|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2023 Криминал
Биш баласын хәмергә алмаштырган
Шаран районының суд приставлары балаларына ярты миллион алимент түләмәгән бурычлы ананы эзләп тапкан. Моның өчен алар нинди генә чаралар кулланмаган: ул яшәгән җирлектә дә җентекләп эзләгәннәр, засадалар да оештырганнар. Суд приставларының республика хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Шаран районы Шаранбаш-Кенәз авылында туып-үскән 35 яшьлек хатынның биш баласы бар. Балаларның иң зурысына – 13 яшь, кечесенә – өч. Тәртипсез һәм әхлаксыз тормыш рәвеше, эчкечелеккә сабышу һәм йорттагы даими антисанитария үз эшен эшли – ата белән ананы тәүдә балаларга карата хокукларын чиклиләр, соңрак бөтенләй мәхрүм итәләр. Исән әти-әниле балалар ятим калганда, кечкенәләренә бер яшь тә тулмаган була. Сабыйларның бишесе дә балалар йортына эләгә.
Суд ата белән ананы балаларга алимент түләргә мәҗбүр итә. Әмма нарасыйларын дәүләт карамагына калдырган ир белән хатын бәйрәмчә тормыш алып баруларын дәвам итәләр.
Хатын дәүләттән булдыра алганча качып йөри: телефон номерын алмаштыра, банк карталары белән кулланмый башлый, берникадәр вакыттан соң Мәскәүгә китә. Башкаланы яулаган вакытларда хәсрәт-ананың алиментлар буенча бурычы 500 меңнән артып китә. Шаран районы суд приставлары хәсрәт-ананы башкарма эзләүгә игълан итә.
“Суд приставлары бүлегенә эзләүгә игълан ителгән хатынның туган авылына кайтуы турында хәбәр килә. Аны табып, тоткарлап, суд приставлары район бүлегенә алып киләләр. Алдагы 10 тәүлек вакытын ул махус приемникта үткәрәчәк”, – диләр Русиянең БР буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсендә.
Фото:Русиянең БР буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсеннән.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|