поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.08.2023 Дин

“Мәет юу – миңа зур дәрес”

Әлеге эшне башкару өчен кыюлык та, чисталык та, тәкъвалык та, сабырлык та, мәрхәмәтлелек тә кирәк, шуңа аны бик азлар гына үти ала. Сүз – мәет юучылар турында. Якыннарыбыз үлгәч, без аларны соңгы тапкыр юындыруларын, соңгы “биләүгә биләүләрен” сорап, шушы саваплы да, җаваплы да эшкә алынучылар кулына тапшырабыз. Дөреслектә үзебез юындыру-кәфенләү хәерлерәк икәне дә билгеле, ләкин күбебезнең хәленнән килми: рәтен белмибез, куркабыз, шикләнәбез, җирәнәбез... Юучылар булып торсын инде.

Бүген сезгә Азнакай шәһәрендәге Ритуаль хезмәтләрнең берсендә эшләүче Зөлфия ханым белән үткәрелгән әңгәмәне тәкъдим итәбез. 
 
-- Зөлфия ханым, сезнең төп һөнәрегез нинди, бу эшкә ничек кереп киттегез?
 
-- Мин педагогия училищесын тәмамладым. Мәктәптә ел ярым гына эшләдем дә, укытучылык эшенең минеке түгеллеген аңлагач, аннан киттем. Сәүдә эше ошый иде, шул өлкәгә киттем, сатучы булып йөрдем. Мәет юарга китүем дә шуннан булды, сәбәбе чыкты. Бергә эшли торган иптәш хатын янына Азнакайда Ритуаль хезмәтләрдә мәет юучы әби кереп: “Кызым, миңа эштә иптәш кирәк иде, син килә алмыйсыңмы?” – дигән. Ул миңа: “Миннән булмый, әйдә, син барып кара әле”, -- диде. Шуннан әби белән сөйләштем. Ул мине бик ошатты: “Гәүдәң дә бар, намаз да укыйсың, миңа нәкъ синең кебек кеше кирәк иде, кызым”, -- диде. Аның бергә эшли торган ярдәмчесе авырып киткән икән, шуңа вакытлыча гына минем эшләп торуымны сорады. Ә мин шунда “төпләнеп” калдым, кырык биш яшьләремдә килгән идем, инде биш елдан артык эшлим.
 
-- Ничек тәвәккәлләдегез?
 
-- Мин мәет юарга өйрәнергә, юарга күптән хыяллана идем инде, чөнки аның савабы бик күп. 
 
-- Якыннарыгыз ничек кабул итте?
 
-- Башта аптырап калдылар, бик риза булып бетмәделәр, чөнки алар да күпләр кебек мәет белән бәйле гамәлләрдән  шикләнәләр. Нәселебезгә бу эш ят түгел үзе: әти дә мәетләр юа иде. Балалар сүз әйтмәде, ә ирем каршы булды, башта миннән хәтта читләште. Мин баштан ук әйтеп куйдым: “Бу минем төп эшем булачак, мин шунда гына эшләячәкмен”, -- дидем. Тора-бара ияләштеләр, килештеләр, шөкер, хәзер сүз әйтүче юк. 
 
-- Мәет юарга кайда, кемнән өйрәндегез?
 
-- Мине Ритуаль хезмәтләргә алып килгән әбидән өйрәндем, ул озак еллар эшләүче тәҗрибәле, хөрмәтле юучы-кәфенләүче. Шулай да эшемне тагын да яхшырак беләсем килеп, хәзрәтләрдән сорашып, видоязмалар карап, һаман өйрәндем. Узган ел үзебезнең мәчеттә мәет юарга өйрәтү дәресләре булды, шунда укыдым. Хәзер барысын да дөрес башкарам дип, тыныч күңел белән эшлим. Бик яратып эшлим. Кайвакыт мәетнең балалары, туганнары керә, алар белән бергә юабыз. Өйләргә дә чакыралар, анда да балалары, якыннары белән юып, бергә догалар кылып, эшне күмәкләп башкарып чыгабыз. Әлхәмдүлилләһ, рәхмәт укыйлар, эшемнән риза булып калалар, шуңа бик сөенәм. 
 
“Ничек юасың, курыкмыйсыңмы?” -- дип сораучылар бар. Үлгәннәрдән түгел, исәннәрдән куркырга кирәк дим. Мин үземне шулай “көйләп” куйдым: ул кешегә берни булмаган, Аллаһы Тәгалә аның җанын гына алган. Мин аны тере кешене юган кебек җылы су белән бик саклык-йомшаклык белән, хөрмәт белән юам, чөнки алар барысын да сизәләр диләр.  Аллаһ белүче. 
 
-- Балаларны, яшьләрне, өлкәннәрне, төрле милләт кешеләрен дә юарга туры киләме?
 
-- Әйе, биш яшьлек кыз баланы юарга туры килде, бик авыр хәл. Төрле чирдән яки фаҗигале төстә үлгән кешеләрне дә китерәләр. Мин үзем нечкә күңелле кеше, барысын да йөрәгем аша үткәрәм. Йөз яшькә җиткән әбиләрне дә юдым. Мин күбесенчә олы кешеләрне, урын өстендә ятып чирләп үлгәннәрне юам. 
 
