поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.08.2023 Мәдәният

Булат Минкин: "Яшьләргә юл бирергә кирәк"

Булат Минкин – Казан егете. Актер, драматург, кинорежиссер. Ул Казанда уза торган бик күп кызыклы проектларда катнаша. Актер буларак без аны «Анна Каренина» иммерсив спектаклендә Левин образында күреп куандык. Драматург буларак билгеле. «Берүзе» документаль кыска метражлы фильмы «Мөселман киносы» фестивалендә җиңү яулады.

Әлеге тынгысыз егет турында күп сөйләргә мөмкин, «Туфан самавыры» кунагы фикерләрен үз авызыннан сезгә дә тәкъдим итәбез.
 
БЕЗГӘ ЭШ ҺӘМ МӨМКИНЛЕКЛӘР КИРӘК
 
Кино сәнгате – гади халыкка иң үтемле сәнгать төре. Татар телен саклауда һәм үстерүдә киноның әһәмияте бик зур. Безнең кинематографияне бер баскычка күтәрү миссиясен үземнең дә бурычым дип саныйм. Татар киносын дөньяда танырга, белергә тиешләр. Татарстанда кино сәнгатен җәелдерүдә чишелмәгән мәсьәләләр шактый күп. Татарча үтемле сценарийлар җитешми, темаларны шулай ук җәелдерәсе бар. Татар телле режиссерларны үстерергә иде. Минемчә, яшьләрне колачлап алырга кирәк. Бөтен нәрсә татар телендә булырга тиеш!
 
Яшьләр аны бик аз куллана. Шуңа күрә, заманча, яңа эчтәлек сорала. Без һаман туган тел язмышы турында фикер алышабыз, яшиме ул, юкмы дигәндәй. Хәзер бик күп иҗатчылар рус телен кулайрак күрә. Заманча, яңача контент булдыру әһәмиятле. Татар теле кирәкме, юкмы – бу бәргәләнүләр инде онытылырга тиеш. Һичшиксез, кирәк!!!
 
Кино сәнгатенең алдагы язмышы турында уйлаганда, яшь, талантлы кадрлар бездә дә бар. Татарлар арасында да алар бар, чөнки мин үзем шушы өлкәдә эшләгәч, анык итеп, өздереп әйтә алам. Безгә эш кенә кирәк һәм иҗат итәргә мөмкинлекләр тудырылсын. Процессны башлап җибәрергә иде, әмма әлегә анык система көйләнмәгән.
 
БУЫННАР АЛМАШУЫННАН КУРЫКМАСКА ИДЕ
 
Фильм төшерү – бик чыгымлы иҗат. Шуңа күрә, монда хөкүмәт тарафыннан ярдәм, ниндидер даими программа булуы зарур. Башкортстандагы кебек яшь режиссерларга төшерү техникасын кулланырга биреп торуны кертергә кирәктер. Җыеп әйткәндә, төрле яктан ярдәм сорала. Шунысы аяныч: мөмкинлекләр булмагач, яшьләрнең күбесе Казанны ташлап, Мәскәү һәм башка өлкәләргә китеп бара. Яшьләр кайда переспектива бар, шул җиргә китүне кулайрак күрә. Яшьләргә ышанырга һәм аларга юл бирә белергә дә кирәк. Бу – табигый хәл. Аларга кан юлы, ягъни шанс, эшләп карау мөмкинлеге бирү лязем. Буыннар алмашыннан курыкмаска иде.
 
Татар тамашачысы кискен борылыш, яңалыкларга әзер түгел кебек тоела. Театрларга барганда да, күбрәк, классик юнәлешкә өстенлек бирелә. Тукай чорында да шулай булган. Буыннар каршылыгы һәрчак яшәгән. Шулардан чыгып, безнең халыкка күпмедер ортодоксальлек, кадимчелек хас дип әйтергә дә була. Ләкин моңа карап суыну дөрес түгел, эзләнүдән һич кенә дә туктарга ярамый.
 
