләрендә әз кунмадым мин, күргәннәремне үзем генә беләм.
 
Борылырга кирәк иде, әмма Миңнур, дулкыннарга каршы йөзеп китә. Кызы да аңламый, әтисенә якынаеп, әнисенә салкыная... Юк, дошманлыктан имин, әнисенең югары белем бирүен, ике җирдә фатирлы итүен ул да онытмас. Ә Миңнур ханым, авыл тормышын яратканга терлек, кош-корт асрап яшисе килгәнгә, биредәге нигезгә төпләнгән. 60 үрдәк, 30 каз, 100 баш чеби алып җибәргән.  
 
– Узган ел да шул коедан су ташыдым. Сүз әйтмәделәр. Авылда эчәр су юк, монысы да кош-кортка-терлекләргә генә бара. Элеккеге хуҗалар бу йортның да ишегалдына скважина казытканнар, ике чиләк тә су килми, кое кипкән, – ди Миңнур ханым. 
 
Әйбәт кенә яшәгәндә, тигез җирдән давыл кубарылырлык нинди сәбәп килеп чыккан соң?
 
– Коега килсәм, чиләк юк. Рушания апага сорап кердем. “Чиләкне мин алып куйдым, су ташып, коены болгатып бетердең. Безгә эчәрлек тә калдырмадың. Күршеләрдә дә коелар бар”, – диде миңа. Әгәр дә бу кое урам уртасында булмаса, мин дә якын да бармас идем. Үз хуҗалыгындагы кое өчен салым түләгән кешеләргә ничек керим? Елый-елый кайтып барганда күрше Наил абый: “Ник ызгышасың, кер дә ал бездән”, – дип капкасын ачып куйды. Көндәлек 8 көянтә суга керәм, үзем кыенсынам. Аптырап авыл җирлеге идарәсенә хәбәр бирдем. Ике көн селкенмәделәр. Тузынып шалтыраттым, җирлек башлыгы килеп баскан. “Менә бит чиләк!” – диде дә коега төшереп тә җибәрде. Сүз дә әйтергә өлгермәдем, машинасына утырып сызды. Ильяс абыйның капкадан чыгып ниләр әйтүен тыңларга иде аңа! “Чиләкне бирмим, ят җиремне тотарсың!” – ди. Олы кеше сүземе? Шул чакта бер гаеп эш эшләдем: “Сиңа да, миңа да булмасын”, – дип чиләкне чылбырыннан өзеп, кое төбенә селтәдем, – ди Миңнур ханым. 
 
“Минем кое!”
Ильяс абый белән Рушания апа Фәсхетдиновлар кое бәхәсенең Казанга ук барып ирешүенә бик гаҗәпләнделәр. Коеның йортлары каршысында булып, “Җәләй коесы” дип йөртелүеннән чыгыпмы, аны чынлап та үзләренеке дип саныйлар.  
 
– Минем әти казыган кое ул! 150 ел аңа. Әтине сугышка алганда бер яшемдә калганмын. Кайтмады ул. Әти заманында сиртмәле, буралы иде. Мин аны үзгәрттем, боҗралар, кыршаулар төшердем. Чылбыры өзелгәч, 2 мең сумга яңасын алдым. Ике мәртәбә акча түләп чистарттырдым. Минем кое. Шуннан эчәбез. Кышын бозын чукыйм. Олыгайдык, су ташый алмыйбыз дип, казытып, җир астыннан коега шланга суздым да, өйгә насос  куйдырдым. Кранны ачкач насос кабынып, коедан су суырта. Миңнурдан соң эчәрлек булмый, болгатып китә. Дуен эчикмени, балчык? Болай да тынсын дип суны алдан агызып куябыз. Элек аннан ярты авыл ташыды, хәзер суы кипте, күрше-тирәләр дә үзләренә кое казыды, – ди Ильбый.
 
– Сез акылга юл бирүче өлкән буын, бәлки вакытын бүлешерсез? Миңнур коедан кичен су алыр, ә сез иртән суыртып куя аласыз, – дидем Ильяс абыйга. – Үз гаебен белә, су алырга рөхсәт итсәләр чиләген дә үзем алып ясатам, ди әнә. 
 
Йомшый төште. Рушания апа шул арада стакан белән кисмәктән су алып килде. Саргылт. Күрә торып берәүнең дә эчәсе килмәс бу суны. Ләкин башкасы юк, эчәләр.   
 
– Керсен, миннән гафу үтенсен. Көненә бер-ике чиләк кенә су алуына, болгатмаса, без каршы түгел лә, – дип куйды әңгәмәдәшем. – “Су Аллаһы нигъмәте, син дә акча түләмисең, ә кешедән яшерәсең”, – ди миңа. Түләмәсәм, суырткан өчен утка түлим! Әти истәлеге ул, – ди Ильяс абый. 
Әнә шул коега төшерелгән шлангада су катмасын өчен, октябрь ахырында коены бикләп, төреп куюларын яшермәде Рушания апа. 
 
Күршеләргә татулык җитми
Ләкин кайсы гына күршегә сугылма, бәхәсле коены һәрберсенең әтисе казыткан булып чыкты. 
– Авылда тагын бер коены япканнар, халык коеларны үзләштерә башлады. Коега хуҗа булганмени Ильяс? Безнең әтиләр казыган кое ул! Ильяс күрше чиләкне алып, дөрес эшләми. Миңнур да чиләк селтәнеп, үз тәртипләрен кертмәсен, ул да күченеп килде генә әле. Кое – уртак, суы да бөтенебезгә дә җитә, татулык кына кирәк. Үзебезнең дә кое бар, ләкин эчәрлек түгел. Куллар каралып бетә – тимер күп бездә. Чиләк белән алганда кое болганмый. Болганчык су эчүенә үзе гаепле – өенә насос куйдырды. Җитмәсә шланганың башын кое төбенә үк терәгән, насос көч белән суыртканда, билгеле, болгана, – ди Юныс Галиуллин. – Берничә ел чистарттык без ул коены. Тирәнлеге 5-6 метр гына. Су суыртып бетереп, төбендәге ләмле пычракны 40 чиләк түктек. Ике якта ике чишмә тибеп тора. Чистарткан саен чишмәләр ачыла. Хәзер бит акча түләсәң, килеп чистартып та китәләр. 
 
