|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2023 Фаҗига
Балалар идарә иткән машина әйләнеп, яшүсмер һәлак булган урында тикшерү бараТатарстанның Лениногорск районында юл-транспорт һәлакәтендә 13 яшьлек яшүсмер һәлак булган. Бу хакта ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип яза Татпресса.ру. Фаҗига Иске Шөгер авылы янында була. Балигъ булмаган ВАЗ-2106 йөртүчесе куркынычсыз тизлекне арттырган, грунт юлында идарәне югалткан һәм машинаны әйләндергән. Автомобильдә булган 13 яшьлек пассажир алынган җәрәхәтләрдән урында һәлак булган. Машина йөртүче һәм икенче балигъ булмаган пассажир хастаханәгә озатыла.
Фаҗига урынына Ленигорск шәһәр прокуроры Алексей Панишев чыккан. Күзәтчелек ведомствосы процессуаль тикшерүне башлаган.
Фото: социаль челтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|