ЯЛГЫЗЛЫК ҺӘМ ИҖАТ
 
Мин бәйсезлекне яратам. Шуңа күрә, төрле оешма-берлекләргә теркәлүне өнәмим. Ниндидер проектка алынсам, финанс ягын да үзем кайгыртырга тырышам. Кино өлкәсендә дә, кемгәдер бәйле булсаң, фильмны үзеңчә төшереп булмый. Иҗатка төрле кешеләр фикере катыша башлый. Шулай да, яхшы картина эшләү өчен, аралашып иҗат итү дә бик мөһим.
 
«Берүзе» фильмы Австралиядә яшәүче кеше турында. Мин журналист булып эшләгәндә, ул Бөтендөнья татар конгрессына килгән иде. Үзенчәлекле шәхес, унсигез ел бер ялгызы төрмәдә утырган. Шуннан исән калган. Хөкүмәт һәм аерым (бәләкәй) кеше... Бу тема минем иҗатта еш чагыла.
 
ЯХШЫ МИЛЛИ ФИЛЬМНАР ТӨШЕРЕР ВАКЫТ
 
Бүген документаль, уйландыра торган темалар читтәрәк кала бирә. Тамашачыны күбрәк комедия кызыксындыра. Моны аңларга да мөмкин. Кеше эшли, ә ял вакытында җиңел, күңелне күтәрә торган тамашаларга тартылуы табигый. Тамашачы бик төрле бит. Ә зыялылар уйландыра, фикер алышырга мөмкинлек ача торганнарына өстенлек бирә.
 
Мине татар язмышына бәйле темалар соңгы араларда бигрәк тә кызыксындыра башлады. Тулы метражлы нәфис фильм төшерәсем килә. Безнең милләт кызыклы, талантлы, үзенчәлекле шәхесләргә, дөрестән дә, бик бай. Менә аларны югалтасы түгел иде, тарих тузанында күмелеп калмасыннар иде. Мондый кешеләрне кино тасмаларында мәңгеләштереп калдырырга кирәк. Хәзер бит мәктәпләрдә дә татар әдәбияты дәресләре кыскартылды. Ә мондый картиналар шәхесләребезне яшь буынга танытуда зур роль уйнар иде.
 
Кино сәнгатенә дә йөз белән борылыр чак җиткәндер! Бездә татар театры һәм спорт югары дәрәҗәдә. Бу өлкәләргә тиешенчә игътибар күрсәтелә. Казакъларны гына алыйк, алар бик яхшы милли фильмнар төшерә башлады. Рухи әһәмияткә ия картиналар эшлиләр. Безгә казакълардан эш алымнарын өйрәнәсе бар, дип саныйм. Әле кайчан гына татарлар казакъларны укырга, мәдәнияткә өйрәткән, ә хәзер киресенчә безгә алардан сабак алыр чак.
 
 
ХӘЗЕР КАН ТАРТА
 
Минем киләчәк язмышымны билгеләүдә мәктәпнең роле зур булды. Театр һәм хореографияне мәктәптә үк фән буларак өйрәндем. Аттестатымда әлеге предметлардан хәтта билге дә куелган. Казанның 52 нче гимназиясендә бик саллы, тирән фикерле директор иде. Ул шулай өстәмә театр һәм хореография дәресләре куйды. Театр училищесына кердем, укудан соң Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында эшләп алдым. Аннан экспериментлар эзләп, «Угол» театрына урнаштым. Драматургия белән кызыксыну да шул чорда башланды. Кино, драматургия бер-берсе белән параллель рәвештә барды.
 