Татар кешеләрен сөннәт буенча госел коендырып, кәфенлеккә төреп озатабыз. Шулай ук русларны, бүтән милләт кешеләрен дә юарга туры килә. Аларның инде үз йолалары, без аларны шулай ук чиста итеп юабыз, әмма шәригатькә каршы булган тәртипләрен үтәмибез, һәрхәлдә, катышмаска тырышабыз. Шулай да ник безнең әтине-әнине яки туганыбызны яулыклы мөселман хатыны юа, нишләп тегеләй-болай итмәдегез дигәннәре юк. Дөресен генә әйткәндә, татарлар арасында да, бүтән милләт кешеләре арасында да мәетне соңгы юлга озату тәртипләрен белүчеләр бик аз.    
 
-- Һәр эшнең үз авырлыгы була, сездә дә бардыр ул?
 
-- Әйтә алмыйм, ихлас күңелдән эшлим, шуңа мәет юуның миңа бер авырлыгы да юк, әлхәмдүлилләһ. Барыбыз да Раббыбызның коллары, шуңа шикләнмим дә, җирәнмим дә, миндә андый хисләр юк. Догаларымны укып, кимчелекләрем китсә, кичер, Раббым дип, Аллаһтан гафу итүен, эшем өчен бу дөньяда да, ахирәттә дә савап бирүен сорап, бик яратып эшлим. Күңелгә бик авыр чаклар була инде. Яшь хатын-кызлар да үлеп китә бит. Аларның өзгәләнеп елаган әти-әниләре янында үзем дә елап басып торам. Кочаклап елыйлар, бик авыр... 
 
-- Әле соңгы вакытта гына социаль челтәрләрдә шундый язма күренде: бер ана кинәт үлеп киткән кызының ябыштырылган ясалма тырнакларын чистарту-куптару өчен маникюр ясаучыны чакырткан: кызын госел коендырып, тиешенчә озатырга теләгән. Кат-кат буялган-ябыштырылган тырнакны чистарту өчен ул хезмәткәргә бик озак азапланырга туры килгән, күңеленә авыр булып, бу хәлдән соң шактый вакыт эшенә дә бара алмый йөргән. Сездә андый хәлләр булганы юкмы?
 
-- Шундый бер очрак булды: ясалма тырнаклы хатын-кызны китерделәр, мин дә нәрсә эшләргә белмәдем, туганнары да югалып калды. Гади лак белән буялган тырнакны махсус сыеклык белән бетерәм, аның бер авырлыгы да юк, андый лаклы хатын-кызлар очрады, ә хәзерге маникюрлар бик җайсыз: каерып та ала алмыйсың, чистартып та бетми... Туганнары мөселманча юарга дип алып килгәннәр икән, җаваплылык тоясың. Минемчә, андый хатын-кыз үлеп киткән очракта якыннары шунда ук аның тырнагын чистарту чарасын эзләргә, маникюрын бетергәннән соң юарга китерергә, яки юучыны өйгә чакырырга тиешләр. Алайса, ритуаль хезмәтләрдә андый тырнакны бетереп тору яки махсус кеше чакыртып, салдырту-куптарту мөмкинлеге юк. Кайвакыт көненә әллә ничә мәет юарга туры килә. Мин хатын-кызларны юган арада ирләрне юарга көтеп торалар, аннан тагын мин хатын-кызларны юам... 
 
Кайберәүләр ярар инде, ничек бар шулай юыгыз диләр. Алай дөрес булмый шул инде ул. Шул бердәнбер очракта да  эшемне җиренә җиткермәдем, бу хатынның госеле дөрес булмады бит инде дип, күңелдә авыр хис калды. Гөнаһлы булдыммы икән дип тә уйлата бит әле... 
 
-- Көненә ничә кеше юарга туры килә? Моргтан килгән мәетләрне дә юасызмы?
 
-- Бишәр мәет тә юарга туры килә, көн саен берәр кешене юган яки атна буе бер мәет юмаган чаклар да була. Игътибар итәм: бер ара мәетләр гел китә-китә, яшьләр китә, аннан тукталып тора... Һава торышы белән дә бәйле дип искәрәм: көннәр нык кызу була башласа үлүчеләр артып китә. Аңлыйм, бу сәбәп кенә, аларның гомерләре, ашар ризыклары беткән инде... 
 
Бездә мәетләрне Ленинигорскида, Әлмәттә, Бөгелмәдә яралар. Шуннан кайткан кайбер кешеләрне, мөселманча юдырабыз дип, якыннары безгә китерәләр, аларны да юам. Кәфенләгәч, йөзен томалаганчы, бәлки бүтән инде ачтырмаслар, соңгы тапкыр карап калыгыз дип, туганнарын чакыртып кертәм. Керәләр, соңгы сүзләрен әйтәләр, аягыннан тота-сыпыра аласыз дим (мине бирегә эшкә алып килгән әби шулай өйрәтте), кочаклап битеннән үбүчеләр дә бар, кайсы читтән генә карап тора. 
 