Наил абый Төхвәтуллин, яшелчәләренә сибәр өчен, беренче коесының суы җитмәгәнгә, бакчасына 12 метр тирәнлектә икенче кое казыткан.   
– Үткән елгы корылыкта авылда 15 кое кипте. Ильяс абый алай кешегә сүз әйтә торган кеше түгел иде дә, монда сүз зурга киткән. Ярты авыл халкы шушы коега йөрде, суы тәмле. Кышын авызы ката, чиләк сыймый иде, Ильяс абый чыгып бозын чукыды, эндәшмәде! Су кибә бит. Монда кое бүлешеп кенә берәү дә сулы булмый, авылга су кертергә кирәк! 10 елдан бирле авыл җыеннарында күтәреләбез, су кертергә вәгъдә бирәләр дә оныталар. Авылдан ерак түгел генә 30 метр тирәнлеккә төшеп, су суыткыч куйдылар. Башнясының суы өч авылга җитәрлек. Урамнарга колонкалар урнаштырып, җир астыннан су торбалары да суздылар. Аннан килгән суны да эчә алмадык. Чиләккә агызгач бераз чиста тора да, кызара да китә. Безнең суларда тимер күп бит, – ди ул. 
 
Җирле хәлфә, миллионнар...
Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Шәрәфетдинов, бу очракта хәлфә хәлендә. Кое бәхәсен хәл иткән. 
– Ике тапкыр барып әйттем, кызына шалтыратып кисәттем – тыңламыйлар гына, өченчесендә үзем карап торып элдердем. Талашып торганнарын, дөрес, тыңлап тормадым. Авыл җирлеге идарәсе исәбендә ике кое исәптә, калганнары да халык кулланышында, ләкин мин алар өчен җавап бирмим. Түбән Наратбаш авылының Гагарин урамы башына кадәр Буадан чиста су китерелгән. Авыл урамнарында су торбалары булса да, “Водоканал” су тоташтыра алмый. Тикшереп киттеләр, таләпләр дә икенче: янгынга каршы куелган гидрантларның берничәсен алмаштырасы – черегәннәр, берничәне яңаны өстисе. Якынча 3 миллион тирәсе акча кирәк, – диде башлык. 
 
Ә бит Буа бер урында таптанып торучы районнардан да түгел әле. Быелгы елда район күләмендә башкарылган эшләргә никадәр акча “түккәнлекләрен” Буа муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак - коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы урынбасары Хәмидуллин Рифат Ринат улына да шалтыратып кызыксындым.
 
– Район мәдәният йортын төзекләндерүгә 877 мең миллион, Балалар сәнгать мәктәбен җитекезүгә 228 мең миллион, район хастаханәсен төзекләндерүгә быелгы димит буенча 107 миллион акча сарыф ителде, – диде ул. Тагын берничә объектны “кеше рәтенә” кертүләрен санады. Әйбәт! Боларның бөтенесе дә зур сумма акча йоткан эшләр. Ләкин Түбән Наратбаш авылы халкының бер тамчы чиста суга тилмерүеннән дә мөһимрәкме икән? Ә бит хакимият башлыгы Р.Р.Камаретдиновның авыл халкына биргән җавабында акка кара белән: “Түбән Наратбаш авылына чиста су бирү өчен, 2006-2007 елларда төзелгән иске һәм гамәлдәге суүткәргечләрне, коеларны закон нормаларын туры китерергә, урам колонкаларын сүтәргә (аларны 10 елдан бирле эшләми, диделәр – Г.Ш.), яңа өстәмә кое урнаштырырга кирәк. Бу эшләр 3 500 000 сум тәшкил итәчәк. Район бюджетында әлеге төр эшләр өчен акча каралмаган”, – диелгән.
 
Хәй егетләр, бу бит аруырак түрә утырып җилдергән эш машинасының ярты бәясе генә. Журналист Альберт Шакировның сүзе белән бу очракта мин дә килешәм, утыртырга иде гадиерәк машиналарга, ярар, Альберт әйткәнчә үк УАЗ да булмасын. Мәгәр чиста су юнәтү борчуы бер көндә хәл ителәчәк.
 
Түбән Наратбаш авылында кое казу 60 меңгә төшә. 3 метрдан су чыга, 12 метр итеп кое казыйлар, 10 боҗра төшерәләр.      
 
Юрист Җәлил Мостафинның бәхәсле коега аңлатмасы: Совет елларында шәхси милеккә, бигрәк тә җир кишәрлегенә ия булу хокукы юк иде. Җәмәгать кадастры картасы бар хәзер, шуны ачып кына карарга кирәк. Әгәр дә кое кемнең дә булса шәхси милке булган җир кишәрлегендә икән – коега ул хуҗа. Юк икән, димәк, кое муниципаль җир кишәрлегендә, ә бу муниципалитетка коены рәсмиләштерергә кирәклеге хакында сөйли. Ә гомуми муниципалитет җирендәге коедан куллану хокукы, закон күзлегеннән караган, бөтен кешенеке дә бертигез. Димәк, Ильяс Фәсхетдиновның, бу очракта, коены үзенеке дип санарга хокукы юк.  
 
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.08.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»