|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2023 Җәмгыять
Китап нәшрияты кибетендә акция бара (ВИДЕО)Татарстан китап нәшриятының Бауман урамы 19нчы йорт адресы буенча урнашкан кибеттә берәр төрле китап сатып алган очракта, сез янәшәдәге “Китап club” рестораныннан бүләккә кофе ала алачаксыз.Моның өчен сезгә махсус флаер күрсәтергә тиеш. Бу флаерны кибет янында торучы промоутер тапшыра. Аның яныннан битараф узмагыз. Моннан кала, Татарстан китап нәшриятында бастырылган ике һәм аннан да күбрәк китап сатып алган очракта, сез 15% ташламага ия булачаксыз. Акция август ае дәвамында уза. Анда катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз: китап уку белән бергә хуш исле тәмле кофе эчүне берләштерегез!
--- |
Иң күп укылган
|