Ә соңгы арада татар теленә карата кызыксынуым артты. Татарстаннан читкәрәк китсәм, татар сөйләмен, җырларын сагына башлыйм. Чит илдә, чит төбәкләрдә татар халкы үз телен, йолаларын саклап яшәргә тырыша анысы. Татар теле гаиләм белән тыгыз бәйле. Кечкенә вакытымда татар авылында әби-бабай янында яшәмәгән булсам, телне бөтенләй белмәгән дә булыр идем. Бабай иртән тора, татар радиосын кабызып куя. Көне буе татарча җырлар, ара-тирә башкортларның әсәрләре кереп алгалый иде. Ниндидер тыныч милли тормыш булып күңел түрендә сакланып калган ул чор. Үсеп җитеп, һөнәр алгач, кабаттан татар тормышына кайткандай булдым. «Нигә кирәк соң ул татар теле?!» – дип фетнә чыгарган чаклар да булгалады. Ә хәзер кан тарта башлады, күрәсең.... Тарихны укыгач, бөтенләй күңелем актарыла...
 
 ИҖАТ ТӘҖРИБӘЛӘРЕ
 
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры өчен ачлык темасына проект язган идем. Бу темага алты ай әзерләндем. Коточкыч хәлләр булган. Башта бөтенләй бу теманы укыйсым килмәде. Әмма укыган саен асылына төшенә барасың. Тема якыная, күп нәрсәләр ачыклана. Шуннан соң, тулы бер әсәр башыңда йөри башлый. Гәүдәләнеш сорый, туарга талпына. Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында Гаяз Исхакый әсәрләре буенча синопсис аша эшләдем. Ул да, үзенә күрә, минем өчен зур тәҗрибә булды. Шулай да һәр нәрсәдән дә канәгать калып булмый.
 
Иҗат итәр өчен кайвакытта ялгызың гына калу да кирәк. Бер гектар җир алып, шунда үз дәүләтемне булдыру хыялы бар күңелемдә. Табигать күңелгә ял бирә. Шәһәр тормышыннан каядыр качу теләге дә тугалап тора. Кайвакыт мәңгелек проблемалардан да арынып торасы килә бит. Бәлкем, ул эзләнү дип тә атала торгандыр. Бер-ике атна тынычлыкта яшәгәннән соң, кабат ыгы-зыгы үзенә тарта башлый.
 
Казанда ел саен оештырыла торган мөселман киносы фестиваленнән шәхсән үземә файда алам дип әйтә алмыйм. Төптән уйласаң, бу проектның уңай яклары, әлбәттә, юк түгел. Халыкара кинофестивальдә «Татарстан киносы» номинациясе бар. Бу, үзенә күрә, безгә стимул бирә. Дөньяның төрле илләреннән килгән фильмнарны карау да файдалы. Режиссер кино карап, фильм төшерергә өйрәнә. Ул бит киноны могҗиза итеп тамаша кыла алмый, барыбер кимчелекләрен, шул ук вакытта шәп урыннарын анализлап, фикерләп карый. Сүтеп җыя. Тәмен тоймый гына карыйсың инде...
 
«Анна Каренина» иммерсив спектакле Казанда беренче шундый кыю проект булды. Анда Левин ролен башкаруым белән горурланам. Икенче пландагы төп образ ул. Биредә моңарчы сәхнәдә уйнаган кебек түгел. Без артистлар өчен зур тәҗрибә булды ул. Менә инде ничәнче ел бара, халык һаман йөри. Димәк кызыксыналар. Спектакль шактый катлаулы, тамашачы һәр геройның үкчәсенә басып, бик якын йөри. Син алар белән дә уйнарга тиешсең. Беренче мәлләрдә авыр тоелса да, хәзер инде өйрәндек. Актер өчен зур тәҗрибә һәм яңалык... Хәзер инде драматург, режиссер буларак та, татарча берәр әсәрне иммерсив спектакль итеп әзерләргә теләгем бар. Бәлкем репресия чорын колачлаган әсәрне әзерләргә мөмкинлек булыр. Чөнки бик күп татар зыялылыларының башына җиттеләр ул чорда. Җыеп әйткәндә, иҗат өчен мәйдан зур, иҗтиһат – тырышлык кына саласы...

Мөршидә КЫЯМОВА
Идел
№ --- | 14.08.2023
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»