-- Хезмәт хакын ничек түлиләр?
 
-- Башкарган эшкә карап, шунда ук биреп баралар. Мәетне юам, җирләргә әзерләп бирәм, хуҗалар шунда ук акчасын түлиләр. Өйләргә аерым барганда тиешлесеннән артыгын алмыйм, чөнки мин мохтаҗ түгел, гөнаһысыннан куркам.  
 
-- Сезнең Ритуаль хезмәтләрдә кешене җирләү өчен кирәкле барлык нәрсә бармы: кәфенлеге, сөлгесе дигәндәй...
 
-- Барысы да бар. Үз кибетебездә бөтен нәрсә сатыла. Кайберәүләр кәфенлекне шуннан алалар, кемнәрдер бүтән җирдән алып килә. Хәзерге кәфенлекләр җайлы: киң, тегеп тора торган түгел. Мин аларны сату өчен үзем кисеп, әзерләп пакетларга тутырып куям. Әбиләр үзләре әзерләгән элекке кәфенлекләрне алып киләләр, алар тар. Аларны кисеп, тегеп, әзерләп бирәм. 
Мәетне алып килү, зиратка илтү өчен машиналар бар. Кирәк кешегә хезмәткәр егетләр ташларга, чардуганнарга кадәр табып, юллап бирәләр. Хәзер кечкенә авылларда кабер казырга кеше җитми, шуңа, кирәк икән, кабер такталарын алып барып, кабер казып, авылда ләхет алучы булмаса, анысына кадәр алып, кешене җирләп – бөтен эшне башыннан ахырына кадәр башкаралар, боларны үзләре эшләргә мөмкинлеге булмаганнар  өчен бик уңайлы . Кешеләр дә: “Ритуаль хезмәтләрнең булуы бик җайлы”, -- дип сөйләшәләр.    
 
-- Хәерле үлем галәмәте, хәерсез үлем галәмәте була, мәетне  киләчәктә ни көткәне йөзенә чыга диләр, бу турыда ни әйтерсез?
 
-- Төрле кешеләр була... Кайбер әбиләргә сокланам: йөзләре чип-чиста, бер нәрсә үзгәрми, һаман нур бөркеп торген кебек бик сөйкемле булалар. Хәтта туганнарына да әйтәм: “Карагыз әле, елмаеп тора бит”, -- дим. Намаз укыган кешеләрне искәргәнем бар: бер әшәке исләре булмый. Кайберләренең  намаз укыган билгеләре күренеп тора -- тезләрендә сәҗдәгә төшкән эзләре була, кайберләрендә күренми, әмма намаз укыган кебек тоям, шуңа әллә намаз укый идеме дип, туганнарыннан сорыйм. Әйе, диләр. 
 
Йөзләре каралыбрак киткән мәетләр дә бар. Юганда чакта, әйләндергәндә кешенең йөзенә кан йөгерергә мөмкин, ә юып кәфенлеккә төргәндә инде бите чип-чиста була. 

-- Динебездә бу дөньяга артык бирелеп китмәс өчен үлемне еш искә төшерергә кушыла, ә сезгә үлемне онытып торырга да юк...
 
-- Әйе, мәет юганда уйлыйсың: менә хәзер монда бу ханым ята, бу әби ята, ә иртәгә кем белгән монда кем ятканын, бәлки үзем булырмын, чөнки минем кебекләр -- илле яшьтәгеләр арасында инсульт белән китүчеләр бик күп, йоклаган җирләреннән китеп баралар, рактан күп китәләр. Уйландыра... Юганда бер уйлыйсың, кәфенлеккә төргәндә -- тагын: менә шушылай кәфенлеккә төреп озатып җибәрәм, кайчандыр үземне дә шулай озатачаклар бит, йә Раббым, гөнаһларымны гафу ит дисең, тәүбә итәсең... Өйгә кайтып җиткәнче дә, өйгә кайткач та башта шундый уйлар йөри. Ә дөньяга бирелеп китүләре бик тиз, яратабыз баш-аягыбыз белән шушы яшәешкә төшеп батарга, алай ярамый, югыйсә. Үлем хак бит, без моны көн дә диярлек күреп торабыз. Эшем -- мәет юу – үлемне еш искә төшереп тору өчен миңа зур дәрес. 

Сүз уңаеннан. “Ясалма тырнаклы килеш үлеп киткән хатын-кызларның  тырнакларын чистартмаган өчен мәет юучыга гөнаһ буламы?” – дигән сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков түбәндәгечә җавап бирде: 
 
-- Тырнакның буявын җиңел генә бетереп булмый икән, ул вакытта калдырабыз. Гөнаһысы, әлбәттә, юучыларга түгел, җаваплылык та алар өстендә түгел. Хатын-кыз тырнагын ясата икән, җаваплылык үзе өстендә. Ни өчен куптармыйбыз: хәтта намаз укымаган булса да, мөселман икән, без аның тәненә хөрмәт күрсәтергә, авырту-авырлык китермәскә тиешбез, чөнки мәет барысын да сизә, тоя дигән фикер бар.  
Фото: пиксабай

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.08.2023
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»