поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.08.2023 Җәмгыять

Әлифба авторларына багышланган Коръән мәҗлесе үтте

11 августта Татар Байтуганы авылында Әлифба авторларына багышланган Коръән мәҗлесе үтте. Сәләй Вагыйзовның музей-йортында Арчаның Габдулла Тукай исемендәге педколледжы директоры Гөлнара Гарипова җитәкчелегендә бер төркем делегатлар кунак булып киттеләр. Әлеге педколледжда Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучылары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова эшләгәннәр.

Гөлнара Фидаиловна безнең музейга - дүртенче, ә Әлифба авторлары укучысы булган София Фәйзрахманова икенче мәртәбә килделәр.  
 
Шулай ук делегация составында Арча Үзәк музее директоры Гөлназ Камалова, “Арча хәбәрләре” газетасы журналисты Резеда Хакимҗанова да бар иде. 
 
Кунакларны Абзаловлар гаиләсе күтәреп алды. Бу көн¬не алар Сәләй Гатат улы истәлегенә Корбан мәҗлесе үткәрәләр иде. Мөхәммәтнур хәзрәт Гарипов Коръән сүрәләре укып, Әлифба авторлары, аларның әти-әниләре һәм балалары  рухына багышлады. 
 
София Мансуровна Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованы җылы сүзләр белән искә алды, ә Гөлнара Фидаиловна “Вагыйзов укулары”на әзерлек барышы турында сөйләде. “Укулар” октябрьдә, Сә¬ләй Вагыйзовның 115 еллыгына багышлап Бөтенроссия күләмендә үткәреләчәк. Ул бу парның туган телебезне һәм милләтебезне саклауга керткән зур өлешен билгеләп үтте, Сәләй Гатат улының туган авылы белән элемтәдә булуына сөенде.  
 
Мәҗлестән соң кунаклар авылны урап чыктылар, яшь Сәләй йөгереп йөргән урамнан уздылар, авылның бай табигатенә, буасына сокланып туя алмадылар. Бигрәк тә чәчәккә күмелеп утырган музей-йорт тирәсе ошады аларга. Кунаклар журналында яхшы сүзләр язып, юлга кузгалдылар.
Менә шундый җылы очрашулар озак онытылмый шул алар. Кунаклар да, хуҗалар да бу ике бөек педагогның йөрәгендә, язмыш сынауларына карамастан, милли рух һәм патриотизм хисләре яшәвенә соклануларын белдерделәр.
 

Нурания АБЗАЛОВА
Бердәмлек
№ --- | 17.08.2023
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»